СПОРТ МЗКЛРЕ м шулай ук башка мзклр.

Новости хоккея
Олимпиада.100 метрга йөгерү. Җанатарлар үзләренекенә көч биреп торалар:
Американнар: Гоу! Гоу! Гоу!

Испаннар: Рапидо! Рапидо! Рапидо!

Алманнар: Шнелль! Шнелль! Шнелль!

Эстоннар: Ник әледә кузгалмыйсың ?!!!
63 комментария
avatar
Оныгы әбисенә:
-Әби, син бабайга хыянәт иткәнең булдымы?
Әби сикереп тора да чабып барып шкаф ишеген ача. Аннан скелет ава.
avatar
Кызыл Тәлпәк урман буйлап бара. Кулында - кәрзине, авызында - тәмәке.
Каршына Бүре килеп чыга:
-Кызыл Тәлпәк, телисеңме мин синең әлегә кадәр беркемдә үпмәгән төшеңнән үбәм.
-Кәрзиннеме?!
avatar
Табиб авыру хатынны карагач иренә:
-Хатыныгыз миңа ошамый, -ди.
Ир көрсенеп:
- Миңа да ошамый ул.
*********************************************************
Яшь кенә хатын табибка килә.
-Доктор, ирем чирләде.
-Чишенегез һәм кай җире авыртканын күрсәтегез.
*********************************************************
Өлкән яштәге хатын табибка:
-Медицина гаҗәеп уңышларга иреште. Мин яшь чакта врачка кергәч чишенергә кирәк иде, ә хәзер телеңне күрсәтү дә җитә.
********************************************************
avatar
Астан тәнкыйт: хәлеңнән килмәсә төш.
*************************************************************
-Ирләр һәм хатыннар аяклары арасында нинди аерма бар?
-Аяклары арасында аерма юк, аерма аяклар арасында.
*************************************************************
Бакчада өчәү басканнар: егет, кыз һәм егетнеке.
************************************************************
-Үбүне кичектереп торсаңда була, - диде ханзадә йокыга талган гүзәл өстеннән төшкәч.
*********************************************************

-Улым, мәктәптә хәлләр ничек.
-Яхшы, әти. Бүген без Илнар белән идән ышкырга калган идек. Укытучы апабыз таеп егылды да бөтен су түгелде.
-Ышкый алдыгызмы соң?
-Ышкыдык!Илнар хәттә ике тапкыр ышкыды!
avatar
Бер хатын сөяркәсенә:
- Әйдә, тиз генә шкафка кер, ирем кайтты.
- Мин бит анда тончыгып үләчәкмен.
- Әйдә-әйдә, әле берәүнең дә тончыкканы юк...
avatar
Ире хатыны хыянәт итми микән дип тикшереп карарга уйлый. Башка шәһәргә китәм дип әйтә дә ятак астына кереп ята. Хатыны сөяркәсенә шалтырата:
-Кил, ирем өйдә юк.
Сөяркә килә. Хатын әйтә:
-Ә бүген ни уйлап табасың?
-Бүген бәбәй белән әни булып уйныйбыз.
Хатын сөяркәне җәймәгә чорнап калдыра да үзе ашарга пешерергә китә. Ир ятак астыннан чыга да:
-Мә, имезлек суыра тор!
avatar
Туй узгач ук хатын ятакның үзе ята торган ягына бер сындык куя. Ире күпме генә сораса да хатын анда нәрсә икәнне әйтми. Алтын туйларында, хатынның күңеле тулып, сындыкны ача. Анда биш бөртек көнбагыш һәм 10 мең доллар акча була. Ире сорый:
-Бу нәрсә?
-Сиңа хыянәт иткән саен мин сындыкка бер бөртек көнбагыш куя бардым.
-Илле елга биш юлы әллә ни күп түгел инде.
-Бер кило җыелган саен мин көнбагышны саттым.
*************************************************************
Егет белән кыз өйләнешәләр. Һәм шундый килешү төзиләр. Кем дә кем хыянәт итә икән , чиләккә бер бөртек борчак куя. Ярты елдан соң ир өч бөртек борчак куя, ә хатынның бердә юк. Ир сорый:
-Чынлапта син миңа бер тапкырда хыянәт итмәдеңме?
- Ике көннән бирле борчак ашы ашыйсың бит...
avatar
Татар белән яһүд бер купеда баралар. Төш җиткәч, һәрберсе үз ашамлыгын ашый башлый. Яһүд татарга әйтә:
-Син ат ите ашыйсыңдыр инде.
-Әйе, ә син тавык ите ашыйсыңмы?
-Әйе, атка акча җитмәде.
avatar
Очкыч очкан көйгә стюардесса салондагыларга мөрәҗәгать иткән:
-Хөрмәтле юлаучылар! Очкыч диңгезгә мәтәлеп төшә башлады. Коткару жилетын киеп, сыбызгыларны кулыгызга тотыгыз.
-Ә сыбызгылар нигә?
-Акулаларны куркытырга.
**************************************************************
Очкычта беренче очучы стюардесса яныннан чыккач икенче очучыга әйтә:
-Минем хатын аңардан яхшырак.
Икенче очучы да стюардесса яныннан чыккач әйтә:
-Чынлап та синең хатын яхшырак!
avatar
Йөкле хатын иренә:
-Кадерлем, мин синең хәлеңне аңлыйм. Менә сиңа өч мең сум акча, бар күрше хатынга кер. Ул синең белән яратышырга риза булачак.
Ире акчаларны ала һәм күрше хатынга кереп китә. Ләкин берничә минуттан кире кайта:
-Ул өч меңгә генә риза түгел, биш мең кирәк ди.
-Менә рәхмәтсез нәрсә! Ә ул корсаклы вакытта мин аның иреннән ике мең ярым гына алган идем.
avatar
Ир төннә уянып китә дә хатынының имчәкләрен боргалый башлый. Хатыны уянада:
-Син нишлисең?
-Менә "Татар радиосы" дулкынына көйлим.
-Син башта антенна куяр идең...
avatar
Ир белән хатын кибеттән ят ил санузелы алып кайталар. Ничек җыярга икән дип хатын ирен яңадан кибеткә җибәрә.
-Без сездән немец санузелы сатып алдык, ничек җыярга икәнен белмибез.
-Немецныкы түгел, ненецныкы. Өч таякны бастырасың да брезент белән чорныйсың.
-Ә дүртенче таяк нигә?
-Аюларны куркытырга!
avatar
Спермбанкта ирләр чират тора. Чиратка бер яшь кенә кыз килеп баса. Анардан сорыйлар:
-Синдә сперма тапшырырга килдеңме?
-Ыхы...
avatar
Әти, кемнәр алар эчкечеләр?
-Әнә, күрәсеңме, 4 каен үсә. Ә эчкечегә алар 8 булып күренә. Аңладыңмы?
-Аңладым, әти. Тик анда 2 генә каен...
*********************************************************
Ике шешәдәш очрашкач, берсе икенчесенә:
-Табиб миңа атнаның "б" хәрефенә башланган көннәрендә генә эчәргә кушты. Баш көн, буш көн...бүген
avatar
-Абдулла абый, ике хатын белән яши алыр идегезме?
- Әйе, Алла кушса
- Ә өч белән?
- Әйе, Алла боерса
- Ә дүрт белән?
- Әйе, ... торса
avatar
Хатын-кыз түшәмгә карап, нәрсә турында уйлый.
Сөяркә:килерме, юкмы?
Фәхишә: түләрме, юкмы?
Хатын: агартырмы, юкмы?
avatar
* *
Розеткаларга балалар бармакларын тыкмасын өчен яшерергә өйрәндек. Хәзер иң тапкырлы һәм сәләтле нәниләр генә һәлак була.

* * *
Доктор, мин яшәячәкменме?
– Ә аның мәгънәсе бармы соң?

* * *
Ир кеше гаиләсенә күбрәк акча бирсен өчен, аның белән вакытында аерылырга кирәк.

* * *
Матурым, син аңла: үз чорында Эдисон лампасын уйлап чыгармаган булса, без телевизорны кап-караңгы бүлмәдә карап утырыр идек.

* * *
Капитан, сез нигә кайгырып утырасыз.
– Әй, телевизион викторинада беренче призны оттым.
– Аның өчен кайгырмыйлар инде!
– Икенче һәм өченче урыннарга акча бирделәр, ә беренчегә – безнең теплоходта круиз…

* * *
Суыткычтан тортны алып бирәсеңме, матурым?
– Ярар, ә сиңа аны ничә кисәккә бүләргә: дүрткәме, сигезгәме?
– Дүрткә, мин сигезне ашап бетерә алмаммын ахырысы
avatar
Күрәзәче: Сез илле яшькә кадәр акчасызлыктан интегерсез…
Клиент: Ә аннары интекмәмме?
Күрәзәче: Юк, аннары ияләшерсез…
avatar
Бер ГАИчы бер татарны машинасы белән туктаткач, документларын тикшергәч, әйтә икән:
-Менә сез татарларның кисәләр. Аннары аны нишлиләр.
-Зурракларыннан сезгә таяк ясыйлар, кечкенәрәкләреннән сезгә - сыбызгы.
avatar
Кызлар мәдрәсәсендә мулла кызларны җыйганда, табакка изге су салып, сорау биргән:
-Кемнең к... күргәне бар?
-Минем, - дигән бер кыз.
-Кил күзеңне ю.
Кыз килеп күзен юган.Мулла:
-Кемнең тотып караганы бар?
-Минем.
-Кил кулыңны ю.
Шунда бер кыз:
-Мулла абзый, кемдә булса күтен юганча, мин авызымны чайкап алыйм әле.
avatar
-Улым, имтиханнарны ничек тапшырдың?
-Яхшы, әти, профессорлар шаккаттылар, хәттә көзен кабатларга куштылар.
avatar
Яшь егет китап кибетенә керә.
- Сездә котлау открыткалары бармы? Миңа кайнар сүзләр язылганы кирәк.
- Рәхим итегез, менә: "Бердәнберемә - мәңгелек мәхәббәт хисе белән".
- Бик яхшы, бирегез әле миңа шундый открыткаларның бер егермесен.
avatar
Татар теле дәресендә.
- Алсу, "ярату" сүзенең киләчәк заманда төрләнеше ничек?
- Кияүгә чыгу.
avatar
Корбан Бердыевны футболчылар туган көне белән котлыйлар. Бердыев:
- Минем өчен иң зур бүләк - сезнең җиңүегез.
- Соң инде. Без Сезгә галстук алдык!
avatar
Ресторанда официант бер ир колагына иелеп сорый:
- Хатыныгыз нәрсә эчә?
- Минем канымны

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.