583 комментария
avatar
ХУШ ИНДЕ
Ф. Мортазин көе, И.Юзиев сүзләре

Хуш инде, мәңгегә хуш инде!
Китә яз, китә наз, кыш инде.
Тагын бер текәлеп карыймчы,
Рәсмеңне күңлемә алыймчы.

Ул китә, кайтмаска дип китә.
Соң килде мәхәббәт – ник китә?
Чаналар кузгалып киттеләр,
Йөрәкне сыздырып үттеләр.

Эзләрен кар-буран сылады,
Юлларга җил ятып елады.
Хуш инде, мәңгегә хуш инде,
Үтте яз, буранлы кыш килде.
avatar
СЕР
А.Якшимбетов көе, Л.Дәүләтова сүз.

Бер карасаң, бөтен дөньям җитеш кебек,
Акрын гына атлыйм гомер көземә.
Тик шулай да һаман йөрәк түрләремдә
Әйтеләсе серләр бик күп үзеңә.

Дөнья булгач, төрле чаклар булгандыр ул
Тик ярату көчлерәктер барыннан.
Аермасын иде Ходай бер көнгә дә
Өлешемә төшкән насып ярымнан.

Яратуны әйтеп, аңлатып та булмый.
Чиге юктыр аның, ай, бердән-берем!
Син бит минем өчен җирдә иң кадерле
Бары үзем генә белгән бер серем!
avatar
БУРЫЧЛАРЫМ КАЛА ШУЛ ИНДЕ
А.Якшимбетов көе, Р.Миңнуллин сүз.

Син булмасаң, мин дә булмас идем.
Аңлыйм, әни, аңлыйм барысын.
Син бит миңа гомер бүләк иттең.
Гомердән дә кыйммәт ни бар соң?!

Шушы яшемдә дә сиңа, әни
Мин һаман да бала шул инде.
Күпме тырышсам да, сиңа булган
Бурычларым кала шул инде.

Син булмасаң, мин дә булмас идем.
Ә син, әни, шундый сөйкемле.
Күпме генә рәхмәт укысам да,
Рәхмәтләрем җитмәс шикелле.

Син булмасаң, мин дә булмас идем.
Ходай шулай кушкан күрәсең.
Син һаман да яшьләр кебек, әни.
Күзләр генә тия күрмәсен!
avatar
КАРЛЫ БУРАН
Э.Валиев көе, Э.Валиев сүз.

Язларын кайта сандугач
Кунып сайрар тал булгач.
Гармун алып җырлар җырлыйм
Зарлы-моңлы җан булгач.

Карлы буран күмәр инде
Бакча гөлем үссә дә.
Күңелем яшь ак карлардай
Чал чәчемә төшсә дә.

Яңгырдан соң калка күктә
Салават күперләре.
Уйларыма да килмәде
Яшьлегем үтүләре.

Үтеп китте кабатланмас
Шатлык-куанычларым,
Яшьлегем истәлекләре,
Күңел юанычларым.
avatar
ЮГАЛТАСЫМ КИЛМИ

Хушлашырга кул сузасың
Мине ятим итәсең
Мин сине озак эзләдем
Килми башка көтәсем.

Югалтасым килми
Тигез җирдә кыя булам
Аяз күктә яңгыр коям
Юлларыңда тозак корам
Югалтасым килми сине.

Мин бит синсез яши алмам
Синдәйләрне табалмам
Син китеп тә өлгермәдең
Ә мин инде сагынам.

Хушлашырга кул сузасың
Кулыңны кулга бәйлим
Башкалар миңа кирәкми
Башкага сине бирмим.
avatar
КҮҢЕЛЕҢ СЫНМАСЫН

Тәрәзәңә бер көн
Бәрде карлы яңгыр
Кемдер әйтте: “Түз син,
Язмышың шулайдыр”.

Китте ул ашыгып,
Китте ул хушлашмый.
Кемгәдер үпкәләп
Дөньяны аңламый.

Авыр көннәреңдә
Төшеңне кыс, көрәш.
Бирешмә, елама,
Түз инде, сеңелкәш.

Син ялгызың түгел
Сынмасын күңелең.
Балаларың өчен
Яшә, яшә бәгърем.

Караңгы төннәрдә
Ялгызың калганда,
Каргама дөньяны
Күңелең тулганда.

Төннән соң көн туа
Ач тәрәзәләрең.
Кояш үзе алыр
Кара пәрдәләрең.
avatar
НИГӘ СОҢГА КАЛЫП КИЛДЕМ МИН

Мин беренче түгел, сиңа гашыйк булып,
Йөрәгеңә ишек кагучы.
Чәчең сыйпап, назлап, “яратамын”, - диеп
Күзләреңә сөеп багучы.

Мәхәббәтнең тайгак сукмагына
Егылмам дип кергән идем мин.
Тик беренче түгел, түгел соңгысы да
Нигә соңга калып килдем мин.

Синең өчен, әйе, мин беренче түгел.
Кемгә шулай кирәк булгандыр.
Бәлки сиңа шулай яхшырактыр,
Бәлки миңа шулай язгандыр.

Синең өчен, бәлки, мин соңгысы булмам,
Яннарыңа тагын килерләр.
Матур сүзләр әйтеп, күп вәгъдәләр биреп,
Чәчәкләр дә бүләк итерләр.
avatar
САНДУГАЧ КЕРДЕ КҮҢЕЛГӘ
И.Хабибуллин көе, Р.Ахметзянов сүз.

Мәхәббәт, мәхәббәт инде,
Кайларга куыйм аны?
Авыр була сагынганда
Өзелеп сөйгән ярны.

Талларга качты сандугач,
Мин аны эзлим мени?
Сандугач керде күңелгә,
Җырламый түзим мени?

Синең күлмәгең алсу дип,
Кызарып торыйм мени?
Яратам диеп әйтергә
Рөхсәтләр сорыйм мени?

Сандугачларны ишетми,
Йөримме карурманда.
Тамчылар күрмим мени соң,
Шаулап яңгыр яуганда.

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.