Оздереп бер карадың да Яндырдың йөрәгемне. Оздереп бер карадың да Яндырдың йөрәгемне. Хәзер белмим кайда басып, Ни эшләп йөргәнемне. Хәзер белмим кайда басып, Ни эшләп йөргәнемне.
Хушны алып ут кабыздың, Суып да сибәрсәңме? Хушны алып ут кабыздың, Суып да сибәрсәңме? Су сипмәсәң беләсеңме Көенеп кибәсемне? Су сипмәсәң беләсеңме Көенеп кибәсемне?
Ут чәчеп мин дә карасам Хисеңне сөйләрсеңме? Ут чәчеп мин дә карасам Хисеңне сөйләрсеңме? Мин янган утларда янсаң Үзең соң түзәрсеңме? Мин янган утларда янсаң Үзең соң түзәрсеңме?
Киртәләр капласа юлларны,
Бергәләп тотарбыз кулларны.
Җиңәрбез барысын без бергә,
Башыңны имә әле син бер дә.
Кушымта:
Гомерләр үтәләр тиз генә,
Авыр мизгелләргә түз генә.
Тормышта сөенеп, җан атып,
Яшик бу дөньяны яратып.
Кояштан яктырсын күңелләр,
Озын булсын безнең гомерләр.
Сөймәгәннәр, әйдә, сөйсеннәр,
Мин сине яратам, дисеннәр.
Кушымта:
Гомерләр үтәләр тиз генә,
Авыр мизгелләргә түз генә.
Тормышта сөенеп, җан атып,
Яшик бу дөньяны яратып.
Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.
Кушымта:
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле була алмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары.
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.
Кушымта:
Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары.
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәйнең догалары.
Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.
Кушымта:
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле була алмам.
Күкләрдә оча күгәрчен,
Сыңарын эзли микән?
Әллә илгә шул биектән
Тынычлык тели микән?
Кушымта:
Күкләрдәге күгәрчен
Кайгы-хәсрәт күрмәсен.
Мәхәббәттә янган йөрәк
Сагыштан сүрелмәсен.
Күкләрдә оча күгәрчен,
Күктә иркен, күрәсең.
Әллә җирне шул биектән
Килде микән күрәсе?
Кушымта
Күкләрдә оча күгәрчен,
Кемнәрне эзли икән?
Дөньялар тыныч булсын дип,
Теләкләр тели микән?
Кушымта
Үткән юллар алда инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Кушымта:
Гомер буе хәтерләрлек
Чаклары да күп аның.
Яхшы чагы гөлләр аның -
Начарлары чүп аның.
Начарлары артта калсын
Гөлләрен кадерләек.
Икебезне бәхетле иткән
Көннәрне хәтерләек.
Кушымта:
Аяз көндә назлы гөлгә
Нигә әле болытлар?
Әнә безгә елмаялар
Алда торган минутлар.
Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Кушымта:
Алда ята яңа юллар,
Без барасы юл булсын.
Гомер бергә тибәр йөрәк –
Тотынышкан кул булсын.
Тәмле ашын пешә-каба
Күз тимәсен кулыңа.
Күзләреңдә яшьләр генә
Кем гаепле инде менә? -
Суган инде шул гына.
Кушымта:
Сине нәрсә елатса да,
Йөрим гаепле сыман.
Мәңге булмам синең өчен
Елата торган суган.
Минем аркада чыланмас
Синең күзләрең яшькә.
Син дә булма суган кебек,
Әле мине сөендереп,
Мең яшә әле яшә.
Суган ачысы гына
Түзәргә була бугай.
Бары ачы сагышлардан,
Түзәлмаслык ялгышлардан
Сакласын безне Ходай.
Оздереп бер карадың да
Яндырдың йөрәгемне.
Оздереп бер карадың да
Яндырдың йөрәгемне.
Хәзер белмим кайда басып,
Ни эшләп йөргәнемне.
Хәзер белмим кайда басып,
Ни эшләп йөргәнемне.
Сизмим түбәнгә төшкәнне,
Үрләргә менгәнемне.
Сизмим түбәнгә төшкәнне,
Үрләргә менгәнемне.
Күрмим нәрсә күргәнемне,
Белмим ни белгәнемне.
Күрмим нәрсә күргәнемне,
Белмим ни белгәнемне.
Хушны алып ут кабыздың,
Суып да сибәрсәңме?
Хушны алып ут кабыздың,
Суып да сибәрсәңме?
Су сипмәсәң беләсеңме
Көенеп кибәсемне?
Су сипмәсәң беләсеңме
Көенеп кибәсемне?
Ут чәчеп мин дә карасам
Хисеңне сөйләрсеңме?
Ут чәчеп мин дә карасам
Хисеңне сөйләрсеңме?
Мин янган утларда янсаң
Үзең соң түзәрсеңме?
Мин янган утларда янсаң
Үзең соң түзәрсеңме?
Гомерлеккә диеп сөйдем сине,
Йөрәк бары сине аратты.
Күпме айлы кичләр узды бергә,
Ә беркөнне синсез таң атты.
Кушымта:
Уйлама син оныткандыр диеп,
Мин яратам сине әле дә.
Яратканнар гына аңлар мине,
Яратканнар керер хәлемә.
Авыр икән синсез яшәүләре,
Акылымны җуйдым аз гына.
Сагынам мин айлы кичләремне,
Алсу таңнарымны сагынам.
Кушымта:
Уйлама син сагынмыйдыр диеп,
Мин сагынам сине әле дә.
Сагынганнар гына аңлар мине,
Сагынганнар керер хәлемә.
Аерылулар авыр була икән,
Йөрәгемне өзә моң-сагыш.
Йөрәкләрне нигә кушмадың син?
Ник аердың безне син, язмыш?
Кушымта:
Гомерлеккә аерылдык диеп
Ярсыма син, күңел, әрнемә.
Аерылганнар гына аңлар мине,
Аерылганнар керер хәлемә.
Эх, туган ягым, җырлыйм әле тагын
Гүзәл яшьлегемне сагынам.
Сәләмнәрем юллыйм сиңа,
Гомер иткән ягымнан.
Кушымта:
Якын миңа урманнарың,
Үзәннәрең, күлләрен.
Йөрәгем түрендә
Саклыймын бүген дә
Синдә үткән көннәрем.
Балачагым бит мәңге яшел бакча
Юлларыңда калган эзләрем.
Балам-бәгърем дигән сүзләр
Мине шунда чакыра.
Кушымта
Чишмәгә төшсәм, салкын суын эчсәм,
Җаннарыма шифа буласың.
Кайда гына яшәсәк тә,
Без бит авыл баласы.
Кушымта
Гульназ не сможешь сделать слова "Ятим бала зарлы" и "халимэ"
Заранее бик зур РЭХМЭТ!!!
Хәлимәнең толымнары
Ефәк тасмасы микән?
Кыйгач-кыйгач ике кашы
Инеш басмасы микән?
Кушымта:
Ай, Хәлимә, Хәлимә
Килсәң иде яныма.
Сөйгәнемне белсәң иде,
Керсәң иде хәлемә.
Хәлимәнең керфекләре
Ефәк куесы микән?
Күзләренең тирәнлеге
Кемнәр коесы икән?
Кушымта
Хәлимәнең җырлаулары
Тургай тавышы микән?
Чишмәләр агышы микән?
Кызлар сагышы микән?
Кушымта
Адаштың мәллә? Кайтмыйсың, әни,
Газиз балаңны ташлап киттең дә.
Барыбер сине сагынам, әни.
Җылы назыңны күрми үссәм дә.
Нәни кулларым сине эзлиләр,
Уйларым һич тә тынгы бирмиләр.
Чит-ятлар килеп мине жәллиләр,
Миңа кушылып алар әрниләр.
Кушымта:
Әнием, зинһар, ташлама мине,
Ятлар кулыннан кайтып ал инде.
Балаң күңеле тирән яралы,
Кичен өстемә юрган яп әле.
Нигә туганмын бәхетсез булып,
Мәңге сагышлы бер кәккүк сыман?
Бер тапкыр юрган өстемә япчы,
Әнием, бәгърем, сине сагынам.
Кушымта