Спасибо, Гульназ! Но я не эту песню имела ввиду)), а другую, она тоже вроде называется "Кызыл милэш", по крайней мере я видела, что песня была подписана так. В общем там такие слова в припеве: "Кунелем тулса, кереп елыйм каеннар арасына, сонгы тапкыр карап калым кузлэрен карасына..." Может я ошибаюсь и она по-другому как-то называется, в таком случае прошу прощения!)))
Бик ансат, бик ансат Таптым яр мин сине. Бик ансат сөйләштек, таныштык. Бик ансат, бик ансат Сөештек, яраштык. Бик ансат табыштык, кавыштык.
Яшәүләр җыр сыман, Шатлыклар нур сыман. Без күктә очкан кош түгелме? Җиңеллек, җиңеллек. Ләкин ник җиңелдек, Ни кырды канатын күңелнең? Җиңеллек, җиңеллек. Ләкин ник җиңелдек, Ни кырды канатын күңелнең?
Күңелдә бердәмлек, Тормышта бергәлек, Иптәшлек, юлдашлык ник янды? Син уңга, мин сулга, Син утка, мин суга Ник, ярым, кинәттән ташландык?
Әй авыр, әй авыр, Әй авыр йөрәккә. Мең пычак төннәрен кадала. Ни булды соң безгә, Мәхәббәтебезгә? Я Раббым, кайгыдан арала. Ни булды соң безгә, Мәхәббәтебезгә? Я Раббым, кайгыдан арала.
Кайтып йөрер балам дигән идең
Күптән кайта алмадым яныңа.
Үземнең дә бик сагынган чагым
Юлга чыга алмадым тагын да,
Юлга чыга алмадым тагын.
Кушымта:
Көтәсеңдер әнкәй гомерең буе,
Без яшәгәч төрле якларда.
Кайчак карыйсыңдыр тәрәзәң ачып,
Җил капкасын җилләр какканда.
Җил капкаң какканда.
Көтәсеңдер, әнкәй, иртән иртүк
Су буена казлар куганда.
Телисеңдер исән йөрегез дип
Су юлларын ялгыз узганда,
Су юлларын узганда.
Кушымта
Кайтып йөрер балам дигән идең
Күптән кайта алмадым яныңа.
Әнкәй, хәлең белеп кайтам әле
Безне сагынып көткән чагыңда,
Безне сагынган чагыңда.
Кушымта
Берсен берсе күзләп,
Үскән җирен эзләп
Кошлар кайта туган ягыма.
Ара якын түгел, сине көтә күңел.
Кайтчы, иркәм, кайтчы яныма.
Кабат килде язлар.
Мине кем соң назлар
Моңсуланып көткән чагымда?
Йөрәк ничек түзәр?
Ул бит өмет өзәр
Син кайтмасаң, иркәм, яныма.
Тагын китә казлар,
Күп тә түгел язлар.
Җылы якта алар кышларлар.
Ара якын түгел,
Сиңа оча күңел.
Кайтчы, иркәм, кайтчы яныма.
Икеләнмә, соңарып килмәдем.
Син минем өзелеп көткән яр.
Аңларсың күңелем хисләрен,
Җаныңа һич салма моң-зарлар.
Кушымта:
Уйланма, кирегә юрама,
Соң булсын, гомергә, уң булсын.
Күңелгә, йөзләргә пар булып
Җылысы сүрелмәс нур тулсын.
Сокланма, күз тиер сөюгә.
Үтмәсен сусаулы назыбыз.
Пар канат сынмасын җилләрдә,
Сулмасын мәхәббәт языбыз.
Кушымта
Бер түгел, соңламый мәхәббәт.
Сөюнең гомерен санама.
Пар бәхет китерсен вәгъдәләр,
Ярат син, бернигә карама.
Кушымта
Рамиль Владимирович
17 июн 2009 в 19:23
Господа помогите найти слова песни "Койнар щай"! Заранее признателен!)"
слова этой песни в сообщении 17
кемдә булса бармы сюзләр җырның
чәчәк атты шомырт.
зинһар языгыз=)
рәхмәт.
Кызганмадым ак сиреньне,
Күк сиреньгә алыштым.
Шуннан бирле мин сагышлы
Сарыларга сабыштым.
Кушымта:
Ак сирень, күк сирень
Ачыйммы йөрәк серен?
Хыялыйлар итүең бар
Күземә сирәк күрен.
Үзең кара көенеч син
Сөенечем түгелсең.
Түгелсә яшем түгелсен,
Тик күңелем сүрелсен.
Кушымта:
Ак сирень, күк сирень
Ачыйммы йөрәк серен?
Диваналар итүең бар
Күземә сирәк күрен.
Җиткән икән ак сиреньне
Зар елатыр заманнар.
Кичер җаным дип алдыңа
Тезләнергә чамам бар.
Кушымта:
Ак сирень, күк сирень
Ачыйммы йөрәк серен?
Гафу итеп куюым бар
Күземә сирәк күрен.
Может у кого-нибудь есть текст песни "Кызыл милэш", выложите, пожалуйста!!!
Может я ошибаюсь и она по-другому как-то называется, в таком случае прошу прощения!)))
Песня наз-ся "Йорэк жыры"
Рэхмэт зур итеп. Таптым!!!))))
Бик ансат, бик ансат
Таптым яр мин сине.
Бик ансат сөйләштек, таныштык.
Бик ансат, бик ансат
Сөештек, яраштык.
Бик ансат табыштык, кавыштык.
Яшәүләр җыр сыман,
Шатлыклар нур сыман.
Без күктә очкан кош түгелме?
Җиңеллек, җиңеллек.
Ләкин ник җиңелдек,
Ни кырды канатын күңелнең?
Җиңеллек, җиңеллек.
Ләкин ник җиңелдек,
Ни кырды канатын күңелнең?
Күңелдә бердәмлек,
Тормышта бергәлек,
Иптәшлек, юлдашлык ник янды?
Син уңга, мин сулга,
Син утка, мин суга
Ник, ярым, кинәттән ташландык?
Әй авыр, әй авыр,
Әй авыр йөрәккә.
Мең пычак төннәрен кадала.
Ни булды соң безгә,
Мәхәббәтебезгә?
Я Раббым, кайгыдан арала.
Ни булды соң безгә,
Мәхәббәтебезгә?
Я Раббым, кайгыдан арала.
кто знает текст песни "Сукыр жырчы"?
напишите, очень прошу, весь инет облазила...(