583 комментария
avatar
КЫР КАЗЛАРЫ
И.Низамов көе, Н.Сарманаева сүз.

Кыр казлары китте санамадым,
Җилпер-җилпер канат кагынып.
Моңсуланып карап, озатып калдым
Кабат кайтуларын сагынып.

Кыр казлары китте санамадым,
Белеп торам барла кайтмавын.
Алып китте көчле җил-өермә
Ераклашкан казлар тавышын.

Кыр казлары китте санамадым,
Яз кайтырлар әле, санармын.
Йөрәгемдә калган моңсу-сагышларым
Яңарырлар кабат язларын.
avatar
САЛКЫН ЧӘЙ
З.Хәйретдинов көе, К.Вәлиева сүз.

Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез иркәм.

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде
Кая югалдың китеп.

Өстәлемдә барсы да бар.
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде
Өемнең дә яме юк.
avatar
ӘТИЕМ ЮКӘЛӘРЕ
З.Хәйретдинов көе

Истәлеккә калды, әткәй,
Син утырткан юкәләр.
Җәйләр саен, чәчәк атып,
Без кайтуны көтәләр.

Кисмәгез сез юкәләрне
Чәчәк аткан чагында.
Сабантуйлар да ямансу
Син булмагач янымда.

Кайткан саен дога кылам
Юкәләрең янында.
Балының да тәме башка
Син булмагач табында.

Күз тимәсен юкәләргә
Дөньяның яме алар.
Сине сагынып саргаялар,
Яфракларын коялар.

Әткәем үпкәләмәсен,
Туганнар еш кайтмаса.
Мәңге үсәр юкәләрең
Ходай боезне сакласа.
avatar
КАРЛАР ЯВА

Ап-ак каралар, ап-ак карлар
Тагын җиргә яудылар
Сиңа булган сәламемне
Кабат сиңа илтмиләр.

Кушымта:Карлар ява тын гына
Күңелем сиңа ашкына
Очып-очып, очып-очып
Кил иркәм яннарыма.

Ап-ак каралар каеннарны
Акка чорнап алдылар
Йөрәгемне ят матурлар
Урап ала алмыйлар.

Җилләр тынды, юллар тынды
Минем күңелем зил-зилә
Сөю кәчле давыл икән
Чынлап сөйсәң сиздерә.

Кушымта:Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына
Очып-очып, очып-очып
Кил иркәм яннарыма.
avatar
АВЫЛЫМ КАЕННАРЫ

Каеннарга мин сөялдем,
Кайгыларны сөйләдем.
Бу дөньяда синнән башка
Беркемне дә сөймәдем.

Авылымның каеннарын
Кайтып күрәсем килә.
Синең белән тормыш юлын
Бергә үтәсем килә.

Каеннарга мин сөялдем,
Акрын җилләр искәндә.
Төне буе йоклый алмыйм
Син исемә төшкәндә.

Каеннарга мин сөялдем
Каен аңлар хисемне.
Йолдызлардан эзләп табам
Синең матур исемеңне.
avatar
ЮГАЛТАСЫМ КИЛМИ

Хушлашырга кул сузасың,
Мине ятим итәсең.
Мин сине озак эзләдем,
Килми башка көтәсем.

Югалтасым килми,
Тигез җирдә кыя булам,
Аяз күктән яңгыр коям,
Юлларыңда тозак корам,
Югалтасым килми сине.

Мин бит синсез яши алмам,
Синдәйләрне табалмам.
Син китеп тә өлгермәдең,
Ә мин инде сагынам.

Хушлашырга кул сузасың
Кулыңны кулга бәйлим.
Башкалар миңа кирәкми,
Башкага сине бирмим.
avatar
КАЙНАР ЧӘЙ
И.Низамов көе, Р.Миңнуллин сүз.

Чәеңнең кайнарлыгыннан
Чәеңнең хуш исеннән
Әллә нишлим эреп китәм
Әллә нишлим исерәм.

Яндыр мине, яндыр кайнар
Мәхәббәт учагында.
Кайнар синең чәйләрең дә,
Кайнардыр кочагың да.

Карашыңның кайнарлыгы
Өтеп ала җанымны.
Үзең кайнар, чәең кайнар,
Кыздырасың канымны.

Чәең кайнар,үзең кайнар
Чәй эчәм өрә-өрә.
Мәхәббәттә ничә кабат,
Авыз пешкәнгә күрә.
avatar
ОНЫТТЫР СИН МИНЕ

Күңелем күгендә гомерлек
Айларым, кояшым булып тор.
Оныттыр, оныттыр, оныттыр син миңа
Болыттай кайгымны оныттыр.


Адашып, егылыр чагымда
Ерактан кулларың сузып тор.
Оныттыр, оныттыр, оныттыр син миңа
Ялгызлык газабын оныттыр.


Зарыгып, сагынып килгәндә,
Сөюнең каршыначыгып тор
Оныттыр, оныттыр, оныттыр син мине
Мәңгелек бәхеткә юлып тор.
avatar
РӘНҖЕМӘ

Кинәт югалдың, иркәм,
Салдың сагыш зарыма.
Кавышу язын юрыймын
Кәккүк тавышларыннан.

Рәнҗемә, җаным, берүк
Гаебем булса кичер.
Өзмә өметләреңне,
Йөрәгеңдә сакла сер.

Җавап хатларым адашты,
Аралар хәлсез ерак.
Язын кайткан кошлар кебек
Очып кайтырсың сыман.

Кинәт югалдың иркәм
Салдың сагыш зарыма
Кавышу язын юрыймын
Кәккүк тавышларыннан.
avatar
ЯРАТ МИНЕ

Безнең гомер кыска
Үткәч,кайтмый ул кабат.
Әле соң түгел бит иркәм
Кабатланмаслык ярат.

Кушымта:Бүген ярат мине
Хәзер ярат мине
Ихлас күңелләрең белән
Гел ярат мине.

Мәхәббәтемә син
Бир, син, бир миңа канат
Назлы сүзләреңне әйт син
Күзкәйләремә карап.

Кадерле минутларны
Күңелемә җыеп бардым
Җидегән йолдызлар кебек
Аерылмыйк без җаным.
avatar
СОҢГЫ КАРАШЫҢ

Бик теләдем сиңа пар язмышлар,
Шул язмышның берсе булмагач.
Күзләремне ник күзеңнән алдым
Сине күңел эзләп елагач.

Таба алмам, күз яшьләрем
Ни чаклы тамар тагын.
Йөрәгемне этеп ала
Соңгы карашың җанны.

Бик теләдем сиңа пар бәхетләр,
Берсе булырмын дип юрагач.
Хисләремдә синең янга очам
Җиңел булып китә уйлагач.

Бик теләдем сиңа пар язмышлар,
Үзем сынар канат калганда.
Күңел әле һаман өметендә яна
Карашыңны көтеп моңлана.
avatar
ЯШИ ДӘ ЯШИ КЕШЕ

Сәгатьләр суга да суга
Вакытны саный, саный.
Айлар, елларның узганын
Уйларга вакыт калмый.


Яши дә яши шул кеше,
Әйләнеп карамыйча.
Кайвакыт гомерләр уза
Үз юлын таба алмыйча.


Йорт-җир дибез, бала дибез,
Уза гомер сизелми.
Кешеләргә хәзер яшәү
Җиңел генә бирелми.
avatar
КАЕН АУГАН

Сандугачның күрсәң иде
Юлга төзелгәннәрен.
Һичкем белми йөрәгемнең
Нигә өзелгәннәрен.

Каен ауган, каен ауган
Кайтасы юларыма.
Әле ятларда булсаң да
Кайтырсың кулларыма.

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Эх, мин үләннәр булсам.
Мин үләннәр булыр идем,
Син бөрлегәннәр булсаң.

Сандугачым сизәсеңме
Талыңны каердылар.
Сине талдан, мине ярдан
Дошманнар аердылар.
avatar
УЙНАМА, ДУЛКЫН

Тумасам да бу дөньяга
Үкенмәс идем кебек.
Тилмергәннәр бармы икән
Миндәй өзелеп сөеп.

Кушымта:Уйнама, дулкын, уйнама.
Минем дә шундый чагым.
Җырлы-моңлы сандугачлар
Таба ала микән ярым.

Яшьле күзләремне текәп,
Киткән ягыңа карыйм.
Бик сагынам, түзә алмыйм,
Әрнеп, эчемнән елыйм.

Җибәр сәлам кич югында,
Исәнлегеңне белим.
Хисләремне моннан башка
Ничек соң әйтеп бирим.
avatar
ГАФУ ИТ, ИРКӘМ

Тәүге кабат сине
Мин күргән идем.
Сиңа гашыйк булып,
Мин йөргән идем.

Кушымта:Без кавышмадык,
Гафу ит, иркәм,
Бергә булырга
Язмаган икән.

Яшьлек артта калды,
Сынмады күңел.
Ачы газаплар да
Булмады түгел.

Синсез яшәү хәзер
Авыр бигрәк тә.
Бергә булмасак та,
Син гел йөрәктә.
avatar
БАЛАҢНЫ ЧИТКӘ ҖИБӘРҮ
Ф.Мортазин көе, Н.Галимов сүз.

Сандугачны күрдем таңда
Алмагачына кунган.
Беренче тапкыр яныннан
Балакаен очырган.

Кушымта:Тавышында ишетәмен
Сагыш та, сөенеч тә.
Балаңны читкә җибәрү
Шатлык та, көенеч тә.

Канатын кагып сайрый ул
Сөенәдер күрәсең.
Аңлый микән баласы өчен
Утка-суга керәсен.

Очырган көннән башлана
Өзелеп көтү, сагышлар.
Югалмасмы бу тормышта,
Сындырмасмы язмышлар.
avatar
АЗГАННАР ҖЫРЫ

Кемнәр әйткән берне генә
Була диеп яратып.
Йөрәккәең иркен булса,
Меңне була каратып.

Кушымта:Динарасы, Гөлгенәсе,
Альмирасы, Алсуы.
Шулар гына баса минем
Йөрәгемнең ярсуын.

Кызлар болын чәчәгедәй
Берсеннән берсе матур.
Берсен генә калдырсаң да
Гөнаһ буладыр кебек.

Көндә бер кызны озату
Килешә ул яшь чакта.
Берәүне генә сөярсең,
Килеп капсаң кармакка.
avatar
ЯНӘ БЕР ЕЛЫМ ҮТТЕ

Гомерем гөрләп аккан су
Туктамый да, тынмый да.
Нинди авырлык төшмәсен,
Сыгылмыйм да, сынмыйм да.

Кушымта:Миңа тагын бер яшь өстәп,
Янә бер елым үтте.
Күпме бирсәң дә ризамын
Сорамыйм, Ходай , күпне.

Кемгә күпме гомер язган
Анысын кемнәр белгән
Бәлки гомер үлчәм дидер
Яшәгән еллар белән.

Ашыгып китәрмен сыман,
Ә бәлки алай булмас.
Күпме бирсәң дә бир, Ходай,
Бәндә яшәүдән туймас.
avatar
АК БОЛЫТЛАР
Н.Шаймарданов көе, Н.Сафина сүз.

Ак болытлар агыласыз кай тарафка юл алып?
Кая болай ашыгасыз һавадан юллар табып?
Кая алып бара сезне озын һава юллары?
Каршылыймы иртән сезне алсу кояш нурлары?

Җитез жилләр ашыктыра сезне назлап юлларга,
Белми жилләр ургып ташкан көчен кая куярга.
Ак болытлар агыласыз кай тарафка юл алып,
Бармы сезнең йорт-курагыз ял итәргә тукталып?

Ак болытлар, ак болытлар, кая болай ашыгасыз
Ак болытлар, болытлар?!
Ак болытлар, ак болытлар, нигә болай ашыгасыз
Ак болытлар, болытлар?!
avatar
ТУГРЫ АТ
Г.Мингалиев көе, Л.Дәүләтова сүз.

Кара урман эчләреннән
Алып чыга адашмый
Вәгъдә бирми, тик атларның
Карашы да алдашмый

Үзе гадел, үзе сабыр,
Курку белмәс тугры ат.
Авырлыклар килгән чакта
Таянырлык дуслар тап.

Салкын чакта ат җылысы
Саклап кала хуҗасын.
Хәле бетсә дә белә ул
Сиздермичә узасын.

Көч-дәрманны сыныганда
Ат көченә тиңлиләр.
Көчле затны юкка гына
Чын ир ат ул димиләр.
avatar
УРСАЛ ТАУ

Ярларына кайтты елга,
Яшелләнде киң ялан,
Урсал тауда куксел томан,
Әллә нигә моңланам.

Утә айлар, көтә Зәйләр,
Суларында йөзалмыйм, hәй!
Урсал тауда карлар яуган,
Барам инде тузалмыйм.

Яшьнәп яшеннәр көйдерсә,
Яңгырда калып чылан,
Урсал тауда кара урман,
Керсәм, чыгалмам сыман.

Көзләр килде, төсләр төрле,
Алтын бизәк, ай гына.
Урсал тауны сары сарган,
Әллә шуңа кайгырам.
avatar
Талия.

Минем буталчык хәлемне
Тик син генә аңлыйсың,
Үзеңне дә, мине дә син
Бәхетле дип саныйсын.

Кушымта:

Талиякәй, Талиям,
Яратам – яратам,
Синең яннарыңа барып
Сагышларны таратам.

Ничә тапкырлар талпындым
Араларны өзәргә.
Башлау җиңел, ташлау читен,
Язган булгач түзәргә

Шиксез күпме ак күгәрчен
Иңләде кабат – кабат,
Син hаман да минем өчен
Укылып бетмәгән хат.
avatar
Асылъяр.

Таң туган чагында
Ашыгам яныңа,
Хыялымда шулай ашыгам.


Киртәләр юк миңә,
Баралам мин сиңә,
Иссәләр дә җилләр каршыга.

Уянсын яшь куңел,
Йоклар вакыт түгел,
Яшь мәхәббәт өчен бу язда.

Таң туган чагында
Ашыгам яныңа,
Хыялымда шулай ашыгам
avatar
НИДЕР ҖИТМӘДЕ

Икебез икегә, икегә бүленгән,
Калганбыз язмышның ике ярында.
Исеңә төшермен, ничекләр тузәрсең,
Шул кадәр өзелеп сагынган чакта!

Син калган якларда - кукләрнең зәңгәре,
Таңнарнын нурлысы, дөньяның яме.
Мин калган якларда - офыкның чикләре,
Бәхетле булырга нидер житмәде.

Шул килеш яшисең, яшисен җырымда,
Шул ук төс, шул ук буй, шул ук сын hаман.
Маңгаенда сырлар, чәчеңдә ак юллар.
hаман да өзелеп сине сагынам!

Кирәкми кавышу, кавышу көтәсе.
Син инде бик күптән кемдер иркәсе.
Берәүләр бәхетле, берәүләр бәхетсез,
Бу язмыш, нишлим соң, ни хәл итәсе.
avatar
КИЛМӘ СИН

Сагындым, кичер инде, - дип
Кулларымнан аласың.
Телгәлисең дә йөрәкне,
Яңадан югаласың.


Килмә син, килмә яңадан
Калдырып китәр булгач.
Ни файда сине көтүдән,
Гомерем ялгыз узгач.

Чәчемнән сыйпап юатма,
Кирекми елатырсың.
Инде төзәлә башлаган
Ярамны яңартырсың!

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.