Авторизация
Войти
Регистрация
Восстановление пароля
Логин или эл. почта:
Пароль:
Запомнить меня
Войти
Ваш e-mail
Получить ссылку на изменение пароля
SportOnline.biz
Войти
Зарегистрироваться
Топики
Блоги
Люди
Все
Коллективные
Персональные
Интересные
Новые
Обсуждаемые
TOP
тексты песен
Остальные виды спорта
31 мая 2013, 13:56
Скидываем сюда тексты песен Салавата!!
583
комментария
Yudgin_Khusainov
6 июля 2013, 11:52
↓
0
кайтам але туган якларыма бар мы??? скиньте плиз...
Fdor_Haziev
6 июля 2013, 16:17
↓
0
Дуслар, "Жырламыйча тузэ алмыйм" жырын языгыз, зинхар. Алдан рэхмэт!
Trudniy_Badrutdinova
6 июля 2013, 20:24
↓
0
ҖЫРЛАМЫЙЧА НИЧЕК ТҮЗИМ
Сатана саны дигәннәр
Борынгыдан унөчне
Дисәләр дисеннәр әйдә,
Җырлап җиңик ул көчне.
Кушымта:
Җырламыйча ничек түзим
Күңелдә моңнар чыңлый.
Унөченче тапкыр инде
Дуслар җырымны тыңлый.
Гомерләр бирелә бит ул
Яшен булып яшьнәргә.
Әйтер сүзләрем булганга
Чыгам тагын сәхнәгә.
Кушымта
Сагышларны таратырга
Киләмен сезгә бүген.
Тутырсын йөрәк җырларым
Туган җиремнең күген.
Кушымта
Trip_Islamov
6 июля 2013, 22:34
↓
0
Люди выложите пожалуйста тексты песен Анлашылмый, Бурычларым кала шул инде, Энкэй сина мен рэхмэт, Юллар..... заранее зур рахмят;)
Boris_Sayarovich
6 июля 2013, 22:45
↓
0
Есть у кого нибудь слова "Кыр кызларе" 20 сезон?
Trudniy_Badrutdinova
7 июля 2013, 10:47
↓
0
КЫР КАЗЛАРЫ КИТКӘНДӘ
Кыр казлары оча җылы якка,
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тын һавада моңсу тавышлары
Сәләм булып җилдә тирбәлә.
Саубуллашу җиңел дигән сүзне
Ишетмәдем әле беркемнән.
Бер кыр казы калган аерылып
Үзе очып барган төркемнән.
Иптәшләрен куып җитә алмаса
Ялгыз башы кая сыеныр?
Аңа карап тирән уйга чумдым
Туган илсез яшәү кыендыр.
Trudniy_Badrutdinova
7 июля 2013, 10:52
↓
0
ЮЛЛАР
Юллар мине ничә еллар
Сезнең белән очраштыра
Сагыш тулы күңелләрне
Җырлар белән кавыштыра.
Кушымта:
Җырлар безне дуслаштыра,
Парсызларны кавыштыра.
Юллар, җырлар, минем язмыш,
Бернигәдә алыштырмам.
Күпләр әйтә нигә инде
Ял итмисең бераз гына?
Гел юлларда арыйсыңдыр
Ял кирәк бит батырга да.
Кушымта
Үтеп китсә дә яшьлегем,
Беркайчанда үкенмимен.
Юлларымда, җырларымда
Бәхет, сөю мин телимен.
Trip_Islamov
7 июля 2013, 10:54
↓
0
Гульназ зур рахмят:-****
Trudniy_Badrutdinova
7 июля 2013, 20:08
↓
0
ӘНКӘЙ СИҢА МЕҢ РӘХМӘТ
Өйрәттең безне яшәргә
Тормыш кадерен белеп.
Килгән авырлыкларны да
Үткәрә белдең көлеп.
Кушымта:
Чәчтән генә сыйпасаңда
Югала бөтен хәсрәт.
Барысы, барысы өчен
Әнкәй сиңа мең рәхмәт.
Яшәдең гел безнең өчен,
Уйларыңда гел бала.
Синең кебек мәрхәмәтле
Булса иде һәр ана.
Кушымта
Һәрвакытта янәшәдә
Яшәсәң иде шулай.
Озын гомер бирсә иде
Бүләккә сиңа Ходай.
Trudniy_Badrutdinova
8 июля 2013, 10:56
↓
0
Ilnar Islamov, не за что=)) Остальные песни уже выложены в обсуждении, Бурычларым кала шул инде - на 1 странице, Аңлашылмый - на 6 странице.
Trip_Islamov
8 июля 2013, 11:13
↓
0
Ой рахмят, чтобы я без тебя делал:-*****
Boris_Sayarovich
8 июля 2013, 14:14
↓
0
Спасибо Гульназ большое!)) а может еще есть слова "Ал син минем "?))
Trudniy_Badrutdinova
8 июля 2013, 14:56
↓
0
АЛ СИН МИНЕМ ГӨЛЛӘРЕМНЕ
Үрелеп үскән гөлләремнең
Сиңа бирәм алсуын.
Басылмасмы йөрәгемнең
Җилкенүе ярсуы.
Әйтә алмаган серләремне
Гөлләр сиңа сөйләрләр.
Назламасаң син аларны,
Саргаерлар, кибәрләр.
Сизә торып сөюемне,
Салма мине ялкынга.
Ал син минем гөлләремне
Чын ярату хакына.
Boris_Sayarovich
8 июля 2013, 18:47
↓
0
бик ряхмят!!) обрадовала!))
Trudniy_Badrutdinova
8 июля 2013, 20:26
↓
0
Пожалуйста, Руслан=))
Yudgin_Sadekov
9 июля 2013, 12:16
↓
0
Шефхет туташы бар мы пожалуйста языгыз булса=))
Lfchik_Giniyatullin
9 июля 2013, 14:24
↓
0
Поалуйста помогите с текстом "Кайтам але туган якларыма".
Boris_Sayarovich
9 июля 2013, 17:02
↓
0
А есть слова песни "Дусларга"?)
Trudniy_Badrutdinova
9 июля 2013, 21:36
↓
0
ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ
Кар кызыдай килдең,
Төшләремә кердең.
Коткаручым булып нигәдер.
Елмай әле тагын
Дөньяның шат чагын
Минем дә күрәсем киләдер.
Елмаерга ләкин
Иртәрәктер бәлки,
Иртәрәктер бәлки кем белә..
Көннәр китә җирдән,
Төннәр килә икән.
Сердәш булып кала җил генә.
Шәфкать туташыдай
Кояш сыйпап уза.
Бөтен хәят нурга күмелә.
Соң түгелдер бәлки,
Елмаерга безгә.
Соң түгелдер туташ кем белә.
Trudniy_Badrutdinova
10 июля 2013, 00:06
↓
0
ДУСЛАРГА
Балачакта сандугачтай
Килә иде сайрыйсы.
Мәхәббәтнең иң чибәрен
Килә иде сайлыйсы.
Әле дә истә, әле дә истә
Балачак хыяллары.
Салават күпере кебек
Күңелем хыяллары.
Кушымта:
Сандугачым өйрәт мине,
Өйрәт мине сайрарга.
Сайрармын да, җырлармын да
Иң кадерле дусларга.
Чәчәкле балачагымны
Җылатам әле кайрап.
Сөюемне аңлатырга
Сандугач булып сайрап.
Сандугачым сайра-сайра,
Сайра, син, арганчы.
Сайра диләр халкың өчен
Йөрәгең ярылганчы.
Кушымта
Trudniy_Badrutdinova
10 июля 2013, 17:13
↓
0
Пишу как понимаю, если есть ошибки, тапками не закидывайте=))))
Trudniy_Badrutdinova
10 июля 2013, 17:14
↓
0
КАЙТАМ ӘЛЕ ТУГАН ЯКЛАРЫМА
Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.
Кушымта:
Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Көнне ярып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.
Кушымта
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.
Кушымта
Boris_Sayarovich
10 июля 2013, 17:22
↓
0
ооо))Гульназ ты рулишь!)) еще раз ряхмят!)
Lfchik_Giniyatullin
11 июля 2013, 10:34
↓
0
Спасибо большое Гульназ!
Yudgin_Sadekov
11 июля 2013, 15:38
↓
0
рехмет=)))
Страницы:
последняя
11
10
9
8
7
6
5
4
3
→
Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.
Сатана саны дигәннәр
Борынгыдан унөчне
Дисәләр дисеннәр әйдә,
Җырлап җиңик ул көчне.
Кушымта:
Җырламыйча ничек түзим
Күңелдә моңнар чыңлый.
Унөченче тапкыр инде
Дуслар җырымны тыңлый.
Гомерләр бирелә бит ул
Яшен булып яшьнәргә.
Әйтер сүзләрем булганга
Чыгам тагын сәхнәгә.
Кушымта
Сагышларны таратырга
Киләмен сезгә бүген.
Тутырсын йөрәк җырларым
Туган җиремнең күген.
Кушымта
Кыр казлары оча җылы якка,
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тын һавада моңсу тавышлары
Сәләм булып җилдә тирбәлә.
Саубуллашу җиңел дигән сүзне
Ишетмәдем әле беркемнән.
Бер кыр казы калган аерылып
Үзе очып барган төркемнән.
Иптәшләрен куып җитә алмаса
Ялгыз башы кая сыеныр?
Аңа карап тирән уйга чумдым
Туган илсез яшәү кыендыр.
Юллар мине ничә еллар
Сезнең белән очраштыра
Сагыш тулы күңелләрне
Җырлар белән кавыштыра.
Кушымта:
Җырлар безне дуслаштыра,
Парсызларны кавыштыра.
Юллар, җырлар, минем язмыш,
Бернигәдә алыштырмам.
Күпләр әйтә нигә инде
Ял итмисең бераз гына?
Гел юлларда арыйсыңдыр
Ял кирәк бит батырга да.
Кушымта
Үтеп китсә дә яшьлегем,
Беркайчанда үкенмимен.
Юлларымда, җырларымда
Бәхет, сөю мин телимен.
Өйрәттең безне яшәргә
Тормыш кадерен белеп.
Килгән авырлыкларны да
Үткәрә белдең көлеп.
Кушымта:
Чәчтән генә сыйпасаңда
Югала бөтен хәсрәт.
Барысы, барысы өчен
Әнкәй сиңа мең рәхмәт.
Яшәдең гел безнең өчен,
Уйларыңда гел бала.
Синең кебек мәрхәмәтле
Булса иде һәр ана.
Кушымта
Һәрвакытта янәшәдә
Яшәсәң иде шулай.
Озын гомер бирсә иде
Бүләккә сиңа Ходай.
Үрелеп үскән гөлләремнең
Сиңа бирәм алсуын.
Басылмасмы йөрәгемнең
Җилкенүе ярсуы.
Әйтә алмаган серләремне
Гөлләр сиңа сөйләрләр.
Назламасаң син аларны,
Саргаерлар, кибәрләр.
Сизә торып сөюемне,
Салма мине ялкынга.
Ал син минем гөлләремне
Чын ярату хакына.
Кар кызыдай килдең,
Төшләремә кердең.
Коткаручым булып нигәдер.
Елмай әле тагын
Дөньяның шат чагын
Минем дә күрәсем киләдер.
Елмаерга ләкин
Иртәрәктер бәлки,
Иртәрәктер бәлки кем белә..
Көннәр китә җирдән,
Төннәр килә икән.
Сердәш булып кала җил генә.
Шәфкать туташыдай
Кояш сыйпап уза.
Бөтен хәят нурга күмелә.
Соң түгелдер бәлки,
Елмаерга безгә.
Соң түгелдер туташ кем белә.
Балачакта сандугачтай
Килә иде сайрыйсы.
Мәхәббәтнең иң чибәрен
Килә иде сайлыйсы.
Әле дә истә, әле дә истә
Балачак хыяллары.
Салават күпере кебек
Күңелем хыяллары.
Кушымта:
Сандугачым өйрәт мине,
Өйрәт мине сайрарга.
Сайрармын да, җырлармын да
Иң кадерле дусларга.
Чәчәкле балачагымны
Җылатам әле кайрап.
Сөюемне аңлатырга
Сандугач булып сайрап.
Сандугачым сайра-сайра,
Сайра, син, арганчы.
Сайра диләр халкың өчен
Йөрәгең ярылганчы.
Кушымта
Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.
Кушымта:
Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Көнне ярып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.
Кушымта
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.
Кушымта