SMS котлаулар.
Алмагачка бер бака
Күлмәген салып элгән,
Синең өчен бер таракан
Нафталин эчеп үлгән.
Тәрәзә форточкасына
Килеп кунды бер чыпчык.
"Яратамын, онытмамын", -
Дигән була чукынчык.
Инде күпме бу турыда сорамакчы булам, ләкин гел тукталып калам... Булды, җитте, бүген бу турыда һичшиксез сорыйм! Башка тукталып кала алмыйм! Синең хәлләрең ничек?
Зинһар өчен, көн дә телефоныгызның экранын чистартыгыз, чөнки начар күренәсез. Күзәтү хезмәте.
Башымдагы тарагымны
Кыстырып куйдым ярыкка.
Сине сагынган чагымда
Чыгып карыйм сарыкка.
Гашыйк булу ыштан төбенө җибәрү белән бер: моны барысы да күрә, әмма бу җылы хисне син үзең генә сизәсең!
Алмагачтагы сыерчык
койрыгын болгап сайрый,
Минем йөрәк сине уйлап
салкын су кебек кайный!
Анда да кара бәрән,
Монда да кара бәрән.
Чебен тотып ант итәм:
Синнән СМС көтәм!
Агач башына менеп,
катып үләсем килә.
Җүләр бу дип уйлый күрмә -
сине күрәсем килә.
Алмагачка сыер кунган,
Койрыгын болгап сайрый.
Сиңа булган мәхәббәтем
Бозлы су булып кайный.
Күлмәген салып элгән,
Синең өчен бер таракан
Нафталин эчеп үлгән.
Тәрәзә форточкасына
Килеп кунды бер чыпчык.
"Яратамын, онытмамын", -
Дигән була чукынчык.
Инде күпме бу турыда сорамакчы булам, ләкин гел тукталып калам... Булды, җитте, бүген бу турыда һичшиксез сорыйм! Башка тукталып кала алмыйм! Синең хәлләрең ничек?
Зинһар өчен, көн дә телефоныгызның экранын чистартыгыз, чөнки начар күренәсез. Күзәтү хезмәте.
Башымдагы тарагымны
Кыстырып куйдым ярыкка.
Сине сагынган чагымда
Чыгып карыйм сарыкка.
Гашыйк булу ыштан төбенө җибәрү белән бер: моны барысы да күрә, әмма бу җылы хисне син үзең генә сизәсең!
Алмагачтагы сыерчык
койрыгын болгап сайрый,
Минем йөрәк сине уйлап
салкын су кебек кайный!
Анда да кара бәрән,
Монда да кара бәрән.
Чебен тотып ант итәм:
Синнән СМС көтәм!
Агач башына менеп,
катып үләсем килә.
Җүләр бу дип уйлый күрмә -
сине күрәсем килә.
Алмагачка сыер кунган,
Койрыгын болгап сайрый.
Сиңа булган мәхәббәтем
Бозлы су булып кайный.
Бу галәмгә ни булган?
Дөньяга бит син туган!
Туган көнең белән!
Бар ул ярату,
Ләкин аны сөйгәнеңә
Авыр аңлату.
Мәхәббәт яндыра,
кара күмергә калдыра...
Мәхәббәт ул үзе шуннан тора:
Бер-береңне өзелеп сөюдән,
Ни мәгънә бар берең өзлеп сөеп,
Ә икенчең көлеп йөрүдән.
Мәхәббәт йөрәкне яндыра,
Мәхәббәт акылдан яздыра,
Мәхәббәт күңелне яшәртә,
Мәхәббәт кешене яшәтә.
Бу дөньяда һәрбер кеше
Кемнеңдер бердәнбере.
Тик бердәнбереңә генә
Сыя кешенең сере.
Ялгыз гашыйк - ярты гына,
Ике гашыйк - бербөтен.
Үзеңә тиеш ярыңны
Табуы гына читен.
Дөнья иркен, өметеңне өзмә,
Йөрәккәең теләгәнне эзлә.
Вак җаннардан саклан, якын килмә,
Бәхет килсә, сакла, ятка бирмә!
Кояш сүрелгән чакта да
Күнелең сүрелмәсен.
Бәхет дигән назлы кунак
Синнән ерак йөрмәсен!
Мәхәббәт ул шуннан тора -
Бер-береңне өзелеп сөюдән!
Тик ни файда, берең өзелеп сөеп,
Берең аннан көлеп йөрүдән.
Сөйгән ярың булса, бел кадерен,
Күз төшермә аннан башкага.
Өзелеп сөйсәң, мәңге сакла аны...
Синең бәхетең шуннан башлана!
|
Иң яхшысы - Кавышу,
Иң начары - Хыянәт,
Иң матуры - Мәхәббәт!
Агач ботагыннан аерылып,
Матур булып үсә юкәләр.
Нишләр идең, әгәр сине
Ике егет бергә сөйсәләр?
Таң алдыннан йомшак кына,
Нурлы гына җилләр исәләр.
Нишләр идең, әгәр айлы кичтә
Синең янга икәү килсәләр?
Ике егет басып алдыңа,
Ак каендай башын исәләр.
Нишләр идең, икесе дә
"Сөям сине, бәгърем" - дисәләр?
Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар,
Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр.
Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел,
Мәхәббәтне гаеп итмиләр.
Соңгы дәрес, соңгы кыңгырау,
Ник бераз соңламадың?
Сүзсез генә сөюемне
Күңелдән аңламадың?
Сиңа язам мин, шалтыратам,
Уйлыйм синең турыда һаман.
Синең нурлы күзләреңә карап,
Әйтәсем килә - "Яратам!"
Сөйлисе килә сиңа серләремне,
Аңлыйсым килә синең хисләреңне.
Йолдызлы күккә карап,
Култыклашып килә йөрисе!
Көтмәгәндә сине очраттым да,
Исердем мин чәчәк исенә.
Бар дөньяны оныттым да кебек,
Уралдым да сөю хисенә.
Сулаган сулышларыңны тоеп яшим, беләсеңме?
Син дә минем кебек янып, минем кебек көясеңме?
Сулаган сулышларыңа торыр идем, беләсеңме?
Син дә бөтен җаның-тәнең белән мине сөясеңме?
Синең өчен җаным ярып бирәсемне беләсеңме?..
Син булганга гына мин бар! Беләм синсез үләсемне!..
)
Сиңа ярты җаным ярып бирәм,
Бөтенесен бирсәм, үләрмен.
Юләр лә бу, диеп аптырама,
Сине яратканга юләрмен.
Телисеңме, башкаеңны куеп,
Йөрәк тибешемне тыңлатам.
Дөрес түгелдер дип уйлый күрмә,
"Яратам!" - дип әйтеп туймасам.
Яратам - гомеремнән артык күрәм,
Яратам - бар назымны сиңа бирәм.
Яратам - миңа буласыңны беләм,
Яратам! Яратам! Яратам!
Йөрәккәем синең яннарыңда,
Тоясыңмы аның ялкынын?
Вакытлыча түгел, гомерлеккә
Яратам мин сине, матурым!
Пушкин язган "Люблю" диеп,
Тукай язган - "Яратам".
Нинди телдә язсалар да,
шул ук мәхәббәт язган...
Мин дә язам яратам дип,
сөям сине, юксынам!
Аерма безне, Аллам дип,
көн дә аңа ялварам.
Көтәм сине һәр көн: иртә белән, кич белән...
Елыйм мин синең белән һәм синең белән көләм.
Айлы кичтә күккә карап йолдызларга ялынам:
Ташламагыз безне диеп, мин бит аны сагынам!
Сагынам гына да түгел, үлеп-үлеп ЯРАТАМ!
Кисеште юлларыбыз.
Шул вакытта мин уйладым:
Мәхәббәт коллары без.
Йөрәгемнең түрендә син!
Күңелемдә якты хис!
Сиңа булган мәхәббәтем,
Күпме вакытлар үтсә дә,
Йөрәктә сүрелмәс һич
Сине уйлыйм көннәрен,
Хыялларым сиңа тарта
Ай калыккач төннәрен.
Җирдә бернәрсә белән дә алыштырып
булмый торган 2 кояшым бар:
берсе миңа күктән балкып карый,
ә икенчесе хәзерге вакытта
елмаеп бу SMSны укый.
Сәлам, минем күбәләгем,
Күңелемдәге җир җиләгем,
Түшемдәге чәчәгем!
Елмаюыңны сизәм,
Яратып сине үбәм!
Мәхәббәт җимешем минем!
Кояшта тудың микән,
Айларда булдың микән,
Әллә йолдызларның матурлыгын
Үзеңә җыйдың микән?
Юк, уйлама мине онытыр дип -
Төшләремдә күрәм мин сине.
Исән чакта, кайнар сулыш булганда
Берәүгә дә бирмәмен сине!
Ярый инде, бик кызма!
Мин дә синсез шашам.
Яратам сине, яратам,
Синсез һичтә торалмыйм.
Йөрәктә ялкын яна,
Бу чын-чыннап янгын бит!
Телим сине күрергә,
Бер суырып үбәргә!
Син бит минем тәти кошым,
Син бит минем җиләгем.
Әйт, җаныем, бу дөньяда
Бармы сиңа кирәгем?
Син елмайсаң, төн яктыра
Кояш чыккан шикелле.
Йолдызлар белән һавага
Язар идем исемеңне!
Ак чәчәкнең таҗларын
Өзмәдем, санамадым.
Яратасыңмы, юкмы?
Үзең язчы җавабын.
Син ак кардай очасың,
Син мине күрмисең,
Кулларымда минем эрисең,
Бәхәсләшик, син мине телисең?!