583 комментария
avatar
Гульназ, спасибо за текст! ;-)
avatar
САНДУГАЧЛАР КАПКАДА

Сандугачымны очырдым
Былбыл тота алмам инде.
Син онытсаң, онытырың,
Мин оныта алмам инде.
Мин оныта алмам инде.

Кушымта:
Сандугачлар капкада,
Канатлары тактада.
Бәгырькәем, мин онытмам
Син оныткан чакта да.
Бәгырькәем, мин онытмам
Син оныткан чакта да.

Сандугачның балалары
Сайрый алмый читлектә.
Кара кашым, карлыгачым,
Күчә алмыймын ничек тә.
Күчә алмыймын инчек тә.

Кушымта

Сандугач баласы булсам,
Күктә очар идем мин.
Синең сөймәсеңне белсәм,
Күптән уләр идем мин.
Күптән уләр идем мин.
avatar
Всем пожалуйста=)))
avatar
Пожалуйста помогите с текстом песни Бик курасэм киля...
avatar
Рэхмэт, Гулназ!!!)))
avatar
БИК КҮРӘСЕМ КИЛӘ

Торсам иртән уйларымда йөртәм.
Төнлә төшләремә керәсең.
Бик сагындым иркәм, нишлим икән?
Бик күрәсем килә күрәсем.
Бик сагындым иркәм, нишлим икән?
Бик күрәсем килә күрәсем.

Әллә ят кешеләр, әллә үзең
Кавышу өметләрен җимерәсең.
Көтә-көтә талды ике күзем,
Эх, күрәсем килә, күрәсем.
Көтә-көтә талды ике күзем,
Эх, күрәсем килә, күрәсем.

Алмаштырмый хатта язган сүзләр,
Алмаштырмый сине бу рәсем.
Белмим инде йөрәк ничек түзәр?
Эх, күрәсем килә, күрәсем.
Белмим инде йөрәк ничек түзәр?
Эх, күрәсем килә, күрәсем.
avatar
О!!! Куп итеп сина рэхмэт Гульназ!!!
avatar
нужны тексты песен: Гузэллекне кур эле,Синсездэ яшэп булмый,Ике йорэк,
Ярый сез бар эле доньяда
avatar
ИКЕ ЙӨРӘК

Океаннар кичәрсең,
Озын юллар үтәрсең.
Сагынам да хатлар язам.
Бәлки кайтып китәрсең.

Кушымта:
Су өстендә балык уйный,
Иртә дими, кич дими.
Ике йөрәк бергә тибә,
Таң атканын да сизми.

Ялгызыма ямансу,
Диңгезләрдә салкын су.
Кайта дигән хәбәреңне
Алып килде агым су.

Кушымта

Чишмәләр арымый микән?
Алар ага да ага.
Чүлләргә таба акмыйлар,
Ага диңгезгә таба.

Кушымта
avatar
ГҮЗӘЛЛЕКНЕ КҮР ӘЛЕ

Үскән чакта күрдеңме син
Ал кояшлы болынны?
Тирбәлешеп искән җилдә
Чәчәк үскән урынны?

Кушымта:

Ныклап кара син дөньяга
Гүзәллекне күр әле.
Аллы-гөлле чәчәкләрдә
Кояшлы болын яме.

Карасаң ныклап дөньяга,
Матурлыкны күрерсең.
Аллы-гөлле чәчәкләрдән
Тәкыялар үрерсең.

Кушымта

Кояш белән бергә торып
Син болынга кил әле.
Аллы-гөлле чәчәкләрне,
Гүзәллекне күр әле.

Кушымта
avatar
СИНСЕЗ ДӘ ЯШӘП БУЛМЫЙ

Таба алмыймын эзләрең дә,
Томанлы ике күзем.
Сиңа дигән чәчәкләрне
Кочаклап калдым үзем.

Кушымта:
Кулларымда сулды чәчәк
Мәхәбәт кенә сулмый.
Яннарыңа да бара алмыйм,
Синсез дә яшәп булмый.
Яннарыңа да бара алмыйм,
Синсез дә яшәп булмый.

Алган сулышны да сиңа
Сулатырдай буламын.
Сиңа дигән гөлләр өчен.
Хәзер үзем суламын.

Кушымта

Җаннарымнан өметләрне
Аралап ала алмадым.
Чәчәк итеп, өзеп ташлар
Чарасын таба алмадым.
avatar
ЭХ, ЯРЫЙ СЕЗ БАР, ЯКЫН ДУСЛАРЫМ

Караңгы көннәрдә,
Йолдызсыз төннәрдә,
Тормышның шәме сүнеп барганда.
Дуслар кулын суза,
Кайгы җиңел уза,
Җылы сүзләре дәва күңелгә.

Кушымта:
Эх, ярый сез бар, якын дусларым,
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым.

Дәртле җырлар булып,
Йөрәгемә кулып,
Ташыганда бәхетем, шатлыгым.
Дусларга өләшсәм,
Сер итеп серләшсәм,
Арта минем күңелем сафлыгы.

Кушымта

Хәсрәт килгәндә,
Язмышлар көлгәндә,
Дусның чыны, ялганы сынала.
Биешеп, җырлашып,
Яшик без гөрләшеп,
Ут уйнатып бергәләп дөньяда
avatar
Рэхмэт голназ)))))))))))
avatar
"Энием" жырынын сузлэрен языгызчы?Рэхмэт
avatar
ӘНИЕМ

Әнкәем, әни, тормышыңда
Соңгы җимеш, соңгы җиңеш.
Үтте бала арасында
Иң соңгысы – соңгы өмет.

Кушымта:
Иң кадерлем, иң сөеклем,
Иң ягымлым, әнкәем, син.
Рәхмәтемне белдерергә
Тагын ниләр әйтәем соң?

Куеныңда гына үстердең
Гомерең буе аермадың.
Ай кояштан алган кебек
Сүрелмәслек нурлар алдым.

Кушымта

Күзләреңнең яктылыгы
Хәтерләтә аяз күкне.
Изгелекне, игелекне
Алар миңа күпне бирде.
avatar
а кто занет слова Tagyin elle nishledem?)
avatar
ТАГЫН ӘЛЛӘ НИШЛӘДЕМ

Төзәлгәндер инде дидем,
Әрнүләрем басылган.
Йөрәк ярам чәнчеп куйды
Яз бөреләр ачылгач.

Кушымта:
Язның ташкыннары сыман
Ярсыдылар хисләрем.
Бер давыллап тынган идем,
Тагын әллә нишләдем.

Инде үтте бугай дисәм
Бик газаплы көннәрем.
Бар икән лә күз дә йоммый
Үткәрәсе төннәрем.

Кушымта

Сәләм әйтеп җибәргәнсең
Яз җилләре артыннан.
Төнге күктә йолдыз булып
Яннарыңа атылам.

Кушымта
avatar
аааа эта)) Бэхет булэк итэ алмадым и Кил каршыма Туган авылым
avatar
БӘХЕТ БҮЛӘК ИТӘ АЛМАДЫМ

Язмыш, диеп, сиңа табындым да,
Ялгышымны соңлап аңладым.
Йөрәгемдә сөю алып килдем,
Бәхет бүләк итә алмадым.

Кушымта:
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзле җаннар, нур көтә.
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!

Иңнәреңә башкаемны салып,
Күз яшьләрем түгеп еладым.
Сабырлыгым сынды, инде нишлим?
Бәхет бүләк итә алмадым.

Кушымта

Өзгәләнмә кайтыр, кайтыр диеп.
Кичер, яннарыңда калмадым.
Бер үкенеч, ай, телгәли җанны,
Бәхет бүләк итә алмадым.
avatar
КИЛ КАРШЫМА ТУГАН АВЫЛЫМ

Эх, сагындым авылымны,
Сызылып аткан таңнарын,
Тугайларын, урманнарын,
Күңелле бала чагын.

Кушымта:
Кил каршыма, туган авылым,
Өзелеп сине сагындым.

Араларда озын юллар,
Көннәр үтә сизелми.
Эх, сагындым, әткәй-әнкәй,
Күрәсем килә сезне.

Кушымта

Кайтыр идем, туган авылым,
Яшьлегемне сагынып.
Күңелемдә тулы сагыш,
Очар идем кош булып.
avatar
Гульнааааз ряхмэт еще рааааз!)) а есть слова Я, Ходаем, артык курмэче?)
avatar
Я, ХОДАЕМ, АРТЫК КҮРМӘЧЕ

Дөнья мәшәкатен бергә күрдек.
Шатлыклары бигрәк аз икән.
Сөю генә түгел, кайгысын да
Уртаклашкан кешем - син, иркәм.

Кушымта:
Киләчәктә булсын балаларның
Бәхетләрен бергә күрәсе.
Сабырлыкка тулган мәхәббәтне
Я, Ходаем, артык күрмәче.

Кайчагында көннәр яктысын да
Караңгы төн итеп санадык,
Авыр чакта тешләр кысып түздек,
Мәхәббәтне гүя сынадык.

Кушымта

Гади хатын булган өчен сөйдем,
Күңелемнән яздым сүзләрем.
Җырларымны сиңа багышладым,
Сандугачлар язды көйләрен.
avatar
а есть "яшисен киля-яшяргя,эшсен киля -эшляргя,яратысын килеп-яратырга язсын"??????
avatar
ЯШИСЕҢ КИЛЕП ЯШӘ

Син яраткан алсу йөзләр
Елмаеп көлеп торсын.
Кая барсаң да өеңә
Кайтасың килеп торсын.

Кушымта:
Гомерең буе яшә син
Бәхет белән янәшә.
Яратасың килеп ярат,
Яшисең килеп яшә.

Диңгезләр сиңа сай булсын,
Дусларың гел бай булсын.
Ходайның рәхмәте белән
Эшләрең гел җай булсын.

Кушымта

Дустыңа, туганнарыңа,
Илгә ышаныч булсын.
Алдагы көннәрең өчен
Күңелең тыныч булсын.

Кушымта
avatar
Спасибо огромное!!!!!!!!!!!!!!!!!

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.