Сызылып кына таң атканда Уянам да гел чумам уйга. Кая китеп югалдыгыз, Кай туфракта баш салдыгыз, Ташлап туган өегезне Кай илләрдән табыйк сезне Халкымның газиз уллары.
Кош сайраганда янсый күңел, Сездән хат-хәбәр килер, сыман. Кая китеп югалдыгыз, Кай туфракта баш салдыгыз, Кайда сезнең каберегез, Булмас читтә кадерегез, Халкымның газиз уллары.
кто знает название песни, припев которой начинается со слов "Эй гузэлем матур мизгеллэрнен Бергэ чакта кадрен белмэдек, Юллар авыр,кичулэре читен, Ничек аны синсез утэрмен?" Заранее большое спасибо!!!
Салават Фатхетдиновнын Легендар жыры
"АГЫЙДЕЛ СЫЛУЫНА"
И.Закиров көе
Р.Вәлиева сүзләре
Агыйдел агышлары,
Зифадыр камышлары.
Агыйделнең бер сылуы –
Йөрәгем сагышлары.
Кушымта:
Агыйдел яры текә,
Сулары ерак китә.
Язны көткән назлы гөлдәй
Күңелем сине көтә.
Агыйдел каты ага,
Аккош канатын кага.
Аккош булып оч та, ярым,
Серемне әйт син аңа.
Кушымта:
Таңнар аткан чагында
Агыйдел якларында,
Яннарыңа барыр идем
Дулкын канатларында.
Р.Гобәйдуллин көе, З.Минһаҗева сүз.
Айдан төшкән нурлы күпер
Моңлыларга юл булып.
Шул купердән, шул күпердән
Адашкан мәхәббәт бара
Язмыш буйлап, куылып.
Карлы яңгыр үксеп елый,
Тәрәзәдә сузылып.
Яңгыр түгел, яңгыр түгел,
Адашкан мәхәббәт елый,
Тыелып кына, сулыгып.
Гәйбәт җыеп, җилләр йөри,
Ысылдап йә сызгырып.
Җилләр түгел, җилләр түгел,
Адашкан мәхәббәт йөри,
Бәрелеп лә сугылып.
У.Рәшитов көе, Л.Дәүләтова сүз.
Бар да үтә, дип язылган
Сөләйман балдагына.
Каршыңа килгән бәхетне
Күрмичә калма гына.
Эх, Сөләйман балдагы.
Бәхетемне көтәрлек тә
Сабырлыгым калмады.
Бар да үтә, дип язылган
Сөләйман балдагына.
Шатлыклар да, кайгылар да
Тик вакытлыча гына.
Эх, Сөләйман балдагы.
Үтмәс дигән чакларым да
Үтми кала алмады.
Ни язылса да ышанмыйм ,
Сөләйман балдагына.
Белсә дә белә аладыр
Бары тик Алла гына.
Эх, Сөләйман балдагы.
Вәгъдәләрең кай дөньяда:
Монсындамы, андамы?
Р.Тазетдинов көе, Ш.Җиһангирова сүз.
Сызылып кына таң атканда
Уянам да гел чумам уйга.
Кая китеп югалдыгыз,
Кай туфракта баш салдыгыз,
Ташлап туган өегезне
Кай илләрдән табыйк сезне
Халкымның газиз уллары.
Кош сайраганда янсый күңел,
Сездән хат-хәбәр килер, сыман.
Кая китеп югалдыгыз,
Кай туфракта баш салдыгыз,
Кайда сезнең каберегез,
Булмас читтә кадерегез,
Халкымның газиз уллары.
Билгесезләннән җан сызлана.
Җавапсыз кала күп сораулар.
Көтә сезне сөйгәнегез,
Көтә әти-әниегез.
Әллә шуны белмисезме?
Торыгыз да сез кайтыгыз
Халкымның газиз уллары.
Х.Әхәтов көе, В.Фатыйхов сүз.
Серле эз килә сузылып
Яшьлегем иртәсеннән
Өзгәлисең күңелемне
Шул эздән китәсең дә.
Үпкәләмә, өзгәләмә,
Күңелем бүтәннәрдә.
Үзең суыттың араны
Миңа син үпкәләмә.
Томан аша карауларың
Күзләреңә ягылган.
Газаплама безне, язмыш,
Канатыбыз каерылган
Очрашабыз, чит күрәбез
Кабул итми хисләрем.
Елмаячан өчен генә
Кабатламам үткәнне.
Бергэ чакта кадрен белмэдек,
Юллар авыр,кичулэре читен,
Ничек аны синсез утэрмен?"
Заранее большое спасибо!!!
Бер генэ кон курми торсам,
Сагынам аккошларны.
Зифа камышларга карап
Таратам сагышларны.
Кушымта:
Жилдэ дулкын кутэрелэ,
Ургыла аргы ярга.
Аерылу чиксез авыр
Озелеп яратканнарга.
Якты кулдэн зэнгэр куккэ
Сузылган аккош юлы.
Кайчан тормышка ашырсын
Яшьлегемнен хыялы?
Кушымта.
Камыш камышка кагылса
Сулар тибрэлэ икэн.
Аккошлардай йозэр идем
Жиллэрдэ булсам жилкэн.
Кушымта.
Ак яр дигән моңлы көйне
Кемнәр уйлап чыгарган?
Җырласам еларсың кебек,
Керфек очың чыланган.
Сал бишмәтең, эл чөйләргә,
Килгәч кунарсың инде.
Сөйгәнеңне ятлар алган
Дисәм еларсың инде.
Агыйделнең пароходы
Каршы бара агымга.
Бәгыркәем саргаерсың
Бу кадәрле сагынма.
Дөньяда иң матурлардан
Ике нәрсә бар диләр.
Берсе аның яшьлек, гомер,
Берсе сөйгән яр диләр.
24 апр 2009 в 10:50
выложите пожалуйста текст песни Горлэшеп яшик!
Киләчәккә уйларым бар, якты уйларым.
Сезнең белә үтсә иде гомер юлларым.
Сезнең белән бәйләдем моңлы язмышны, 2 тапкыр
Яннарымда сез булганга сөям тормышны
Күңелемдә сагышым бар, моңлы сагышым.
Изге генә кадәр күрәм (куям?) вакыт алышын.
Сезнең белән бәйләдем моңлы язмышны, 2 тапкыр
Күңелемдә җыр булганга сөям тормышны.
Йөрәгемдә җырларым бар, туган җырларым.
Насыйп булса, сезгә тагын, тагын җырлармын.
Сезнең белән бәйләдем моңлы язмышны, 2 тапкыр
Күңелемдә җыр булганга сөям тормышны.
Ургып аккан агым судай
Гомерләр узып бара.
Бармы икән ул вакытны
Туктатыга бер чара?
Кушымта:
Ашыкма вакыт, ашыкма
Яшь гомерне кума син
Секундлары-минутларга,
Минуты-сәгәткә тиң.
Яшьлек дигән изгенең без
Кадерен белеп калыйк.
Файдага үткән гомерне
Соңыннан санап карыйк.
Кушымта
Гомернең бер секунды да
Заяга үтмәс өчен,
Тырышыйк яшьлегебездә
Кызганмый бөтен көчне.
Кушымта