ФАЙДАЛЫ КИШЛР.
КЫШКЫ ТӘГӘРМӘЧКӘ КҮЧТЕГЕЗМЕ?
Кышка күчү автомобиль сөючеләр өчен өстәмә баш авыртулары алып килә. Инде бүген кышкы тәгәрмәчкә күчәргә ирәк. Бүгенге көндә алар шактый күп, шулар арасыннан сезнең машинагызга һәръяклап туры килгәнен ничек табарга? Бу сорауга җавапны безнең киңәшләр бирер. Беренче чиратта, үзегезнең автомобильгә шина алганда инде күп еллар әлеге базарда үзен таныткан компания продукциясенә игътибар итегез. Моннан тыш, үзегезнең төбәктәге һава торышы шартлары турында да онытырга ярамый.
ШИПЛЫ ҺӘМ ШИПСЫЗ (ФРИКЦИОННЫЙ)
Бу сорау аеруча яңа гына машина алучыларны борчый. Бер яктан караганда, әлбәттә, шиплысы бозлавык юлларда машина хәрәкәтен тиешле дәрәҗәдә контрольдә тота. Ләкин кайбер очракларда шипсызы күпкә өстенрәк булып чыга. Эш нидә соң? Автомобильнең юлда үзен тотышы, аңа шинасының нинди компонентка ия булуында түгел, ә аның составында нинди химик элементлар булуы һәм протектор рәсеме күпкә мөһим ди белгечләр. Һәрберсен җентекләп тикшерик.
ШИПЛЫ КЫШКЫ ШИНА
Әлбәттә, бозлавык һәм кар көртләре аша җилдергән вакытта кышкы шиплы шиналарның юл белән контакты югары дәрәҗәдә. Ике төрле вариант бар. Башта ук шиплы резина алу, я булмаса шипларны соңыннан куйдыру. Алар күп булган саен, машина сезне күбрәк тыңлаячак. Ә эффект яхшы булсын өчен шиплар барысы да бер линиядә булырга тиеш түгел. Тик менә һәр шинага аларны куйдырып булмаганлыгын онытырга ярамый. Лидерлар рәтендә бүгенге көндә үзен яхшы күрсәткән Nokian Hakkapeliitta маркаласы санала. Аларның шиплары гадәттәгечә түгәрәк түгел, ә квадрат рәвешендә. Шуңа күрә алар күпкә нәтиҗәле, яхшырак булып санала. Башка яхшы маркалар да байтак, билгеле. Монысы инде сайлап алучының үзеннән тора, дөресрәге акча янчыгының калынлыгыннан.
ШИПСЫЗ КЫШКЫ ШИНАЛАР
Тирән кардан барганда шиплар гына түгел, ә шинадагы рәсемнәрнең дә нинди булуы зур йогынты ясый. Алар шахмат тәртибендә турыпочмаклы шашкалар формасында һәм тирән булырга тиеш. Күп модельләрдә рәсем тирәнлеге 9-10 мм тәшкил итә. Шина протекторында булган вак сызыклар турында да онытырга ярамый. Ул шулай ук тигез һәм яхшы хәрәкәт итүгә булышлык ясый.
Әгәр дә сезнең юлларда кыш дәвамында юеш кар ята һәм ул аз күләмдә була икән, өстенлекне шипсыз шиналарга бирергә кирәк. Көпчәктә шиплар булганда мондый юлда машина белән идарә итү катлаулана. Әле өстәвенә асфальт юлдан барганда аның тавышы да була.
ТАГЫН НИЛӘР БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
Гомуммән, кышкы шиналар уртача 2-4 ел хезмәт итә. Вакыты чыгуын протекторның тирәнлегенә карап бил-
геләргә була. Әгәр дә ул 4 ммдан да аз икән, димәк, алыштырырга кирәк.
Шунысы да бар. Карлы һәм бозлы юлларда йомшак шиналар яхшырак, ә асфальт чыгып торган җирдә - каты резина кулай.

Күзләр аргач, төрле күнегүләр ясарга кирәк.
- өскә һәм аска кара;
- күзләреңне берничә минутка ябып тор;
- шушы күнегүне берничә тапкыр яса.
“Кайтам да, салкын сыра эчәм”, – ди кайберәүләр, эсседән нишләргә белмичә. Салкын эчемлек тәнгә һәм җанга рәхәтлек биргәндәй була. Әмма эссе көннәрдә алкогольле эчемлекләр белән сак булырга куша белгечләр. Бигрәк тә сыра белән артык мавыкмавыгыз хәерле. Чынлыкта ул сусауны басмый, аның составына кергән матдәләр тагын да күбрәк эчәсене китерә икән.
Эссе көннәрдә 3 литрдан да артык су эчәргә ярамый. Бөерләр чыдамаска, шешенү барлыкка килергә мөмкин. Табиблар эссе көннәрдә кайсы эчемлекләрне кулланырга ярый, кайсысын эчүне киметергә кирәклеген дә билгеләгән.
Ярамый:
– Кофе һәм составында кофеин булган эчемлекләр (кофеин организмны сусызландыра);
– Газлы сулар (күп күләмдәге газлы сулар ашказанын ялкынсындыра);
– Сыра (эчкән саен, эчәсене китерә);
– Алкогольле эчемлекләр һәм минераль сулар (йөрәккә зыян сала).
Ярый:
– Шикәр күләме аз булган соклар (Гранат һәм виноград суларын кулланмаска тырышыгыз, алар канны куерта. Шулай ук грейфрут суының да кайбер медикаментлар белән ярашмавы билгеле.);
– Җиләк-җимештән ясалган морслар;
– Газсыз су;
– Бик баллы булмаган квас;
– Куе итеп пешерелмәгән лимонлы салкынча чәй;
– Сусыл яшелчә һәм җиләк-җимешләр. Мәсәлән: кыяр, алма һ.б.
___________
Иске машинаны утильләштерү программасы күпләрне кызыксындырды. Ишек алларына гомер күренмәгән иске машиналар чыкты. Кузгала алмый торган тимер атларын ремонтлап ятучылар да байтак. Тик менә күбесе проектның асылына төшенә алмый азаплана. Кая барасын, ничек тапшырасын белмиләр. Бу хакта сорап редакциябезгә шалтыратучылар да булды. Әле бит халыкны алдалап, акча каерырга маташучылар да бар, аларыннан да сакланырга кирәк. Шуңа да, сезгә ярдәм йөзеннән, бу турыда тәфсилләбрәк аңлатырга булдык.
2010 елның 8 мартыннан Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, 10 елдан артык хезмәт иткән машиналарны яңаларына алыштыру буенча илкүләм эксперимент башланып китте. Бу программа иске машинаны тапшырып, яңасын алу өчен, 50 мең сумлык сертификат бирүне күздә тота. Аның нигезендә бары тик үзебезнең автомобиль заводлары конвейерыннан төшкән тимер атны гына алып була. Эксперимент авторлары әйтүенчә, болар барысы да икътисади тотрыксызлык вакытында яңа автотранспортка ихтыяҗ тудырып, заводта көч куючыларны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, яңа машина сирәгрәк ватыла, ул һавага зарарлы матдәләрне дә азрак чыгара.
Чират безгә җитәрме?
Бүгеннән үк инде Казан автосалоннары машиналарын алмаштырырга теләүчеләр белән тулы. Чиратлар көннән-көн арта бара. Шулай да: “Куркырга урын юк, – дип белдерә сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов. – Әлегә бу экспериментның беренче этабы гына. Әгәр программа уңышлы үтсә, аны киләсе елга да дәвам итәчәкләр.” Министрлык мәгълүматлары буенча, Татарстанда 10 елдан артык тотылган 195 меңнән артык машина бар. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән 10 миллиард сум акча бу иске автомобильләрне утильләштерү өчен җитәргә тиеш.
Бурычларыңны түләргә онытма
Эксперимент башланган көннәрдән үк алга икенче бер проблема килеп баскан. Автосалоннарга килүчеләрнең күбесе штрафларын түләп бетермәгән. Хәтта кайберләренең суммасы өчәр меңгә кадәр җитә, ди. Шуңа да Дәүләт автоинспекциясе идарәсе вәкилләре автомобильләрне исәптән төшерер алдыннан түлисе бурычларыгыз калмаганлыкка инаныгыз дип кисәтә. Штрафларын түләмәгән кешене исә милиция кулына тапшырырга да күп сорап тормыйлар. Бурычларыгыз хакында исә rpolik.ru һәм tatavto.ru сайтларында таныша аласыз. Моның өчен бары тик машинаның дәүләт номерын һәм техпаспорт номерын гына күрсәтергә кирәк.
Бу программаны төзегәндә машиналарны утильгә чыгаруның өч юлын караганнар иде.Әмма Татарстанда барысы да бер схема буенча эш итә. Тик мөһим бер шарты бар: машинаны утильгә тапшырганчы ук, яңасын сайлап куярга кирәк. Аннары иске автомобиль хуҗасы, дилерга мөрәҗәгать итеп, 50 меңлеккә сертификатның тутырылмаган бланкын алырга һәм шул кәгазь белән бергә ДАИга машинаны исәптән төшерергә барырга тиеш. Моның өчен машинаның үзен алып килеп күрсәтергә кирәкми. Бары тик машинаның барлык документларын һәм дәүләт номерын алып килү дә җитә. Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары сертификатка кирәкле билгеләрне язачак. Аннары бу документны тотып утилизация үзәгенә барсагыз да була. Алар Татарстанда дүртәү: “ПО Татвторчермет”, “СОЛЛЕРС-Яр Чаллы”, “Экоресурс” һәм “Булгар-АВТОВАЗ”. Анда үзегезнең иске машинагызны калдырасыз һәм кире дилер янына кайтасыз. Шуннан соң гына 50 мең ташлама белән яңа автомобильне сату-алу турында килешү төзеләчәк. Әлбәттә, һәркемнең дә яңа машина алырлык акчасы булмаска мөмкин. Шуңа да иң башта банктан автомобиль өчен кредит рәсмиләштерергә онытмагыз.
Автомобильнең исә төзек булуы һәм йөреп торуы кирәкле фактор түгел. Бары тулы комплектациядә булуы гына шарт. Мондый очракларда исә эвакуатор ярдәменә таянырга мөмкин.
Машинаны исәптән
төшерү өчен, түбәндәге
документлар кирәк булачак:
– РФ гражданины паспорты;
– дәүләт пошлинасын түләгәнлек трында квитанция;
– теркәү турындагы документ һәм (яки) транспорт чарасының техник паспорты;
– техник (техосмотр) карау актлары;
– транспорт чарасына милек хокукын раслаучы документлар;
– ОСАГО иминият полисы;
– әгәр автомобилегездә нәрсәне дә булса үзгәртеп эшләгәнсез, яңарткансыз икән, транспорт чарасының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе турында белешмә.
Шунысын да онытырга ярамый: бу программа бары тик физик затларга гына каралган. Димәк, төрле оешма машиналарын мондый ысул белән утильләштереп булмый. Шулай ук иске автомобильләрендә генераль ышаныч язуы буенча гына йөрүчеләр дә экспериментта катнаша алмый, чөнки бу хокук машинаның үз төп хуҗасына гына бирелә. Анда да ул инде бер елдан артык бу машинаның хуҗасы саналса гына.
Искәртеп үтәбез: дилердан сертификат кәгазе алмый торып, УГИБДД га автомобильне исәптән төшерергә чаба күрмәгез. Иң башта кирәкле дилерны сайлап, аңа мөрәҗәгать итү кирәк.
Әлбәттә, илле меңгә генә яңа машина алып булмый. Шуңа да калган сумманы үз кесәңнән чыгарып түлисе. Ә аның кадәр акча таба алмаган очракта, автокредитка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 2010 елның ахырына кадәр ташламалы автокредит (льготный автокредит) та алырга була. Срогы – 3 ел. Бу программа исә 40 меңгә якын акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк, дип ышандыра белгечләр. Моннан тыш, урындагы машина җитештерүчеләр дә өстәмә ташламалар ясарга мөмкин. Шуңа да яңалыклар белән танышып барыгыз. Машиналарын утильгә тапшыручыларның күп өлеше пенсионерлар икәнен истә тотып, махсус программа буенча заем алу мөмкинлеге дә каралган.
Моның белән генә дә бетми әле. Машинаны исәптән төшерү өчен – 100 сум, утильләштерү өчен – 3000 мең сумыңны чыгарып салырга әзер тор. Димәк, чиста керем 47 мең сум тирәсенә генә кала. Эвакуатор хезмәте өчен исә Казан эчендә генә дә 700 -1000 сум түләргә кирәк.
Тик менә соңгы арада дилерлар никтер эшләргә теләми, күбесе машиналарны кабул итүдән баш тарта икән дигән имеш-мимешләр дә ишетелә башлады. Баксаң, әле министрлык белән ике арада ныклы шартнамә төзелмәгән дә икән. Дилерлар шуннан курка. Ә министрлыкта исә бу мәглүматны кире кагалар.Аларның сүзләренә караганда, мондый гына килешмәүчәнлекләр булырга мөмкин, чөнки автосалоннар – мөстәкыйль юридик зат.
Алар җитештерүчеләр белән килешмәскә дә мөмкин. Әлбәттә, барлык дилерлар да дәүләт программасын кабул иткән. Әмма алар үз эшләренә берникадәр үзгәрешләр кертергә хокуклы. “Әлегә бу эксперимент буларак кына башлап җибәрелгән эш. Бүген без бу кытыршылыкларны бетерү өстендә эшлибез”, – ди министрлык вәкилләре.
______
1. Бер урынга гына бара торган очкычны, ягъни башка бер җирдә дә тукталыш ясамый торган очышны сайлагыз. Андый очышларда җинаятьчеләр очкычны сирәгрәк очракта кулга төшерә (Үзебездән дә өстәп әйткәндә, биредә иминлекне, очкычның берничә тапкыр очып китү һәм төшү зарурияте булмау да арттыра, билгеле).
2. Зуррак очкычларны сайлагыз. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, андый очкычлар җиргә бәрелгәндә, кешеләрнең исән калу ихтималлыгы күбрәк.
3. Очкычка кергәч, баш өстегездәге киштәне авыр әйберләр белән тыңкычлап тутырмагыз. Чөнки, әгәр очкыч һава өермәсенә эләксә, йә мәтәлеп төшсә, киштәдән ишелүче әйберләр имгәтергә мөмкин. (Үзебезнең тәҗрибә: авыр букчаларны утыргыч астына куябыз, бердән - иминрәк була, икенчедән - очкычтан төшкәндә өстән үрелеп алу мәшәкате булмый).
4. Очкычка һәртөрле хәвефле матдәләр алып керүдән сакланыгыз.
5. Һәрчак уяу булыгыз. Ел саен очкычлардагы әллә күпме юлчылар йә кайнар чәйдән, йә кофедан пешә. Шулай ук иң күп җәрәхәтләрне очкыч бәдрәфләрендә дә алалар. (Бәдрәф очрагында тәҗрибәбез юк, шуңа да анысы ничек була икән тагын дигән кызыксыну туа).
6. Күп эчмәгез. (Үзебездән өстәмә: чәй, каһвә, төрле суларны гына түгел, ә шәраб белән коньякны да. Хәмер күңел күтәрерлек һәм юлның озынлыгын сизмәслек кенә булса, иң яхшысы. Алайса артык сәрхүшләнгән баш мие күзәнәкләренә нинди уйлар килмәс).
7. Хәвефсезлек каешын очыш вакытында да ычкындырмагыз. Әлеге иминлек чарасы очкыч җиргә бәрелгән чакта гына түгел, ә күктә көчле һава өермәсе булганда да, файдага булырга мөмкин. (Анысы да дөрес, күпләребез каешны эләктерү таләбен очкычтагы юлчыларны хезмәтләндерүчеләр көйсезлеге, мыжыклыгы итеп кенә кабул итә. Ә бит тәү чиратта үзеңне уйлау кирәк).
8. Очкыч экипажы әгъзалары иминлек чаралары турында әйткән киңәш-теләкләрне дикъкать белән тыңлагыз. Биш минутка игътибар бүлү гомерегезне саклап калырга ярдәм итәр. (Очкыч сәфәренә еш чыгучылар андый киңәшләргә колак та салмый башлый. Ә бит иминлек таләпләрендә дә үзгәрешәр булуы ихтимал һәм сезнең иң мөһим бер (яңа) киңәшне ишетми калуыгыз бар).
9. Һәр утыргычка куелучы язма киңәшләрне дә укыгыз. Һичьюгы каза очрагында ачылучы якындагы өстәмә ишекнең кайдалыгын белеп куегыз. Әгәр очкычта ниндидер тишек хасил булса, кислород битлеге кияргә сезнең нибары 15 секунд кына вакытыгыз кала. Әгәр очкычта янгын башланса, төтен йотмаска, ә берәр чүпрәк аша суларга тырышыгыз.
_________________________________________________
Безнең тормышыбызда көн саен нинди дә булса хәлләр, мәшәкатьләр булып тора. Кызганычка каршы һаман яхшы, күңелле эшләр генә түгел, күңелсезлекләр дә булгалый. Без ул күңелсез хәлләрдән, проблемалардан чыгу юлын эзләргә тиешбез.Чөнки кешенең кәефе начар булганда, аның сәламәтлеге начарлана. Кешенең усал вакытында ашказаны авыртырга мөмкин. Күңел төшенкелекле булган кеше, тиз картая. Без бу хәл турында, сыйныф сәгатендә сөйләштек. Һәм без сезгә кыен вакытлардан чыгу юлын эзләр өчен файдалы киңәшләр бирәбез:
1. Эчеңдәге борчылуларыңны туганнарың яки дусларың белән уртаклашырга кирәк.
2. Хисләреңне чыгару өчен еларга яки көләргә тырыш.
3. Кызыклы китап яки журнал укы.
4. Берничә тапкыр тирән сулыш алырга.
5. Спорт белән шөгыльлән.
6. Берәр күңел күтәрелә торган яки тынычландыра торган җыр таңла.
7. Җырлап ал.
8. Берәр кызыклы, күңелле хәлне исеңә төшер.
1. Тәмәке тартасы килгән саен, бер стакан салкын су эч.
2. Чикләвекләр, көнбагыш орлыгы чиерт, кәнфит суыр.
3. Көндәлек ризыкны төрләндер, төрле тәмләткечләр куллан. Төрле тәмдәге продуктларны бергә куш, мәсәлән, персиклар белән тавык, күркә ите пешер, балыкны яшелчәләр белән әзерлә, әфлисун белән ачы торманы кушып, салат яса.
4. Имбир эчемлеге ясап эч: 1-2 имбир тамыры, 2 лимон, 10 бөтнек тамыры, бал.
Имбирнең кабыгын әрчеп, угычтан уарга, 12 кашык кайнаган су, лимон согы, туралган бөтнек яфрагын кушып, 2 сәгать акрын утта тотарга. Сөзәргә, эчәр алдыннан бер кашык бал кушып болгатырга. Эчемлек эчә алмаслык ачы булса, бераз су кушарга мөмкин.