583 комментария
avatar
ЛӘЙСӘНГӘ
САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ көе һәм сүз.

Йолдыз бүләк итмим, чөнки буем җитми.
Бүләк итәм сиңа чын сөю.
Әгәр булсак бергә, кайгың булмас бер дә,
Урап узар яну һәм көю.

Кызлар бирсә сәлам, сиздермичә алам,
Ошап бетмәс диеп үзеңә.
Карашыңнан сизәм, мин күптәннән сизгән
Көнләшүең чыккан йөзеңә.

Әгәр булсаң җилкән, мин кем булыйм икән?
Булыйм микән әллә җил-давыл?
Юк мин давыл булмам, җиңә алмассың, алмам!
Давылда җилкәнгә бик авыр.
avatar
Выложите пожалуйста текст песни "Пар балдаклар"..
avatar
ПАР БАЛДАКЛАР
Ф.Мортазин көе, З.Вәлиәхмәтова сүз.

Пар балдаклар алар – вәгъдәләшкән парлар,
Берсен-берсе сөйгән ике яр.
Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын
Бер-береңә биргән балдаклар.

Сүрелмәсен иде бик тиз генә хисләр,
Пар балдаклар ныграк бәйләнсен.
Тапланмасын аклык, югалмасын сафлык,
Сөю гомерлеккә әйләнсен.

Пар балдаклар бергә нурлар сибәр җиргә
Бары бергә парлы булганда.
Юлны якты итәр, гомерлеккә җитәр
Тормыш сукмакларын узганда.
avatar
Спасибо Лейсан большое!
avatar
Выложите плиз слова песни "Кайтам әле туган якларыма"
avatar
Сэйгэн ярым мина ачуланма жырынын сузлэрен языгызчы???
avatar
СӨЙГӘН ЯРЫМ, МИҢА АЧУЛАНМА
М.Шәрәфетдинов көе.

Сөйгән ярым, миңа ачуланма,
Төшләреңә кереп йөдәтсәм.
Шәмдәлләрдә янган утлар булып,
Нурлы йөзләреңне күзәтсәм.

Сөйгән ярым, миңа ачуланма,
Юлларыңда чәчәк булмасам.
Синең серле зәңгәр күзләреңә
Шаян нурлар сибә алмасам.

Сөйгән ярым, миңа ачуланма,
Таң йолдызы булып янмасам.
Тулган айның якты нуры булып,
Яннарыңа килә алмасам.
avatar
"Кайтам әле туган якларыма"
avatar
казанда торсан иде жырнын сузлэрен языгызчы?
avatar
КАЗАНДА ТОРСАҢ ИДЕ
Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүз.

Таулы-таулы тирәләрең
Күкләргә тияр сыман.
Таллы-таллы тирәкләрең
Күлләргә кереп чумган.

Сине миңа бәйли торган
Бауларың булса иде.
Дус–ишләрем сезнең белән,
Җан дусларым сезнең белән
Казанда торсаң иде.

Ярсу–ярсу йөрәкләрнең
Күбесе синдә туган.
Моңсу –моңсу күңелләрнең
Хәсрәтен шатлык куган.

Янып-көеп яшик әле
Эх, гузәл туган якта.
Уйнап-биеп җырлыйк әле,
Казаным, синең хакта.
avatar
Лэйсэн матурым Салаватнын, бер жыры мина ошый шуны яза аласынмы, " ялгыз хатын , ялгыз каен ,
avatar
Мин Лэйсэн тугел конечно:)ну жыр сина табып бирдем Ильназ:)
ЯЛГЫЗ ХАТЫН
Ф.Мортазин көе, Р.Хакимзянов сүз.

Ялгыз хатын, ялгыз каен,
Өзгәли көзге җилләр.
Яфраклар иртә саргайган,
Әллә чит туган илләр.

Сыгылсаң да, сына күрмә,
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.

Ялгыз хатын, ялгыз каен,
Ялгыз булу кыендыр.
Янында бит сөйгәне юк,
Әй, Ходаем, сыендыр.

Елар чакта елмаясың,
Яшисең әрнеп, көеп.
Көтәсең бердән-береңне,
Сүнмәгән соңгы өмет.
avatar
МАРАТ БИК ЗУР РЭХМЭТ!!!!!!!!!!!!!!!!!!
avatar
Лэйсан зур рэхмэт сина,сина авыр булмаса тагын ике жырнын сузлэрен яза алмыйсынмы? Сагынырсын,жэяуле буран....
avatar
"Ялгыз хатын" дигән җырның сүзләре группада бар (no32)
avatar
САГЫНЫРСЫҢ
С.Низаметдинов көе, Г.Каюмов сүз.

Сагынырсың әле син дә бер,
Искә төшәр юләр яшьлегең.
Йөгереп, килеп, кочкан итеп,
Күрсәтер йокыңда төшләрең.

Сагынырсың әле тагын бер,
Кергәч тә йөзеңә күзләрең.
Сагыштан агарган чәчләрең
Күзеңнән китерер яшьләрең.

Сагынырсың әле син дә бер,
Тере җан сагынмый тора алмый.
Тик булмас кайтарып яшьлекне,
Язмышны бер кем дә бора алмый.
avatar
Кто знает слова песни, сагынам авылымны?
avatar
Сират купере не нашел! Или это моя невнимательность?
avatar
Саумысыз кадерле миллэттэшлэрем!!!Зинhар, "Симетбаш", "Ашыкма вакыт", "Буре","Yпкэлэп калган шикелле", "Тормыш жыры" шушы жырларнын сузлэрен язып бирсэгез бик рэхмэтле булыр идем!Группада минуслары бар э сузлэре юк((
Эх жырлар идем!!))Рэхмэт!!!
avatar
ҮПКӘЛӘП КАЛГАН ШИКЕЛЛЕ

Болында былбыл моңлана,
Бәгырне өзеп-өзеп.
Ялгызлыктан җан сызлана,
Булырмы икән түзеп?

Үпкәләп калган шикелле
Без бергә йөргән сукмак.
Ул да көлеп торыр иде,
Әгәр без бергә булсак.

Ник шулай ялгыз яшәргә,
Мине газапка салып?
Үпкәң булса,гафу ит тә,
Кит еракларга алып.

Болында былбыл моңлана,
Бәгырне өзеп-өзеп.
Ялгызлыктан җан сызлана,
Булырмы икән түзеп?
avatar
ОЗЫН ТОЛЫМЛЫ ГҮЗӘЛГӘ
А.Якшимбетов көе, Л.Дәүләтова сүз.

Синең йөргән юлларыңда,
Эзләреңгә гөл сулмас.
Озын толымлы гүзәлгә
Кем генә гашыйк булмас?

Кушымта: Дулкын-дулкын чәчләреңне
Ике толым үр әле.
Мин бит сине күптән күрдем,
Син дә мине күр әле.

Синең зифа буйларыңа
Бик килешә толымың.
Кем сокланмас гүзәллеккә,
Мин дә шуның колымы?

Егетләр дә тыныч кына
Үтми сине күргәндә.
Бәхетләр дә куштыңмы әллә
Толымнарың үргәндә?
avatar
КАТЕРИНА
Р.Ханнанов көе

Әнкәй безне тугачтын да
Ак биләүгә биләгән,
Ак биләүләргә биләгән
Бәхетең булсын димәгән.
Әби патша юл салдырган,
Безгә ирек бирмәгән.

Кушымта: Каторҗан юлы,каторҗан юлы,
Татарлар юлы,эх,такыр микән.
Күңелем сизә,шушы юллардан
Газиз башкаем,эх,кайтыр микән.
Катерина,Катерина,
Юлларың такыр,
Катерина,Катерина,
Әйләнеп кайтыр.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Насыйп булса,без кайтырбыз,
Без кайтырбыз әйләнеп,
Әби патша юлларында
Богауларга бәйләнеп.

Кай якларга очасын дип
Кыр казыннан сорадым.
Ул кычкырып җавап бирде,
Мин утырып еладым,
Зәңгәр күктә кыр казларын
Кайтуыма юрадым.
avatar
КАБАТ САГЫНМА ИКӘН
Р.Әхәтов көе, Р.Файзуллин сүз.

Бәхетле булып таңгача
Йөргән идек икәү без.
Кавышырга да өлгермичә
Аерылган икәнбез.

Көзге соңгы чәчәкләргә
Саксыз кагылма икән,
Үзең теләп бер хушлашкач,
Кабат сагынма икән.

Синең өчен җан атмасам,
Саргаймас, көймәс идем.
Чарам булса, горур йөрткән
Башымны имәс идем.

Без яраткан ул ләйсәннәр
Кабатланмас микәнни.
Бу йөрәкләр өзгәләнеп,
Кабат янмас микәнни.
avatar
ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙ
Р.Хайруллин көе, М.Разов сүз.

Ак каеннар арасына
Килгән идем җиләккә.
Очрадың да гашыйк иттең,
Ялкын салдың йөрәккә.

Эх, җиләкле җәйләрнең
Оныталмамын ямен.
Тоямын иреннәреңдә
Каен җиләге тәмен.

Җиләк җыя-җыя икәү
Кичкә кадәр серләштек.
Яратам, дип әйткән идең,
Ак каеннар көнләште.

Сөюебез җиләк кебек
Татлы булсын гомергә.
Шаулыйк тормыш урманында
Пар каеннардай бергә.

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.