Җанисәп алдыннан Мәскәү һәм Казан: кайсы як чигенер Русиядә октябрь аенда узачак халык санын алуда татарларны 145 төркемгә бүлеп санарга җыенганда, Татарстан рәсмиләре моңа каршы тору юлларын эзләми.
Җанисәпнең сәяси исе сизелми
Милли җәмәгатьчелек, сәясәтчеләр, милли оешмалар бер күренешне ачык күрә: быелгы җанисәп, 2002 елда узган халык санын алудан бик нык аерыла. Бу татарларны тагын да күбрәк вак төркемнәргә бүлүдә генә күзәтелми. Мисал өчен, 2002 елда татарларны 45 төркемгә аерсалар, хәзер бу сан 145 җитте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров әйткәндәй, киләчәктә татарларны Арча, Кукмара татарларына бүлеп саный башлаулары ихтимал.
Ләкин эш боларда гына түгел. 2002 елда татарны бүлгәләүгә каршы Татарстан җитәкчелеге ачыктан-ачык көрәш алып барды: Мәскәүдә керәшен, мишәр, Себер татарлары мәсьәләсе турында фәнни бәхәсләр уздырылды, Дәүләт Шурасы мөрәҗәгатьләр кабул итте, Дәүләт Думасында Татарстанннан сайланган депутатлар татар бердәмлеген яклады. Татарларны бүлгәләү турында татар конгрессының өченче корылтае вакытында Русия президенты Владимир Путинга да әйтелде. Хәтта Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Русиянең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишковка татарларны бүлгәләмәвен сорап хат язды. Ягъни татар милләте бөтенлеген саклау эше милли оешмалардан башлап, югары дәүләт җитәкчесенә кадәр алып барылды.
Санап үтелгәннәрдән күренгәнчә, 2002 ел белән чагыштырганда, быелның октябрь аенда узачак халык санын алуга алып барылган әзерлек юк дәрәҗәсендә. Җанисәпкә әзерлек эшен милли оешмалар да бик соңарып, татар проблемасын артык күпертергә теләми генә башлап җибәрде. Бу бигрәк тә Башкортстан татарлары мисалында күренде. Рәсми һәм милли оешмалар татарларны башкорт итеп язуларын кистереп әйтмәде, гел нидәндер шүрләде. Татарстандагы милли оешмаларның Башкортстан хөкүмәте белән килешү юлларын эзләргә тырышуы гына сизелде. Шулай итеп читтәге милли оешмалар иң җаваплы чорда читкә тибәрелде.
Иң гаҗәпләндергәне шул: җанисәп алдыннан Татарстан хөкүмәте татарны төрле төркемнәргә бүлүгә, Башкортстанда башкортлаштыру сәясәтенә каршы бер сүз дә әйтмәде. Дөрес, Дәүләт шурасында “Бердәм Русия” фракциясен җитәкләүче генерал-майор Александр Гусев июнь аенда матбугат очрашуында халык санын алу вакытында Башкортстанда күп кенә татарларны башкорт дип яздыру белән килешмәвен һәм моңа каршы торачагын әйтте. Гусевның бу чыгышын күпләр сәяси заказ итеп кабул итте. Ягъни Миңтимер Шәймиев яисә Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе әйтә алмаганны башкалардан әйттерә булып чыга
21 май Татарстанда исламны кабул итү көне буларак бәйрәм ителәчәк. Татарстан Дәүләт шурасы бу турыда карарны бертавыштан диярлек хуплады. Бу көннең Русия күләмендә истәлекле көннәр исемлегенә кертелүе әлегә икеле. Илдәге мөселман төбәкләре уртак фикергә килә алмый.
Исламны кабул итү көнен Русиядә истәлекле дата исемлегенә кертү тәкъдиме белән беренче буларак шушы елның май аенда Татарстан спикеры Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. Русияне чукындыру көне илнең рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгәч, ул Федерация Шурасының милли сәясәт һәм дәүләт белән дини берләшмәләр арасындагы мөнәсәбәтләр берләштерелгән комиссиясе утырышында исламны кабул итү көне дә истәлекле даталар исемлегенә кертелергә тиешлеген әйтте. Ул чакта утырышта катнашучылар бу тәкъдимне хуплады.
Әмма соңрак Төньяк Кавказ мөселманнары белән Татарстан арасында бераз аңлашылмаучанлык чыкты. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев “Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә: “Татарстан тәкъдим итә торган көнгә караганда бездә ислам иртәрәк таралган” дип әйтте.
Әмма РИУ ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан исламны рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул итү турында сүз алып бара.
“Һәм чыннан да ул Болгар җирендә булган, чөнки аның Кавказда таралуы әле нинди дә булса дәүләт тарафыннан рәсми кабул итү түгел” ди ул.
“Бәлки кайчан да булса мөселман республикалары Русиядә исламның кайчан үтеп керүенә бер фикергә килә алыр”, диде ул.
Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исламны кабул итү көнен Русия истәлекле көннәр календаренә кертү тәкъдиме белән чыгуга мөселманнар арасында бердәм фикер булмау аяк чалуын әйтте.
Депутатлар шулай ук Татарстанда Ураза гаете бәйрәмен ял көне итүне бертавштан хуплады. Мөселманнар күпләп яшәгән тугыз Русия төбәгендә бу бәйрәм инде күптән ял көне булып санала.
Мөгаллимнәр бирде белем.
Күңелемә якын итеп
Алган сабак-туган телем.
Русиядә октябрь аенда узачак халык санын алуда татарларны 145 төркемгә бүлеп санарга җыенганда, Татарстан рәсмиләре моңа каршы тору юлларын эзләми.
Җанисәпнең сәяси исе сизелми
Милли җәмәгатьчелек, сәясәтчеләр, милли оешмалар бер күренешне ачык күрә: быелгы җанисәп, 2002 елда узган халык санын алудан бик нык аерыла. Бу татарларны тагын да күбрәк вак төркемнәргә бүлүдә генә күзәтелми. Мисал өчен, 2002 елда татарларны 45 төркемгә аерсалар, хәзер бу сан 145 җитте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров әйткәндәй, киләчәктә татарларны Арча, Кукмара татарларына бүлеп саный башлаулары ихтимал.
Ләкин эш боларда гына түгел. 2002 елда татарны бүлгәләүгә каршы Татарстан җитәкчелеге ачыктан-ачык көрәш алып барды: Мәскәүдә керәшен, мишәр, Себер татарлары мәсьәләсе турында фәнни бәхәсләр уздырылды, Дәүләт Шурасы мөрәҗәгатьләр кабул итте, Дәүләт Думасында Татарстанннан сайланган депутатлар татар бердәмлеген яклады. Татарларны бүлгәләү турында татар конгрессының өченче корылтае вакытында Русия президенты Владимир Путинга да әйтелде. Хәтта Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Русиянең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишковка татарларны бүлгәләмәвен сорап хат язды. Ягъни татар милләте бөтенлеген саклау эше милли оешмалардан башлап, югары дәүләт җитәкчесенә кадәр алып барылды.
Санап үтелгәннәрдән күренгәнчә, 2002 ел белән чагыштырганда, быелның октябрь аенда узачак халык санын алуга алып барылган әзерлек юк дәрәҗәсендә. Җанисәпкә әзерлек эшен милли оешмалар да бик соңарып, татар проблемасын артык күпертергә теләми генә башлап җибәрде. Бу бигрәк тә Башкортстан татарлары мисалында күренде. Рәсми һәм милли оешмалар татарларны башкорт итеп язуларын кистереп әйтмәде, гел нидәндер шүрләде. Татарстандагы милли оешмаларның Башкортстан хөкүмәте белән килешү юлларын эзләргә тырышуы гына сизелде. Шулай итеп читтәге милли оешмалар иң җаваплы чорда читкә тибәрелде.
Иң гаҗәпләндергәне шул: җанисәп алдыннан Татарстан хөкүмәте татарны төрле төркемнәргә бүлүгә, Башкортстанда башкортлаштыру сәясәтенә каршы бер сүз дә әйтмәде. Дөрес, Дәүләт шурасында “Бердәм Русия” фракциясен җитәкләүче генерал-майор Александр Гусев июнь аенда матбугат очрашуында халык санын алу вакытында Башкортстанда күп кенә татарларны башкорт дип яздыру белән килешмәвен һәм моңа каршы торачагын әйтте. Гусевның бу чыгышын күпләр сәяси заказ итеп кабул итте. Ягъни Миңтимер Шәймиев яисә Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе әйтә алмаганны башкалардан әйттерә булып чыга
Исламны кабул итү көнен Русиядә истәлекле дата исемлегенә кертү тәкъдиме белән беренче буларак шушы елның май аенда Татарстан спикеры Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. Русияне чукындыру көне илнең рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгәч, ул Федерация Шурасының милли сәясәт һәм дәүләт белән дини берләшмәләр арасындагы мөнәсәбәтләр берләштерелгән комиссиясе утырышында исламны кабул итү көне дә истәлекле даталар исемлегенә кертелергә тиешлеген әйтте. Ул чакта утырышта катнашучылар бу тәкъдимне хуплады.
Әмма соңрак Төньяк Кавказ мөселманнары белән Татарстан арасында бераз аңлашылмаучанлык чыкты. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев “Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә: “Татарстан тәкъдим итә торган көнгә караганда бездә ислам иртәрәк таралган” дип әйтте.
Әмма РИУ ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан исламны рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул итү турында сүз алып бара.
“Һәм чыннан да ул Болгар җирендә булган, чөнки аның Кавказда таралуы әле нинди дә булса дәүләт тарафыннан рәсми кабул итү түгел” ди ул.
Ләкин каршылыкларга карамастан, Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев республикада һичшиксез исламны кабул итү көне истәлекле даталар исемлегенә кертеләчәген әйткән иде.
Фәрит МөхәммәтшинБүгенге утырышта Фәрит Мөхәммәтшин 922 елның 21 маенда Болгарда ислам кабул ителү беркемдә дә шик тудырмавын билгеләде.