Авторизация
Войти
Регистрация
Восстановление пароля
Логин или эл. почта:
Пароль:
Запомнить меня
Войти
Ваш e-mail
Получить ссылку на изменение пароля
SportOnline.biz
Войти
Зарегистрироваться
Топики
Блоги
Люди
Все
Коллективные
Персональные
Интересные
Новые
Обсуждаемые
TOP
тексты песен
Остальные виды спорта
31 мая 2013, 13:56
Скидываем сюда тексты песен Салавата!!
583
комментария
Dimitriy_Muharyamov
10 июня 2013, 18:31
↓
0
ӘТИЕМ
Ф.Мортазин көе, Н.Галимов сүз.
Туган көн бүләгең, чәчәкләр киптеләр,
Кипсә дә, барыбер - саклыймын.
Сыеныр кешем юк, сөенә алмыймын,
Бары тик исемең ятлыймын.
Сагынам, әтием, чәчемнән сыйпавың,
Иркәләп кочуың сагынам.
Кипсә дә чәчәкләр, кочаклап сөйләшәм,
Аерма дигәндәй назыңнан.
Җил-давыл тидерми, кыраулар төшерми
Үстердең чәчәк күк иркәләп.
Син барда, әтием, күз яшем түкмичә,
Еладым бары тик үпкәләп.
Ә хәзер яшемдә ачы тәм сизәмен,
Кайтмавың белсәм дә - көтәмен.
Төшемдә чәчәкләр өзәсең болында,
Шул болын яныннан үтәм мин.
Dimitriy_Muharyamov
11 июня 2013, 00:14
↓
0
ТАТАРСТАН
Р.Андреев көе, Р.Рәкыйпов сүз.
Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.
Мин яратам гүзәл Чаллы ягын,
Киң күңелле Казан каласын.
Кем уйлаган чит җирләрдән килеп,
Татарстан, синдә каласым.
ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ!
Racer_Seyfetdinov
11 июня 2013, 00:34
↓
0
В тексте песни "Килә ява бер болыт" в первой строчке слова перепутаны местами
во третьем куплете такая же ситуация с 1 и 2й строчкой.
Irek_Zakirova
11 июня 2013, 17:50
↓
0
КИЛӘ ЯВА БЕР БОЛЫТ
Р.Ханнанов көе, халык сүз.
Тормыш бит ул бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгшн кебек.
Килә ява, килә ява,
Ияләшкән бер болыт,
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.
Гөл булсам үсәр идем дә,
Җил булсам исәр идем.
Алма булсам алларыңа
Өзелеп төшәр идем.
Абау, Аллам, уф та димим,
Уфтана димәсеннәр.
“Уфтанырга калган бу”, - дип,
Дошманнар көлмәсеннәр.
Irek_Zakirova
11 июня 2013, 18:31
↓
0
ЙӨРӘК ҖЫРЫ
Р.Фазлыев көе, И.Хабибуллин сүз.
Кызыл миләш ачы була,
Үреләм карасына.
Тоз салып китмә, дускаем,
Йөрәгем ярасына.
Күңлем тулса, кереп елыйм
Каеннар арасына.
Соңгы тапкыр карап калыйм
Күзләрең карасына.
Яшьле күзләремне сөртеп,
Сиңа хатлар язамын.
Нишлим, иркәм, бер киңәш бир,
Синең утта янамын.
Күк йөзендә йолдызлар күп,
Минем өчен – син генә.
Кирәкми миңа башкалар,
Сине көтәм – кил генә.
Irek_Zakirova
11 июня 2013, 23:23
↓
0
САФ ХИСЛӘР
Ф.Мортазин көе, Г.Сәрвәрова-Ботабаева сүз.
Җәйләрен мин таңнар атканда,
Болыннар, кырларны буйладым.
Саф хисләр, мәхәббәт хакында
Чишмәләр җырлавын тыңладым.
Саф хисләр яшьлекнең көзгесе,
Сез аны ялгышып ватмагыз.
Мәхәббәт – хисләрнең изгесе,
Мәңгегә югалтмый саклагыз.
Киң сулы Агыйдел ярында
Дулкыннар шаулавын тыңладым.
Тыңлагач, уйлангач, тагын да
Аларның киңәшен аңладым.
Яшьлекнең бизәге таңында
Ишеттем дустымның моңнарын.
Аралар бик ерак булганда,
Онытмам мин аның җырларын.
Irek_Zakirova
11 июня 2013, 23:57
↓
0
ЯЗГАН ИДЕМ ИСЕМЕҢНЕ...
Рим Хәсәнов көе
Харрас Әюп сүзләре
Язган идем исемеңне
Яңа яуган карларга.
Карлар эреп, агып китте
Инде әллә кайларга.
Исемеңне нурлар белән
Күлләргә язган идем.
Күлләр кибеп аккошларны
Кайгыга салган иде.
Исемеңне үргән идем
Кырда үскән гөлләрдән.
Гөлләр кибеп, таралдылар,
Сибелделәр җилләргә.
Калса, калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә.
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә.
Irek_Zakirova
12 июня 2013, 17:20
↓
0
СОҢРАК СИН САГЫНЫРСЫҢ
З.Хәйретдинов көе, З.Дибаева сүз.
Мин синнән киткән көннәрдә
Күз яшьләрем кипмәде.
Көзләр үтеп язлар килде,
Йөрәк шуны сизмәде.
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
“Кайтар үткән көннәрне”, - дип,
Ходайга ялынырсың.
Бик еш төшләремдә күрәм,
Уйлыйсың, уйланасың.
“Бир кулыңны, юатырмын”,
Дигәндә югаласың.
Еллар үтте, хисләр сүнде,
Ерагайды аралар.
Сине хәтерләтеп бары
Сыкрый кайчак яралар.
Irek_Zakirova
12 июня 2013, 17:29
↓
0
КӘККҮК
Ф.Мортазин көе, И.Муллагалиева сүз.
Сансыз көннәремне санама, син,
Күзләреңне яшькә манчыма.
Ышанмыйм мин, кәккүк, юравыңа,
Ышанмыйм мин сиңа тамчы да.
Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
“Гомерләрең ай-һай кыска”, - диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.
Язмыш көткән төгәл саны белән
Җырлангандыр йөрәк кыллары,
Һәм әйткәндер: “Сабый гына әле,
Җырлап калсын дәртле җырларын”.
Маңгаема күптән язылгандыр
Җиргә килгәч, бер көн китәсе.
Ашыкма әле, кәккүк, нигә шулай
Ахыр көннәремне көтәсең?
Irek_Zakirova
12 июня 2013, 17:38
↓
0
КӨТМӘ СИН
Язмышның юллары шулай,
Йөрмә читтә ялгышып.
Гомерләрең узар шулай
Чит җирләрдә адашып.
Көтмә син, көтмә, үпкәләмә,
Арадан җилләр үтте.
Сөюгә сусаган ирен
Хәзер башканы үпте.
Хәсрәтемне таратыйм, дип,
Болыннар буйласам да,
Терсәкне тешләп булмый шул
Тилереп еласаң да.
Исәдер җил, агадыр су,
Карлар күмә яраны.
Гомергә ташлама, дустым,
Өзелеп сөйгән ярны.
Irek_Zakirova
13 июня 2013, 18:15
↓
0
НАЗЛЫ ГӨЛКӘЕМ
Ф.Әхмәт көе, Я.Кәрим сүз.
Сөям, бел, сине,
Сөям гел сине.
Моң-зарларымнан көям шул инде.
Гөлкәем, бәгърем, нишлим соң инде?!
Иртә мин уйлыйм,
Кич тә мин уйлыйм.
Күрсәм үзеңне, һич тә мин туймыйм.
Иркә баладай килче, кил, уйныйм.
Килче, кил, бәгърем,
Кил, кил, серләшик.
Ал чәчәкләрдән илһам эзләшик,
Былбыллар кебек гөр-гөр гөрләшик.
Irek_Zakirova
13 июня 2013, 18:15
↓
0
САЛАВАТ АБЫЙ
С.Низаметдинов көе, М.Кәрим сүз.
Мин һаман да унсигездә кебек,
Бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек.
Кояш бата һаман элекке,
Таңнар ата һаман элекке.
Мин һаман да унсигездә кебек,
Йөрәк һаман шулай түземсез.
Тик 18 яшьлек кызлар гына,
Абый, абый, Салават абый, диләр, шунысы күңелсез.
Нәкъ 18 яшьлек егет кебек,
Мин гашыйкмын бөтен дөньяга.
Йөз хыяллар белән йоклап китәм,
Мең хыяллар белән уянам.
Урамнардан уйнап киткәнем бар,
Иптәш итеп бала-чаганы.
Акыл тешем күптән чыккан инде,
Акыл ягым һаман чамалы.
Irek_Zakirova
14 июня 2013, 00:21
↓
0
ЯЛГЫШУ
Ф.Мортазин көе
Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт,
Өметләрем кебек ап-акны.
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр,
Сагынам шул мин дә ул чакны.
Шомырт чәчкәм, диеп,
Иркәләп һәм сөеп,
Йөрәгемнән урын алдың да,
Ятларны яр иттең, еракларга киттең,
Ялган утка мине салдың да.
Ялгышуым өчен кичер, дисең, кичер.
Юк, кагылма кабат ярама.
Син онытма, дустым, мәхәббәттән өстен
Язмыш барын безнең арада.
Якты яшьлек язын,
Тәүге сөю назын
Кем сагынып искә төшерми?
Йөрәк инде күптән сине гафу иткән,
Тик акылым гына кичерми.
Irek_Zakirova
14 июня 2013, 01:13
↓
0
ЮЛЧЫ
Р.Зарипов көе, Э.Мостафин сүз.
Юллар... Кая гына илтмисез сез адам балаларын. Хәер, юл берәү генә, юнәлешләр – төрле...
Әй, юлчы, кая барасың?
Кереп хәл ал, арысаң.
Бәлки кунып та алырсың
Ходай кушып яр булсаң.
Тир чыгарып чәй эчәрбез,
Гәпләшербез туйганчы
Яшәп карарсың үземдә
Агач яфрак койганчы.
Алмалар җыярбыз бергә,
Өзәрбез чәчәкләрне.
Сагынып искә алырбыз
Иләс-миләс чакларны.
Юкка мени дәшәм сиңа?
Ялгызыма ямансу
Күңелдә сагыш уята
Хәтта яннан аккан су.
Күктә очкан ялгыз кош та
Керә төсле йөрәккә.
Үткәнне искә төшереп
Оя тузгый тирәктә.
Әй, юлчы, зинһар тукта
Учагым сүнеп бара.
Күңелем дә әкренләп
Бу хәлгә күнеп бара.
Изге җан, сизгер җан булсаң,
Өреп җибәр учакка.
Бәлки өметләр терелер
Ике җан тибкән чакта...
Sanek_Mudarisov
14 июня 2013, 13:50
↓
0
Выложите текст "Яш коенще киле каласы", пожалуйста!!!
Irek_Zakirova
14 июня 2013, 16:12
↓
0
ЯШЬ КӨЕНЧӘ КИЛӘ КАЛАСЫ (АК БОЛЫТЛАР)
Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр шул
Яшь көенчә килә каласы.
Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр
Яшь көенчә килә каласы.
Көтеп тормый сине һич тә вакыт
Әллә кая шулай ашыга
Куып тота алмый яшь гомерне
Җәяүле дә, хәтта атлы да.
Яшьлек бит ул бик тиз үтеп китә,
Хәтирәләр генә калдырып.
Чигә чәчкәйләрен агарталар,
Маңгайларда сырлар калдырып.
Irek_Zakirova
14 июня 2013, 21:44
↓
0
СИҢА
Ф.Мортазин көе, Л.Дәүләтова сүз.
Бу тормышта әллә нинди яклар бар,
Үземне дә күралмаган чаклар бар.
Шул чакларда әйтсәм сүзнең авырын
Күңелеңә якын алма, матурым!
Кайчак туры юлдан гына йөрмичә,
Каршымдагы бәхетемне күрмичә,
Ят күзләргә карасам мин, ялгышып,
Ачуланма, гафу ит син, җанашым!
Син – шатлыгым, син – тормышым, тәхетем!
Бөтен уем, яшәешем, бәхетем!
Irek_Zakirova
15 июня 2013, 05:23
↓
0
ТУГАН КӨН
Ф.Мортазин көе, А.Хамзин сүз.
Күңлемдәге теләкләрне гөлләргә үреп бирәм.
Гөлгә күмеп, бүген сине “Кадерлем минем”, - диям.
Туган көнең белән котлыйм, җырлар язам бүләккә
Син гүзәлем, гүзәлкәем, матур бүген бигрәк тә.
Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма.
Туган көнең котлы булсын
Караңгыда югалма!
Карама агым суларга, яшьлегеңне кызганып.
Утырма туган көнеңдә яшьләреңә чыланып.
Иссен җилләр, назлап сине, баш исеннәр каеннар,
Сайрар кошлар каен саен, син дә ела сайраплар.
Көзләр кебек сарыланма, кышлар кебек агарма,
Җәйләр кебек ягымлы бул, өмет багла язларга.
Килер бәхет бик көттереп, шатлыгың да күп булыр.
Газиз әнкәң бүләк иткән иң зур бүләк шул булыр!
Irek_Zakirova
15 июня 2013, 05:38
↓
0
КЫЗЫЛ МИЛӘШ, КАРА МИЛӘШ
Ф.Мортазин көе, Ә.Кәшфуллин сүз.
Кызыл миләш, кара миләш
Җырлап үскәннәр янәш.
Ник соң әле кызыл миләш
Була алмый калган кәләш
Аерылдылар, аерылдылар
Кызыл һәм кара миләш
Аерым, аерым елашалар
Мәңгелек булып сердәш.
Гел ак чәчкәдә язларын
Утыралар назланып.
Кызылы пешә алланып,
Кара миләш балланып.
Ә ник соң кызыл миләшнең
Җимешләре гел ачы.
Икесең ике төрле
Ике төрле язмышы.
Кара миләш җимешләре
Әчкелтем лә, ким тәмле.
Әллә мәхәббәттә микән
Бу дөньяның бар яме?!
Irek_Zakirova
15 июня 2013, 05:56
↓
0
ОЧРАШУ ЭЗЛӘМӘ
Ф.Мортазин көе, З.Гайнуллина сүз.
Еллар аркылы килдең кичегеп,
Үткән сөюне искә төшереп.
Кабат очрашу кирәкме икән
Олы хисләрне уяттып иркә.
Булып кал бары яшьлек ялгышым,
Күңелем түрендә назым, сагышым.
Эзләмә мине, хәзер без бүтән,
Гомерләр үткән, соң инде, иркәм.
Әйләнеп кайтмас, яшьлек тә үткән,
Тәүге сөюләр, беренче үпкән.
Тормыш йомгагын без инде сүткән,
Язмышта безне башкалар көткән.
Irek_Zakirova
15 июня 2013, 18:07
↓
0
СӨЮЕМ БАКЧАСЫ
И.Закиров көе, Ш.Җиһангирова сүз.
Мин аңлыйм, мин сизәм син миннән качасың.
“Көзләре җиткән, - диеп - сөюем бакчасын”.
Күрәмсең көзләрнең ямьнәре ямьлерәк.
Көзләрнең алмасы татлырак, тәмлерәк.
Карасаң, аңларсың күзләрем моңыннан.
Моң түгел, җанымның назлары дум тулган.
Кулыңны селтәмә көзләре җиткән диеп.
Язлары, җәйләре сөюсез үткән диеп.
Күңелнең аклыгы чәчләргә сарылган,
Көз җиткән, сөюнең җетесе кабынган.
Әзермен сөяргә әрнетеп, яндырып,
Китмә син көземне беръялгызым калдырып.
Irek_Zakirova
15 июня 2013, 18:16
↓
0
НӘНИ УЛЫМ (ТӘҮГЕ АДЫМНАР)
А.Валиуллин көе, Д.Абдуллин сүз.
Нәни улым әле ясый
Беренче адымнарын.
Уенчыгын барып ала
Әнисе алдындагын.
Кызык итеп атлап бара
Матур аның йөреше.
Шушыдыр якты дөньяның
Иң гүзәл күренеше.
Чак-чак йөри алганына
Үзе чиксез шатлана.
Күзләреннән тирә-юньгә
Якты нурлар сибелә.
Кычкырып көлеп җибәрә
Барган җиреннән туктап
Бәхетле ана утыра
Һәр хәрәкәтен хуплап
И, бала, гөнаһсыз сабый,
Шатлыгың торсын ташып!
Яшә якты хыялларың
Һәрчак гамәлгә ашып!
Sanek_Mudarisov
16 июня 2013, 14:13
↓
0
Спасибо!
Irek_Zakirova
16 июня 2013, 20:00
↓
0
ТӨНБОЕК БҮЛӘК ИТМӘ
В.Мөхәммәтов көе, Н.Сафина сүз.
Төнбоекның чәчкәләре
Ачылалар төн җиткәч,
Оялып кояш нурыннан
Ябылалар көн тугач.
Төнбоекның чәчкәләре
Нигә болай бик боек?
Сагышларга салмам дисәң,
Бүләк итмә төнбоек
Төнбоекның чәчкәләре
Талпына талгын гына.
Төнбоек чәчкәләрендә
Тик сары сагыш кына.
Сагышларның сарыларын
Бүләк итә күрмә син.
Төнбоек чәчкәләреннән
Такыялар үрмә син.
Irek_Zakirova
16 июня 2013, 20:10
↓
0
ЙӨРМӘ АРТЛАРЫМНАН
И.Галиев көе, Р.Чурагулов сүз.
Артларымнан башка йөрмәче син,
Мин бит инде сиңа суындым.
Күк йөзендә сүнгән йолдызлардай
Йөрәгемнән исемең җуелды.
Безнең хисләр инде сүнгән шәмнәр,
Кире кабынмасын беләсең.
Ә шулай да төнен нигә-нигә
Төнләремә килеп керәсең?!
Йөрмә, йөрмә, йөрмә артларымнан,
“Сөям”, - диеп башка дәшмәмен.
Моңа кадәр синсез яшәгәнмен,
Калганын да синсез яшәрмен.
Еллар үткәч, бик нык теләсәк тә,
Кайтып булмас кире үткәнгә.
Кайтып булыр, яшьлек язларында
Сөйгән кешең өзелеп көткәндә.
Страницы:
последняя
7
6
5
4
3
2
1
→
Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.
Ф.Мортазин көе, Н.Галимов сүз.
Туган көн бүләгең, чәчәкләр киптеләр,
Кипсә дә, барыбер - саклыймын.
Сыеныр кешем юк, сөенә алмыймын,
Бары тик исемең ятлыймын.
Сагынам, әтием, чәчемнән сыйпавың,
Иркәләп кочуың сагынам.
Кипсә дә чәчәкләр, кочаклап сөйләшәм,
Аерма дигәндәй назыңнан.
Җил-давыл тидерми, кыраулар төшерми
Үстердең чәчәк күк иркәләп.
Син барда, әтием, күз яшем түкмичә,
Еладым бары тик үпкәләп.
Ә хәзер яшемдә ачы тәм сизәмен,
Кайтмавың белсәм дә - көтәмен.
Төшемдә чәчәкләр өзәсең болында,
Шул болын яныннан үтәм мин.
Р.Андреев көе, Р.Рәкыйпов сүз.
Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.
Мин яратам гүзәл Чаллы ягын,
Киң күңелле Казан каласын.
Кем уйлаган чит җирләрдән килеп,
Татарстан, синдә каласым.
ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ!
во третьем куплете такая же ситуация с 1 и 2й строчкой.
Р.Ханнанов көе, халык сүз.
Тормыш бит ул бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгшн кебек.
Килә ява, килә ява,
Ияләшкән бер болыт,
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.
Гөл булсам үсәр идем дә,
Җил булсам исәр идем.
Алма булсам алларыңа
Өзелеп төшәр идем.
Абау, Аллам, уф та димим,
Уфтана димәсеннәр.
“Уфтанырга калган бу”, - дип,
Дошманнар көлмәсеннәр.
Р.Фазлыев көе, И.Хабибуллин сүз.
Кызыл миләш ачы була,
Үреләм карасына.
Тоз салып китмә, дускаем,
Йөрәгем ярасына.
Күңлем тулса, кереп елыйм
Каеннар арасына.
Соңгы тапкыр карап калыйм
Күзләрең карасына.
Яшьле күзләремне сөртеп,
Сиңа хатлар язамын.
Нишлим, иркәм, бер киңәш бир,
Синең утта янамын.
Күк йөзендә йолдызлар күп,
Минем өчен – син генә.
Кирәкми миңа башкалар,
Сине көтәм – кил генә.
Ф.Мортазин көе, Г.Сәрвәрова-Ботабаева сүз.
Җәйләрен мин таңнар атканда,
Болыннар, кырларны буйладым.
Саф хисләр, мәхәббәт хакында
Чишмәләр җырлавын тыңладым.
Саф хисләр яшьлекнең көзгесе,
Сез аны ялгышып ватмагыз.
Мәхәббәт – хисләрнең изгесе,
Мәңгегә югалтмый саклагыз.
Киң сулы Агыйдел ярында
Дулкыннар шаулавын тыңладым.
Тыңлагач, уйлангач, тагын да
Аларның киңәшен аңладым.
Яшьлекнең бизәге таңында
Ишеттем дустымның моңнарын.
Аралар бик ерак булганда,
Онытмам мин аның җырларын.
Рим Хәсәнов көе
Харрас Әюп сүзләре
Язган идем исемеңне
Яңа яуган карларга.
Карлар эреп, агып китте
Инде әллә кайларга.
Исемеңне нурлар белән
Күлләргә язган идем.
Күлләр кибеп аккошларны
Кайгыга салган иде.
Исемеңне үргән идем
Кырда үскән гөлләрдән.
Гөлләр кибеп, таралдылар,
Сибелделәр җилләргә.
Калса, калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә.
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә.
З.Хәйретдинов көе, З.Дибаева сүз.
Мин синнән киткән көннәрдә
Күз яшьләрем кипмәде.
Көзләр үтеп язлар килде,
Йөрәк шуны сизмәде.
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
“Кайтар үткән көннәрне”, - дип,
Ходайга ялынырсың.
Бик еш төшләремдә күрәм,
Уйлыйсың, уйланасың.
“Бир кулыңны, юатырмын”,
Дигәндә югаласың.
Еллар үтте, хисләр сүнде,
Ерагайды аралар.
Сине хәтерләтеп бары
Сыкрый кайчак яралар.
Ф.Мортазин көе, И.Муллагалиева сүз.
Сансыз көннәремне санама, син,
Күзләреңне яшькә манчыма.
Ышанмыйм мин, кәккүк, юравыңа,
Ышанмыйм мин сиңа тамчы да.
Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
“Гомерләрең ай-һай кыска”, - диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.
Язмыш көткән төгәл саны белән
Җырлангандыр йөрәк кыллары,
Һәм әйткәндер: “Сабый гына әле,
Җырлап калсын дәртле җырларын”.
Маңгаема күптән язылгандыр
Җиргә килгәч, бер көн китәсе.
Ашыкма әле, кәккүк, нигә шулай
Ахыр көннәремне көтәсең?
Язмышның юллары шулай,
Йөрмә читтә ялгышып.
Гомерләрең узар шулай
Чит җирләрдә адашып.
Көтмә син, көтмә, үпкәләмә,
Арадан җилләр үтте.
Сөюгә сусаган ирен
Хәзер башканы үпте.
Хәсрәтемне таратыйм, дип,
Болыннар буйласам да,
Терсәкне тешләп булмый шул
Тилереп еласаң да.
Исәдер җил, агадыр су,
Карлар күмә яраны.
Гомергә ташлама, дустым,
Өзелеп сөйгән ярны.
Ф.Әхмәт көе, Я.Кәрим сүз.
Сөям, бел, сине,
Сөям гел сине.
Моң-зарларымнан көям шул инде.
Гөлкәем, бәгърем, нишлим соң инде?!
Иртә мин уйлыйм,
Кич тә мин уйлыйм.
Күрсәм үзеңне, һич тә мин туймыйм.
Иркә баладай килче, кил, уйныйм.
Килче, кил, бәгърем,
Кил, кил, серләшик.
Ал чәчәкләрдән илһам эзләшик,
Былбыллар кебек гөр-гөр гөрләшик.
С.Низаметдинов көе, М.Кәрим сүз.
Мин һаман да унсигездә кебек,
Бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек.
Кояш бата һаман элекке,
Таңнар ата һаман элекке.
Мин һаман да унсигездә кебек,
Йөрәк һаман шулай түземсез.
Тик 18 яшьлек кызлар гына,
Абый, абый, Салават абый, диләр, шунысы күңелсез.
Нәкъ 18 яшьлек егет кебек,
Мин гашыйкмын бөтен дөньяга.
Йөз хыяллар белән йоклап китәм,
Мең хыяллар белән уянам.
Урамнардан уйнап киткәнем бар,
Иптәш итеп бала-чаганы.
Акыл тешем күптән чыккан инде,
Акыл ягым һаман чамалы.
Ф.Мортазин көе
Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт,
Өметләрем кебек ап-акны.
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр,
Сагынам шул мин дә ул чакны.
Шомырт чәчкәм, диеп,
Иркәләп һәм сөеп,
Йөрәгемнән урын алдың да,
Ятларны яр иттең, еракларга киттең,
Ялган утка мине салдың да.
Ялгышуым өчен кичер, дисең, кичер.
Юк, кагылма кабат ярама.
Син онытма, дустым, мәхәббәттән өстен
Язмыш барын безнең арада.
Якты яшьлек язын,
Тәүге сөю назын
Кем сагынып искә төшерми?
Йөрәк инде күптән сине гафу иткән,
Тик акылым гына кичерми.
Р.Зарипов көе, Э.Мостафин сүз.
Юллар... Кая гына илтмисез сез адам балаларын. Хәер, юл берәү генә, юнәлешләр – төрле...
Әй, юлчы, кая барасың?
Кереп хәл ал, арысаң.
Бәлки кунып та алырсың
Ходай кушып яр булсаң.
Тир чыгарып чәй эчәрбез,
Гәпләшербез туйганчы
Яшәп карарсың үземдә
Агач яфрак койганчы.
Алмалар җыярбыз бергә,
Өзәрбез чәчәкләрне.
Сагынып искә алырбыз
Иләс-миләс чакларны.
Юкка мени дәшәм сиңа?
Ялгызыма ямансу
Күңелдә сагыш уята
Хәтта яннан аккан су.
Күктә очкан ялгыз кош та
Керә төсле йөрәккә.
Үткәнне искә төшереп
Оя тузгый тирәктә.
Әй, юлчы, зинһар тукта
Учагым сүнеп бара.
Күңелем дә әкренләп
Бу хәлгә күнеп бара.
Изге җан, сизгер җан булсаң,
Өреп җибәр учакка.
Бәлки өметләр терелер
Ике җан тибкән чакта...
Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр шул
Яшь көенчә килә каласы.
Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр
Яшь көенчә килә каласы.
Көтеп тормый сине һич тә вакыт
Әллә кая шулай ашыга
Куып тота алмый яшь гомерне
Җәяүле дә, хәтта атлы да.
Яшьлек бит ул бик тиз үтеп китә,
Хәтирәләр генә калдырып.
Чигә чәчкәйләрен агарталар,
Маңгайларда сырлар калдырып.
Ф.Мортазин көе, Л.Дәүләтова сүз.
Бу тормышта әллә нинди яклар бар,
Үземне дә күралмаган чаклар бар.
Шул чакларда әйтсәм сүзнең авырын
Күңелеңә якын алма, матурым!
Кайчак туры юлдан гына йөрмичә,
Каршымдагы бәхетемне күрмичә,
Ят күзләргә карасам мин, ялгышып,
Ачуланма, гафу ит син, җанашым!
Син – шатлыгым, син – тормышым, тәхетем!
Бөтен уем, яшәешем, бәхетем!
Ф.Мортазин көе, А.Хамзин сүз.
Күңлемдәге теләкләрне гөлләргә үреп бирәм.
Гөлгә күмеп, бүген сине “Кадерлем минем”, - диям.
Туган көнең белән котлыйм, җырлар язам бүләккә
Син гүзәлем, гүзәлкәем, матур бүген бигрәк тә.
Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма.
Туган көнең котлы булсын
Караңгыда югалма!
Карама агым суларга, яшьлегеңне кызганып.
Утырма туган көнеңдә яшьләреңә чыланып.
Иссен җилләр, назлап сине, баш исеннәр каеннар,
Сайрар кошлар каен саен, син дә ела сайраплар.
Көзләр кебек сарыланма, кышлар кебек агарма,
Җәйләр кебек ягымлы бул, өмет багла язларга.
Килер бәхет бик көттереп, шатлыгың да күп булыр.
Газиз әнкәң бүләк иткән иң зур бүләк шул булыр!
Ф.Мортазин көе, Ә.Кәшфуллин сүз.
Кызыл миләш, кара миләш
Җырлап үскәннәр янәш.
Ник соң әле кызыл миләш
Була алмый калган кәләш
Аерылдылар, аерылдылар
Кызыл һәм кара миләш
Аерым, аерым елашалар
Мәңгелек булып сердәш.
Гел ак чәчкәдә язларын
Утыралар назланып.
Кызылы пешә алланып,
Кара миләш балланып.
Ә ник соң кызыл миләшнең
Җимешләре гел ачы.
Икесең ике төрле
Ике төрле язмышы.
Кара миләш җимешләре
Әчкелтем лә, ким тәмле.
Әллә мәхәббәттә микән
Бу дөньяның бар яме?!
Ф.Мортазин көе, З.Гайнуллина сүз.
Еллар аркылы килдең кичегеп,
Үткән сөюне искә төшереп.
Кабат очрашу кирәкме икән
Олы хисләрне уяттып иркә.
Булып кал бары яшьлек ялгышым,
Күңелем түрендә назым, сагышым.
Эзләмә мине, хәзер без бүтән,
Гомерләр үткән, соң инде, иркәм.
Әйләнеп кайтмас, яшьлек тә үткән,
Тәүге сөюләр, беренче үпкән.
Тормыш йомгагын без инде сүткән,
Язмышта безне башкалар көткән.
И.Закиров көе, Ш.Җиһангирова сүз.
Мин аңлыйм, мин сизәм син миннән качасың.
“Көзләре җиткән, - диеп - сөюем бакчасын”.
Күрәмсең көзләрнең ямьнәре ямьлерәк.
Көзләрнең алмасы татлырак, тәмлерәк.
Карасаң, аңларсың күзләрем моңыннан.
Моң түгел, җанымның назлары дум тулган.
Кулыңны селтәмә көзләре җиткән диеп.
Язлары, җәйләре сөюсез үткән диеп.
Күңелнең аклыгы чәчләргә сарылган,
Көз җиткән, сөюнең җетесе кабынган.
Әзермен сөяргә әрнетеп, яндырып,
Китмә син көземне беръялгызым калдырып.
А.Валиуллин көе, Д.Абдуллин сүз.
Нәни улым әле ясый
Беренче адымнарын.
Уенчыгын барып ала
Әнисе алдындагын.
Кызык итеп атлап бара
Матур аның йөреше.
Шушыдыр якты дөньяның
Иң гүзәл күренеше.
Чак-чак йөри алганына
Үзе чиксез шатлана.
Күзләреннән тирә-юньгә
Якты нурлар сибелә.
Кычкырып көлеп җибәрә
Барган җиреннән туктап
Бәхетле ана утыра
Һәр хәрәкәтен хуплап
И, бала, гөнаһсыз сабый,
Шатлыгың торсын ташып!
Яшә якты хыялларың
Һәрчак гамәлгә ашып!
В.Мөхәммәтов көе, Н.Сафина сүз.
Төнбоекның чәчкәләре
Ачылалар төн җиткәч,
Оялып кояш нурыннан
Ябылалар көн тугач.
Төнбоекның чәчкәләре
Нигә болай бик боек?
Сагышларга салмам дисәң,
Бүләк итмә төнбоек
Төнбоекның чәчкәләре
Талпына талгын гына.
Төнбоек чәчкәләрендә
Тик сары сагыш кына.
Сагышларның сарыларын
Бүләк итә күрмә син.
Төнбоек чәчкәләреннән
Такыялар үрмә син.
И.Галиев көе, Р.Чурагулов сүз.
Артларымнан башка йөрмәче син,
Мин бит инде сиңа суындым.
Күк йөзендә сүнгән йолдызлардай
Йөрәгемнән исемең җуелды.
Безнең хисләр инде сүнгән шәмнәр,
Кире кабынмасын беләсең.
Ә шулай да төнен нигә-нигә
Төнләремә килеп керәсең?!
Йөрмә, йөрмә, йөрмә артларымнан,
“Сөям”, - диеп башка дәшмәмен.
Моңа кадәр синсез яшәгәнмен,
Калганын да синсез яшәрмен.
Еллар үткәч, бик нык теләсәк тә,
Кайтып булмас кире үткәнгә.
Кайтып булыр, яшьлек язларында
Сөйгән кешең өзелеп көткәндә.