СПОРТ МЗКЛРЕ м шулай ук башка мзклр. / Новости хоккея / Спорт онлайн - зимние и летние виды спорта. Обсуждения.
Авторизация



Напомнить пароль
Регистрация

Новости хоккеяСПОРТ МЗКЛРЕ м шулай ук башка мзклр.

Олимпиада.100 метрга йөгерү. Җанатарлар үзләренекенә көч биреп торалар:
Американнар: Гоу! Гоу! Гоу!

Испаннар: Рапидо! Рапидо! Рапидо!

Алманнар: Шнелль! Шнелль! Шнелль!

Эстоннар: Ник әледә кузгалмыйсың ?!!!

Комментарии (63)
rss свернуть / развернуть
Урысча сүгенү - футбол буенча Русия чемпионатының рәсми теле .
свернуть ветку
- Диана 22 егетем бар иде дигәннән соң, футбол карый алмыйм.
свернуть ветку
- "Салават Юлаев" - чемпион." китабын бирегез әле.
- Фантастика икенче катта.
свернуть ветку
Бейсбол Рәсәйдә никтер киң таралмады... әммә бейсбол таяклары киң кулланыш тапты.
свернуть ветку
- Иванов биеклеккә сикергәнлә берюлыда планканы төшермәде дигәннәре дөресме?
- Дөрес.
- Ә нигә алайса аның рекордын санамадылар?
- Ул һәр юлы планка астыннан гына үтте.
свернуть ветку
Аңа ЦСКА майкасын, Локомотив тәлпәген, Динамо шарфын кидерделәр һәм Спартак секторына утырттылар! Беренче каналдан карагыз: "Соңгы герой - 4"
свернуть ветку
- Сез, мөгаен, велосипедчыдыр?
- Әйе, каян белдегез?
- Сез хәттә ятакта да сары майкагызны салмыйсыз.
свернуть ветку
Ике студент сөйләшә:
-Кичә Зөлфия бала тапты. Төн буе йокламыйча бөтен тулай торак белән исем эзләдек.
- Син нәрсә, чыннапмы?!
-Әй, бу берни түгел. Иртәгә бөтен тулай торак белән атасы исемен эзлибез.
свернуть ветку
Студент анатомиядан имтихан тапшыра. Скелетка кулы белән күрсәтеп:
- Монда йөрәк булган, монда-бавыр, монда пенис булган.
- Булгалаган, бу хатын-кыз скелеты.
свернуть ветку
Ир белән хатын аерылышалар.
- Аерылуыгызның сәбәбе?
-Ул мине ир буларак кәнагәтләндерми.
Залдан хатын-кыз тавышы: Барында кәнагәтләндерә, аны юк.
Залдан ир-ат тавышы: Ә аны беркемдә кәнагәтләндерми
свернуть ветку
Хатыны өстәлгә бер шешә коньяк кайтарып куя:
- Күрдеңме! 23-енче февральга хәтле торачак!
Ире штанын салып ата да:
-Күрдеңме! 8-енче мартка хәтле тормаячак!
свернуть ветку

-Сары чәчле кызның суыткычны ачып караганын кайдан белеп була?
-Кыярдагы бизәү эзеннән.
************************************************************
-Яшен яшьнәгәндә сары чәчле кыз нигә тәрәз янында басып тора?
-Сүрәткә төшерәләр дип уйлый.
*************************************************************
Тукталышта ике сары чәчле кыз автобус көтәләр. Берсе икенчесеннән сорый:
-Сиңа ничәнче автобус кирәк?
-Икенче, ә сиңа?
- 7енче, әнә 27енче килә, әйдә бергә китәбез.
*************************************************************
Беренче класста кара чәчле, җирән чәчле һәм сары чәчле кыз укый.
Сорау: Кайсы иң биеге?
Җавап:Сары чәчле кыз, чөнки аңа 17 яшь.
*************************************************************
Бүлмәдә ике сары чәчле кыз утыра. Берсе икенчесенә:
-Телисеңме фокус күрсәтәм.
-Күрсәт.
Барып утны сүндерә дә сорый:
-Беләсеңме ут кая китте?
-Юк.
Суыткыч ишеген ача да:
-Менә ут кайда!
*************************************************************
Ике сары чәчле кыз урамнан барганда көзге табалар. Табучысы көзгегә карыйда:
-Мин бу кешене каядыр күргәнем бар.
- Бир әле үзем карыйм. Дивана! Бу бит мин!

*************************************************************
-Акыллы сары чәчле кыз белән кар кешесенең аермасы.
-Кар кешесен кемдер күргән...
************************************************************
Ике сары чәчле кыз сөйләшә:
-Быел Яңа ел җомга көнгә туры килә.
-13-е генә булмасын инде.
свернуть ветку
Ир белән хатын кичен телевизордан коточкыч фильм карыйлар. Кинәт экранда коточкыч зат пәйдә була . Хатын:
- Әнекәем!
Ир:
- Чыннапта, ошаган
свернуть ветку
Оныгы әбисенә:
-Әби, син бабайга хыянәт иткәнең булдымы?
Әби сикереп тора да чабып барып шкаф ишеген ача. Аннан скелет ава.
свернуть ветку
Табиб авыру хатынны карагач иренә:
-Хатыныгыз миңа ошамый, -ди.
Ир көрсенеп:
- Миңа да ошамый ул.
*********************************************************
Яшь кенә хатын табибка килә.
-Доктор, ирем чирләде.
-Чишенегез һәм кай җире авыртканын күрсәтегез.
*********************************************************
Өлкән яштәге хатын табибка:
-Медицина гаҗәеп уңышларга иреште. Мин яшь чакта врачка кергәч чишенергә кирәк иде, ә хәзер телеңне күрсәтү дә җитә.
********************************************************
свернуть ветку
Кызыл Тәлпәк урман буйлап бара. Кулында - кәрзине, авызында - тәмәке.
Каршына Бүре килеп чыга:
-Кызыл Тәлпәк, телисеңме мин синең әлегә кадәр беркемдә үпмәгән төшеңнән үбәм.
-Кәрзиннеме?!
свернуть ветку
Астан тәнкыйт: хәлеңнән килмәсә төш.
*************************************************************
-Ирләр һәм хатыннар аяклары арасында нинди аерма бар?
-Аяклары арасында аерма юк, аерма аяклар арасында.
*************************************************************
Бакчада өчәү басканнар: егет, кыз һәм егетнеке.
************************************************************
-Үбүне кичектереп торсаңда була, - диде ханзадә йокыга талган гүзәл өстеннән төшкәч.
*********************************************************

-Улым, мәктәптә хәлләр ничек.
-Яхшы, әти. Бүген без Илнар белән идән ышкырга калган идек. Укытучы апабыз таеп егылды да бөтен су түгелде.
-Ышкый алдыгызмы соң?
-Ышкыдык!Илнар хәттә ике тапкыр ышкыды!
свернуть ветку
Бер хатын сөяркәсенә:
- Әйдә, тиз генә шкафка кер, ирем кайтты.
- Мин бит анда тончыгып үләчәкмен.
- Әйдә-әйдә, әле берәүнең дә тончыкканы юк...
свернуть ветку
Ире хатыны хыянәт итми микән дип тикшереп карарга уйлый. Башка шәһәргә китәм дип әйтә дә ятак астына кереп ята. Хатыны сөяркәсенә шалтырата:
-Кил, ирем өйдә юк.
Сөяркә килә. Хатын әйтә:
-Ә бүген ни уйлап табасың?
-Бүген бәбәй белән әни булып уйныйбыз.
Хатын сөяркәне җәймәгә чорнап калдыра да үзе ашарга пешерергә китә. Ир ятак астыннан чыга да:
-Мә, имезлек суыра тор!
свернуть ветку
Туй узгач ук хатын ятакның үзе ята торган ягына бер сындык куя. Ире күпме генә сораса да хатын анда нәрсә икәнне әйтми. Алтын туйларында, хатынның күңеле тулып, сындыкны ача. Анда биш бөртек көнбагыш һәм 10 мең доллар акча була. Ире сорый:
-Бу нәрсә?
-Сиңа хыянәт иткән саен мин сындыкка бер бөртек көнбагыш куя бардым.
-Илле елга биш юлы әллә ни күп түгел инде.
-Бер кило җыелган саен мин көнбагышны саттым.
*************************************************************
Егет белән кыз өйләнешәләр. Һәм шундый килешү төзиләр. Кем дә кем хыянәт итә икән , чиләккә бер бөртек борчак куя. Ярты елдан соң ир өч бөртек борчак куя, ә хатынның бердә юк. Ир сорый:
-Чынлапта син миңа бер тапкырда хыянәт итмәдеңме?
- Ике көннән бирле борчак ашы ашыйсың бит...
свернуть ветку
Татар белән яһүд бер купеда баралар. Төш җиткәч, һәрберсе үз ашамлыгын ашый башлый. Яһүд татарга әйтә:
-Син ат ите ашыйсыңдыр инде.
-Әйе, ә син тавык ите ашыйсыңмы?
-Әйе, атка акча җитмәде.
свернуть ветку
Очкыч очкан көйгә стюардесса салондагыларга мөрәҗәгать иткән:
-Хөрмәтле юлаучылар! Очкыч диңгезгә мәтәлеп төшә башлады. Коткару жилетын киеп, сыбызгыларны кулыгызга тотыгыз.
-Ә сыбызгылар нигә?
-Акулаларны куркытырга.
**************************************************************
Очкычта беренче очучы стюардесса яныннан чыккач икенче очучыга әйтә:
-Минем хатын аңардан яхшырак.
Икенче очучы да стюардесса яныннан чыккач әйтә:
-Чынлап та синең хатын яхшырак!
свернуть ветку
Йөкле хатын иренә:
-Кадерлем, мин синең хәлеңне аңлыйм. Менә сиңа өч мең сум акча, бар күрше хатынга кер. Ул синең белән яратышырга риза булачак.
Ире акчаларны ала һәм күрше хатынга кереп китә. Ләкин берничә минуттан кире кайта:
-Ул өч меңгә генә риза түгел, биш мең кирәк ди.
-Менә рәхмәтсез нәрсә! Ә ул корсаклы вакытта мин аның иреннән ике мең ярым гына алган идем.
свернуть ветку
Ир төннә уянып китә дә хатынының имчәкләрен боргалый башлый. Хатыны уянада:
-Син нишлисең?
-Менә "Татар радиосы" дулкынына көйлим.
-Син башта антенна куяр идең...
свернуть ветку
Ир белән хатын кибеттән ят ил санузелы алып кайталар. Ничек җыярга икән дип хатын ирен яңадан кибеткә җибәрә.
-Без сездән немец санузелы сатып алдык, ничек җыярга икәнен белмибез.
-Немецныкы түгел, ненецныкы. Өч таякны бастырасың да брезент белән чорныйсың.
-Ә дүртенче таяк нигә?
-Аюларны куркытырга!
свернуть ветку
Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.