583 комментария
avatar
УФТАНМА
Р.Ханнанов көе, халык сүз.

Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, диеп,
Чал чәчең күрсәң дә, уфтанма.
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә,
Уфтанма, уфтанма, уфтанма.

Уфтанма, бит синең ул узган гомерең,
Уйнап, көлеп кенә үтмәгән.
Сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык,
Якты көн әле бит бетмәгән.
avatar
ЯЛГЫЗ КАЛДЫРМАГЫЗ СӨЙГӘННӘРНЕ
З.Хәйретдинов көе.

Үз-үземә урын таба алмыйм,
Ялгызлыктан җаным суынды.
Син утырткан тәрәз гөлләремә,
Ялгыз калгач күңелем сыенды.

Ялгыз калгач – сөю арта, диеп,
Ялгышмагыз – сөю сынала.
Ялгыз калдырмагыз сөйгәннәрне,
Ялгыз тормыш – яме югала.

Сүрән итеп тоям аяз көнне,
Көләч йөзең көлеп тормаса.
Нигә сод ул дөнья матурлыгы,
Мәхәббәтең балкып тормаса.

Кайчак ялгыз торып кара, диеп,
Сабырлыгым мине сынады.
Ялгызлыктан авыр нәрсә юктыр,
Сынау белән инде соңладым.
avatar
СИРАТ КҮПЕРЕ
Ф.Якшимбетов көе, Р.Гыймадиев сүз.

Язмасын ялгыз калырга
Тормыш шаулап торганда.
Әйләнә-тирә ягыңда
Кешеләр кайнаганда.

Беркайчан да онытмагыз
Алда сират күпере.
Әниләр безне кичерер,
Тик Ходай кичерерме?!

Күрәчәк килми кычкырып,
Көнне-төнне белми ул.
Ялгызны яклар кеше юк,
Кеше белән бергә бул!

Санасаң, санап бетмәслек,
Ялгыз әти-әниләр.
Кичә ил тоткасы булган,
Бүген тере ятимнәр.
avatar
Дусларым жырынын сузлэрен яза алмассыз микэн?!)))))
avatar
Ак бүре
И.Закиров,Р.Минуңнулин

Әкияттәге Ак бүре,
Ул безнең якта гына,
Ак бәхетләр алып килсен
Ул кирәк чакта гына.

Безнең якта күңелләрнең
Изге төре,ак төре.
Ак бәхетләр алып кил син
Әй,Ак бүре,Ак бүре.

Безнең якта җырлы урман,
Керсәң,җырлата торган,
Оҗмах кошлары сайрыйдыр,
Яңгырап тора җырдан.

Авылымның гүзәллеге
Әкияттән ким түгел,
Әллә шуңа,әллә шуңа
Яратмый мөмкин түгел.

Изге сулы чишмә ага
Авылым уртасыннан,
Бер генә авыз итсәң дә,
Бәхетләр арта сыман.

Безнең якта күңелләрнең
Изге төре,ак төре.
Ак бәхетләр алып килче
Әй,Ак бүре,Ак бүре.
avatar
Аллага шөкер
Р.Хәкимов

Бер максатсыз,гел заяга
Узмасын гомер.
Исәнмесез,яшибез без,
Аллага шокер.

Кайгы белән,шатлык белән
Бу гомер уза.
Без бит бергә,шунысы шатлык,
Аллага шокер.

Алла боерса,җырларбыз без
Узганчы гомер.
Исәнмнсез,җырлыйбыз без,
Аллага шөкер.
Без бит бергә,шунысы шатлык,
Аллага шөкер.
avatar
Сау булыгыз дуслар
Татар халык җыры

Ак Ырымбур кала,сәхрә,дала,
Күккә тиеп тора манара.
Сау булыгыз,дуслар,без китәбез,
Бәлки күрешә алмабыз тиз ара.

Ак Ырымбур кала,сәхрә,дала,
Күккә тиеп тора кара тау.
Сау булыгыз,дуслар,без китәбез,
Бәлки күрешә алмабыз,исән-сау.

Ак Ырымбур кала,сәхрә,дала,
Йолкылары чыккан бәйгегә.
Сау булыгыз,дуслар,без китәбез,
Бәлки күрешә алмабыз мәңгегә.
avatar
БУРЕ

Эдуард Мустафин сүз.
Рөстәм Зарипов көе.

Урманга карый дип гаеплилар
Бүректәге бүре баласын.
Бәгырьсезләр мәңге аңлый алмый
Нарасыйның йөрәк ярасын.

Әдәм исе сеңгән йонлач бүрек
Җәнлек тунап теккән киемдер.
Бүре балакайга аның өчен
Кичерегез җәннәт түгелдер.

Ә бүреккә аны аучы салган
Атып алгач газиз әнкәсен.
Бәйгә күнектереп бәләкәйдән
Эткә әйләндерү максатын.

Урманга карый дип гаеплиләр
Бүректәге нәни бүрене.
Ә бит ул тумыштан Ватан – пәрвар
Шуңа илен барлый үрелеп.

avatar
ӘЙ ДОНЬЯСЫ

Рәис Гыймадие сүз.
Альфред Якшимбетов көе.

Яшь өстәлә барган саен
Нечкәрә икән күңел.
Гомер атын тыялмасаң
Туктатып тору читен.

Кушымта:

Әй доньясы, әй доньясы
Куа адәм баласы.
Тоталсаң да, югалтсаң да
Барыбер картаясы.

Ат сыртыннан егылмадык,
Дулаган чагын да да.
Тормыш йөген юлсыз җирдән
Үзебез тарткан да.

Нинди җылы көн булмасын,
Кичен барыбер салкын
Көзләр килми калмас инде
Җан өшерлек булмаысын.

avatar
ҖЭЯУЛЕ БУРАН

Нәкый Галимов сүзләре.
Фирзәр Мортазин көе.

Язлар, җәйләр үтеп киткән.
Сизмәдем көз җиткәнен.
Җүләр яшьлек, егет чакның
Гомерләрнең үткәнен.

Кушымта:

Җәяүле буран йогерә - йогерә,
Җилләрне уза – уза,
Мин дә ияреп йөгердем,
Доньяны куа – куа.

Тоталмагач туктап калдым,
Җилләр киттеләр инде.
Үпкәләүдән тулган яшьләр
Күптән киптеләр инде.

Хәзер үпкәләр кешем юк,
Үземә үпкәлиләр.
Хәлең бетсә йөгерергә
Этәләр, төрткәлиләр.

Җәяүле буран йогерә - йогерә,
Җилләрне куа – куа,
Гомеркәйләр гөрләп уза,
Яшәүдән соң кем кала?

avatar
ЕГЕТ ЧАКТА
Радик Хәкимҗанов сүзләре.
Ришат Шәйхетдинов көе.

Егет чакта кызлар үтсә
Кызыгып кала идек
Я берәр сүз әйтеп шунда
Кызыгын таба идек.

Кушымта:

Яшьлек үткән инде күптән,
Безгә акыл утырган.
Тик hаман да кызлар күрсәк,
Йөрәк шайтан котыра.

Егет чакта ят кыз күрсәк
Артыннан чаба идек.
Хыялларда аны үбеп,
Төннәрен яна идек.

Кайчак юктан барын табып,
Шаяртып ала идек,
Сөйгәннәрнең исемнәрен
Җырларга сала идек.

avatar
КҮЗЛӘРЕМ ТАЛДЫ ИНДЕ
Рәисә Имамиева көе.

Чәчәкләрем җилгә очты,
Кыраулар алды инде.
Яшьли сөйгән матур ярлар
Ятларга калды инде.

Утлардан алды да язмыш,
Суларга салды инде.
Йөргән юлларыңа карап
Күзләрем калды инде.

Алма биреп кызыктырып
Үзеңә алдым инде.
Ятларда калган ярларны
Сөяргә калды инде.

Чәчәкләрем җилгә очты,
Кыраулар алды инде.
Бер күрергә моң – зар булып
Яшьәргә калды инде.
avatar
СИНЕ КӨТӘМ
А.Якшимбетов көе, Р.Гыймәдиев сүз.

Килче, иркәм, яннарыма,
Синсез миңә ямансу.
Без елганың ике яры
Ә мәхәббәт - агым су.

Карама, иркәм, карама,
Карамачы ятларга.
Чын мәхәббәт ике килми,
Кирәк аны сакларга.

Сайрама, былбыл, сайрама,
Кунып зифа камышка.
Күңелләрем тулган вакыт
Салма мине сагышка.

Тарала чәчем, тарала,
Толым, толым урала.
Чын ярату айлар түгел,
Гөмер буе сынала.
avatar
ТУГАН ЙОРТ

Рәис Гыймәдиев сүзләре.
Альфред Якшимбетов көе.

Өй җылысы әнкәй моңы
Сенгән минем каныма.
Өйдә җанга тынгы табам
Сөйләр сүзем тын гына.

Кушымта:

Туган өемнең түренә
Куйдым түгәрәк өстәл.
Тирәли безне җыяр ул,
Өйгә бәрәкәт өстәр.

Пәрдәләрдә чиккән чәчә,
Гөлләр тәрәз төбендә.
Анда тормыш анда яшәү
Кайнап тора бүген дә.

Санамаган чакрымнарны
Үткән әни бу өйдә.
Тырыш булырга өйрәндек
Аңа ияреп без дә.

avatar
ЙӨРӘК КЕНӘ КАЛДЫ ЯШЬ КИЛЕШ

Наилә Сарманаева сүзләре.
Илдус Низамов көе.

Әле генә бар да алда иде,
Күңел яна иде яшьлектә,
Җитмәс кебек иде миңа картлык
Бу доньяда мең ел яшәп тә.

Кушымта:

Гөмер бүлгәләнде телем – телем,
hәр мизгелгә чыкты бер өлеш.
Тән картайды, күңел белән җаным
hәм җырларым калды яшь килеш.

Ходай язган гөмер юлы буйлап,
Каршы атлый иде картлыгым.
Күрәсезме икән, дәвам булып
Балаларга күчә яшьлегем.

“ Шатлык түгел “, - диләр, тик шулай да,
Картлык көнен килә күрәсе.
Япь – яшь кенә килеш бу доньяны
Бер дә килми ташлап китәсе
avatar
АНЛАШЫЛМЫЙ

Вазыйх Фатыйхов сүзләре.
Габдразак Мингалиев көе.

Бушка узган гөмерләр бар,
Бушка үткән сәгәтьләр бар.
Түзем чиген узган чакта
Кулдан тоткан әдәпләр.
Елап коелган яшьләр бар,
Кыйнап коелган яшьләр.

Кушымта:

Булган, була, булачак та
Без аңламас гөмерләр.
Ник туганын белми китә
Кайчак җирдән әдәмнәр.

Сөеп тумаган ярлар бар,
Яшәп туймаган ярлар.
Бергә яшәп тә бер – берсен
Күрә алмаган парлар.
Кыя сөймәс бөркетләр бар,
Кеше сөймәс кешеләр.
Гөмер буе күрше яшәп
Күрешмәгән күршеләр.

avatar
КҮЗ САЛ СИН КҮЗЕМӘ

Ләйлә Дәүләтова сүзләре.
Альфред Якшимбетов көе.

Син мине белмисең,
Берни дә сизмисең.
Күрмисең күңелә ни барын.
Ишетер йөрәгең
Миңа син кирәген,
Тоярсың башкага юл тарын.

Әйтергә ашкынып.
Йөрәгем ташкынын,
Күңелдә җыелды сүзләрем.
Хисләрем аңласаң,
Бер назлап карасаң
Барысын аңлатыр күзләрем.

Күзләр дә сөйлиләр,
Ялганны сөймиләр,
Аңлыйлар яныуны - көюне.
Күз сал син күземә,
Ул сөйләр үзеңә
Телләрем әйтә алмас сөюне.
avatar
ЯШЬЛЕККӘ АЛЫП КАЙТАМ

Рәмил Чурагулов сүзләре.
Айрат Галиуллин көе.

Әй, газиз туфрагым,
Туып – үскән ягым.
Беләм синдә бетмәс моң барын.
Җәен – кышын тынмый,
Чишмәләрең җырлый –
Әнкәмнең бишек җырларын.

Кушымта:

Гармун уйныйм урамнарда
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрнең күңелләрен,
Яшьлегемә алып кайтам мин!

Шул ук авыл да ул,
Тик үзгәргән авыл,
Ник югалган икән җыр моңнар
Телсез булып калган,
Җыр моңнарсыз калган
Без үскәндә тарткан гармуннар.

Авыл – туган бишек,
Хәлкәйләрең ничек?
Үзгәрттеме еллар давылы
Җыр - моңлы улыңны
Газиз гармуныңны
Сагынасыңмы син, авылым.
avatar
АХШАМ ГӨЛЛӘРЕ

Кояш батып тәмам күмелгәч,
Ахшам ача серле күзләрен.
Мәгълүм булган ахшам намазы да
Шәфкәть беткәч көйли серле күзләрен.

Хуш исләрен бөрки и ахшам гөлләр.
Шәфкәть вакытында ачыла күзләре.
Ураза тотып намаз укыганда
Азан әйтә ахшам гөлләре.
Азан әйтә ахшам гөлләре

Бәхет юлы – изге намазда,
Алланы ислә исән чагында,
Пәйгәмбәрнең хадисләрен укы.
Рәхмәтеннән җуймас шул чакта.
Бәхет юлы – изге намазда.

Без гыйбадәт кылып ярдәм сорарга
Башка затлар юк бит доньяда.
Аллаhа Тәгалә бер генә.
Изгелеккә өнди – күр генә,
Изгелеккә өнди – күр генә.
avatar
УРАМНАРДА ӘЛЕ УТ СҮНМӘГӘН

Ринат Мөслимов сүзләре.
Фирзәр Мортазин.

Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Гашыйклар да бер дә күренми.
Өй алдында ялгыз басып торам,
Төрле уйлап - уйлап иренми.

Кушымта:

Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Дусларыңа сөйлә хәлеңне.
Аңламаган кешегә хәл сөйләп,
Әрәм итмә тәмле телеңне.

Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Ишекләрнең элмә әле келәсен
Үзең күреп бераз сөйләшмичә,
Кеше хәлен ничек беләсең.

Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Җылы сүзләр йөрәк көйдерми.
Хәлләреңне кайсы уртаклашыр,
Кайсы көлеп йөрер сиздерми
avatar
ЯШИСЕ КИЛӘ

В.Камалетдин сүзләре.
Сәет Абдуллин көе.

Тирә - яктан яуган кардан яз исе килә.
Кайгыларны якка куеп
Яшисе килә.
Кайгыларны якка куеп,
Сырхауларны ерак куып
Яшисе килә, яшисе килә.

hаваларда борын ярып яз исе килә.
Күңелләрдә шатлык табып
Яшисе килә.
Күңелләрдә шатлык табып
Ташып тора хисләр тавы.
Яшисе килә, яшисе килә.

Кош – кортларның тавышыннан яз исе килә
Бурычларны бирер өчен
Яшисе килә.
Бурычларны бирер өчен.
Дус ишләрне күрер өчен
Яшисе килә, яшисе килә.
avatar
ӨМЕТСЕЗ ДИМӘ СӨЮНЕ
И.Низамов көе, Ф.Әмәк сүз.

Өзгән гөлем сулмас миннән,
Өздереп бер карасам.
Өметсез димә сөюне,
Йөрәгеңә ут салсам.

Тәүге мәхәббәт сердәшем,
Сандугачым, гөлем син.
Моң түгелер күңелемнән,
Таянычым, җырым син.

Сагышлар саргайтыр, диеп,
Курыксам, сөймәс идем.
Онытты дигән сүзләргә
Ышанмас, килмәс идем.

Сынмасын күңел канатым,
Ишетсен аны ярым.
Парлы сандугачлар кебек
Гомерлек булсын парым.
avatar
"хуш инде" знает кто нибудь слова?
avatar
Скиньте плз Симетбаш слова!
avatar
АВТОУЗЫШЧЫЛАР (Автогонка)
САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ сүз., И.Низамов көе

Борылышлар тормыштагы кебек,
Беркем белми ниләр көтәсен.
Осталыкка кушып кыюлыкны
Бу юларны шулай үтәсең.

Казан, Мәскәү, Герман җирләрендә
Җиңү яулый безнең егетләр.
Бу җиңүләр соңгы булмасыннар,
Өзелмәсен безнең өметләр.

Безнең язмыш Ходай кулларында,
Дога белән чыгам юлларга.
Тимер атым туктый, түзә алмыйча,
Кайчак түзми көчле куллар да.

Кайвакытта җитми борылышлар,
Кайчак җитми кала бер карыш.
Өйрәнәбез, чыныгабыз синдә,
Мәңге яшә, яшә, әй, ярыш!

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.