СЮ КИЛДЕ. Сезне чен сю шигырлре.
Мин бәхетле бүген,
бер сүз дәшмә.
Мин бит беләмен:
Иртәгесен
шушы бәхет өчен
Күз яшьләре белән
түләсен...
(Акъегет)
бер сүз дәшмә.
Мин бит беләмен:
Иртәгесен
шушы бәхет өчен
Күз яшьләре белән
түләсен...
(Акъегет)
ап-ак каенга.
Һәр хәрефтән
тамды тамчылар.
Син "күз яше" дидең аларны,
Мин"каен суы" - дидем...
Аның нәрсә булганлыгын
Мин хәзер генә белдем.
(Акъегет
Кияр әле такыялар үреп.
Тамам, тамам дия иреннәре...
Җил кочаклый түшләреннән кереп.
Баш очында - күбәләкләр туе...
Пар күкрәге очып китәр төсле.
Йөрәккәен ашкындыра теләк -
Шундый сәер үзе, шундый көчле.
Ә чәчәкләр - егет күзе сыман,
Текәлгәннәр...сылу сизми аны.
Болындагы япь-яшь тай артыннан
Оча аның, оча күңел җаны...
Нинди гүзәл дөнья! Җирдә - сафлык!
Сизәр әле, кызый, барсын сизәр.
Ул чәчәкләр өзә, беркөн исә
Сөю килеп үзәкләрен өзәр...
(Мирхади Разов.)
Сүзләре назларга төренгән:
"Мин сине яшләргә чылатмам,
Мин сине утларда көйдермәм."
Аһ, тормыш юллары катлаулы
Үтәлерме вәгдәләр кем белгән:
"Мин сине яшләргә чылатмам,
Мин сине утларда көйдермәм."
Чыландым иң ачы яшләргә ,
Тик синең гаебең юк анда.
Утларда янмыйча нишләрсең,
Бу җирдә Һәлакәт булганда.
Һаманда тетрәтә йөрәкне
Сүзләрең назларга төренгән:
"Мин сине яшләргә чылатмам,
Мин сине утларда көйдермәм."
(Илсөяр Иксанова)
________________
Мин бит чәчәк идем,
Кырда үскән чәчәк.
Җилләр мине назлап үпкән иде.
Кыргый чәчәк чорым
Хәзер - хәтер.
Гамьсез үткән инде.
Үткән инде...
Син дә сокландың ла,
Шашып сөйдең.
Чәчләремне җилгә тараттың.
Өзеп алып суга куйдың мине
Һәм шиңгәнче генә яраттың.
Мин - хәзер дә чәчәк,
Кипкән чәчәк.
Төшләремдә кайтам аланыма.
Рәнҗү дә юк сиңа, үпкәм дә юк.
Күңелемдә бары яра гына,
Яра гына...
(Таңчулпан)
__________________
Син минем иң гүзәл чагымны күрмәдең -
Яшенләп янганын күзләрем.
Син минем иң моңлы чагымны күрмәдең
Еладым ... еладым түзмәдем.
Син минем иң назлы чагымны күрмәдең -
Аһ орып, ятларга сыендым.
Син минем иң иләс чагымны күрмәдең -
Нур булып күкләргә уелдым.
Син минем иң изге чагымны күрмәдең -
Фал ачып төшемне юраттым.
Хәзер мин гап-гади җир заты -
Югалттың син мине, югалттың...
Очраштык без сары көздә генә,
Соңгы сулыш алган яфракларның
Моңы сеңеп калды күзләремә.
Очраштык шул бары көздә генә!
Көзге сөю сабыр була икән,
Яшьләр түкмим синең эзләреңә.
Сүзсез генә җанга аваз иңә:
Очраштык шул бары көздә генә...
Сары яфрак ява эзләреңә.
(Таңчулпан)
Минем күлемә дә
Аккош төшәр төсле тоела.
Сүзсез генә мөлдерәгән җанга
Акрын гына яфрак коела...
(Таңчулпан)
Күмеләсем килә карашыңа.
Чык бөртеге булып төшәр идем
Юлыңдагы гөлләр арасына.
Күзләреңә бер карыйсым килә
Чагылыйм дип мәңге карасында.
Синең җылылыкны тоеп яшим
Сагыш белән бәхет арасында.
(Рифат Сәлах)
Кар сулары янә ташып тулды.
Сиңа диеп язган шигырьләргә
Башка ярлар шашып гашыйк булды.
Сиңа диеп язган җырларыма
Бер пәрдә юк бүген - ачык томан.
Тик нигәдер бүген сиңа түгел,
Сиңа дигән җырга гашыйк булам!
(Рифат Сәлах)
Кышның соңгы көне кочак-кочак
Чәчәк сибә язлар өстенә.
Салкын булып күренсәм дә, бел син,
Күңелемдә наз да хис кенә.
Салкын булып күренсәм дә, кичер,
Җылы гына телим җаныңа.
Язның туңган төннәрендә янә
Китеп барам синең яныңа.
Язның тәүге төне шаһит булыр
Икебезнең якты өметкә.
Эретергә мөмкин ләса бозны
Бер туңдыргач, җылы өреп тә.
Кышның соңгы кар бөртеге килеп
Бөдрә чәчләреңә сарышкан.
Ашкыну-дәрт вакытлыча гына,
Чын мәхәббәт туа сагыштан...
(Рифат Сәлах)
Син булганда гына сагышлы.
Ничәнче кат моңсу тәрәзәңдә
Сакны эзләп йөргән Сок очты.
Ничәнче кат синең тәрәзәңә
Ж,ылы яңгыр булып күк тама.
...Ә син әйдә алга таба йөгер,
Мин артыңнан очам, туктама!
Мәхәббәтнең канатлары иңдә -
Әллә тере, әллә үле мин.
Мине гаепләмә, сөйгән өчен
Сагышларым белән түлимен.
Сине сөйгән өчен сагышларга
Хөкем иткән мине язмыш та.
Мине гаепләргә ашыкма син,
Минем кебек син дә ялгышма!
Синең өчен кабат ж,ир йөзенә
Мәхәббәтең булып терелим!
...Күк тынында йотылырмын кебек -
Әллә үле, әллә тере мин...
(Рифат Сәлах)
Мине гаепләргә ашыкмый тор,
Йөрәгемне генә бер тыңла.
Һәр сулышың давыл-өермә күк-
Йотылырмын синең бер тында.
Йотылырмын кайнар сулышыңда...
Әллә тере,әллә үле мин.
Синең янда гына яшәү бар күк,
Синең янда гына үлемем.
Ничәнче кат уйлар мине күккә-
Синең катка алып китәләр.
Синең янда гына сынаулар юк,-
Карашларың мине киртәләр.
(Рифат Сәлах)
Мин язларны сөймим. Ник яратыйм,
Сине алып киткән яз бит ул.
Әйтелмичә калган җылы сүзләр,
Биреләлми калган наз бит ул.
Мин көзләрне күбрәк якын итәм,
Мин китәлмим көзләр языннан.
Сине алып килгән, өмет биргән
Көзләр йөрәгемә язылган.
Мин язларны сөймим, тик көзләрдә
Килми мәңгелеккә каласым.
...Үзең генә мине өр-яңадан
Язга гашыйк итә аласың!
(Рифат Сәлах)
________________
Нәрсә генә булды безгә,
Нишләдек без?!.
Әллә шулай араларны
Бутады көз?!
Чыгып киттең тормышымнан
Берни әйтми.
«Кайтырмы?» – дип сорасам да,
Җилләр дәшми...
Бер кулымнан җитәкләгән
Шашкын сөю.
Икенчесен – ялгызлык һәм
Сагыш, көю...
Синсез атлыйм... Никләр киттең –
Аңламадым.
Ә ишекләр ачык калды –
Мин япмадым...
Китүеңнең сәбәпләрен
Белалмадым.
Йөрәккә йозак шулай да
Эләлмадым...
Сөю бар әле!
«Яратам», – да димә, «Сагынам», – да димә,
Кулларымнан гына ал әле.
Назларыңнан хисләр елмайса,
Аңлармын мин: сөю бар әле!
«Авыр», – димә, «Синсез авыр» , – димә,
Күзләремә генә карале.
Карашыңнан йөрәк җылынса,
Аңлармын мин: сөю бар әле!
«Бәләкәчем», – димә, – «матурым», – да димә,
Кочагыңа гына ал әле.
Өшегән күңелем уянса,
Аңлармын мин: сөю бар әле!
(Айгөл Сәлахова)
Ятларныкын сөю — килешми?!
Сугылдым мин синең утарыңа
Ераклардан кайтып килешли.
Синең биләмәләр... Гөлгә чумган бакча,
Бакча түрендәге ак келәт...
Ак болдырга чыгып басты бер кыз:
— Сакал абый, сиңа кем кирәк?
Биштәремне, салып, җиргә куйдым,
Изүемне ачып җибәрдем, —
Иркен утар бик тар иде миңа:
— Кемнәр яши монда, чибәрем?
— Ничек кемнәр?! Коерыклы җеннәр...
Әнкәй әле басу эшендә —
Аю Куышыннан ары китеп,
Чытыр Бүләк дигән төшендә...
Шул чак бар да эреп юкка чыкты, —
Кое сиртмәләре, ак келәт...
Үтеп кенә булмый үткәннәргә,
Көмеш тәнкәләрдән хак түләп.
— Йөз ел элек син дә анда идең.
— Мин бит күчтем бары җидегә, —
Ак болдырдан төшеп йөгерде ул, —
Юләррәк абый! — диде дә.
Карашлары гел синеке иде,
Йомры бит очлары — сипкелле.
Зөһрәдәй кызчык әйтеп качты:
— Бу... бу... биләмәләр — си-не-ке!..
Ят утарда ялгыз басып калдым,
Күрше-күлән күрер — килешми.
Сугылдым мин синең биләмәңә
Мәңгелектән кайтып килешли.
(Наис Гәмбар)
_____________
Мин күрмәмен инде сине бүтән…
Күзләреңнең күрмәм ялкынын.
Әллә хәзер эзләп китим микән,
Күптән онытылган яз җырын?
Тавышыңны ишетмәмен бүтән…
Әйтмәдең бит сөю сүзләрен.
… Йөзләрчә мең кеше арасыннан,
Мин барыбер сине эзләрмен!
(Зилә Галиуллина)
Гөл булып үскән идем,
Җилләр булып, сине назлап
Битеңнән үпкән идем.
Тик шул син битараф булып
Күрмәдең бу гөлемне,
Җилләргә кырын борылып
Рәнҗеттең күңелемне.
Ишеткән булса идең лә
Назлы җил ”ышылдавын”,
“Тик сине генә сөям”, дип
Иреннәр пышылдавын.
Минем чәчәкләр өстенә
Кунсаң күбәләк булып—
Кызык булыр иде яшәү,
Дөньям түгәрәк булып...
Барысына битараф карап
Киттең ерак, югалдың,
Мин—хыялда сине уйлап
Сагынып яшәргә калдым.
(Һәнүзә Субаева)