583 комментария
avatar
сэлэм!!!скиньте текст пожалуйста:куз йомганчы капланасы,ялгышсанда аз гына.и.т.д спасибо!
avatar
ТИК СИҢА

Матур чакта, яхшы чакта
Бар да дус, бар да иптәш.
Син ярдәм кулы сузасың,
Башкалар бирә киңәш.

Кушымта:
Дуслар килә дә китә ул,
Гел кирәк бит син миңа.
Хөрмәтем, мәхәббәтем дә,
Рәхмәтем дә тик сиңа.

Башкалар йөземә карый –
Син күңелне күрәсең.
Ялгышларны кичерәсең,
Авыр чакта түзәсең.

Кушымта

Сынала сөйгән ярлар да
Авырлык килгәч кенә.
Гел буталчык чакларымны
Аңлыйсың бит син генә.

Кушымта
avatar
Югалтасым килми и Кугарчен есть слова?)
avatar
Руслан, есть. Югалтасым килми - 1 страница темы, Күгәрчен - 13 страница
avatar
салям))а у кого нить есть текст "Эх, егетляр егетляр"???))))
avatar
ЭХ, ЕГЕТЛӘР, ЕГЕТЛӘР

Дөньялар үзгәрде хәзер
Кызлар сайлый егетне.
Охшаганны сайлап алса
Үзен саный бәхетле.

Кушымта:
Эх, егетләр, егетләр,
Үтми сүзләр, үгетләр.
Горурлыклар юкка чыкты,
Баштан күчте бүрекләр.

Эштә вакытын багышлый
Күбрәк маникюрага.
Ирләр белән бергәләшеп
Чыгалар перекурга.

Кушымта

Эштә вакытын багышлый
Күбрәк маникюрага.
Ирләр белән бергәләшеп
Чыгалар перекурга.

Кушымта
avatar
ряхмяяяяяяяттт!!)))))))))))))))))))
avatar
А можно текст этой песни "Яратканны юксыну жинел"
avatar
ЯРАТКАННЫ ЮКСЫНУ ҖИҢЕЛ

Кабул итсәң дә син ярың диеп,
Йөрәккә бит булмый боерып.
Үзем шулай яшәп өйрәнгәнмен
Сафлыкны ялганнан аерып.

Кушымта:
Ике яр, уртада ташкын, ә син
Теге як ярында елганың.
Әйтерсең дә көтәсеңдер кебек
Ташкыннар сүрелеп торганын.

Яратмаган белән яшәү авыр,
Яратканны юксындым мин гел.
Дөрләгән сөюләр сүнде инде,
Ялкыннардан калды бары көл.

Кушымта

Сөям дигән синең сүзләреңне
Кабул итә алмый шул күңел.
Яратмаган белән яшәгәнче,
Яратканны юксыну җиңел.

Кушымта
avatar
Выложите слова песни " JAsh'lek ", если она уже есть,то на какой странице???
avatar
ЯШЬЛЕК

Яшьлек килә, уйный, көлә.
Юлы киң аның.
Яшьлек килә яме булып
Якты дөньяның.

Кушымта:
Яна алсаң ян гомергә,
Яшьлек утында йөрәк.
Җир йөзендә бернәрсә юк
Яшьлектән кадерлерәк.

Яшьлек диләр күкрәгеңдә
Янар ут булса.
Дәрт ялкыны сүрелмичә
Ургылып торса.

Кушымта
avatar
Зур рəхмəт, Гүльназ)
avatar
А есть текст песни Гармун сайрый?
avatar
Айдар Гайнутдинов, смотри страницу 10, сообщение 193
avatar
есть у кого нибудь текст песни "Хушлашма"?
avatar
ХУШЛАШМА

Чакыр мине, чакыр, бир кулыңны.
Кайларга диеп тә сорама.
Ялгызымны гына калдырсаң,
Югалырмын, юлын таба алмам.

Кушымта:
Хушлашма, хушлашма, хушлашма,
Кулларыңны алма кулымнан.
Ялгызымны гына җибәрмә
Бу катлаулы тормыш юлыннан.

Язмышымны сиңа ышандырдым,
Юл күрсәтеп барчы алдымнан.
Офыкларга кереп адашырмын
Җибәрмәче читкә янымнан.

Кушымта

Үткәннәрне утка ташлап булмый,
Ташлый алмыйм төпсез коега.
Өзгәләнәм, ялгызыма авыр,
Синсез күңелем бик тиз боега.

Кушымта
avatar
Гүльназ спасибо большое!!
avatar
Гульназ Спасибо большое тебе:-*
avatar
АЙ ДА БАШКА, ЙОЛДЫЗЛАР ДА БАШКА

Зөфәр Хәйретдинов көе
Наил Касыймов сүзләре

Ашытбашта сирень чәчәк аткан,
Алмагачлар белән беррәттән.
Ашытбашка сандугачлар кайткан,
Сайрый алар өзеп йөрәктән.

Ай да башка, йолдызлар да башка,
Һава башка, хәтта җил башка!
Йөрәгемә шундый якын бар да
Туган авылым Ашытбашта.

Ашыт елга башын исем иткән,
Горур булган безнең бабайлар.
Ашыт елга кебек диңгезләргә
Чыксын диеп кыю малайлар.

Ай да башка, йолдызлар да башка,
Һава башка, хәтта җил башка!
Йөрәгемә шундый якын бар да
Туган авылым Ашытбашта.

Синдә туганнарым, чын дусларым,
Гомер башым, синдә юл башым.
Изге йортым, гүзәл Ашытбашым,
Ераклардан тоям карашың.

Ай да башка, йолдызлар да башка,
Һава башка, хәтта җил башка!
Йөрәгемә шундый якын бар да
Туган авылым Ашытбашта.
avatar
АККОШ КАНАТ КАГЫНА (БОРМА АККОШЛАРЫМНЫ)

Сафьян Ибраһимов көе
Марсель Гыймазетдинов сүзләре

Саргаямын сагышлардан,
Сәгать саен сагынам.
Сиңа сәлам әйтергә, дип,
Аккош канат кагына.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Аккошлар сүзсез аңлаша,
Эх, син дә аңла, иркәм.
Аккошлар тәрәзә какса,
Ач тәрәзәңне иртән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Әйтергә генә кыймыйсың,
Син дә сөясең, беләм.
Сөюеңне язып җибәр
Аккош канаты белән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.
avatar
БАРЫБЕР КӨТӘМ

Илгиз Закиров көе
Мансур Шиһапов сүзләре

Сайрый таңнарда кунып талларга
Ялгыз сандугач, үзәкне өзеп.
Моңлы төннәрдә, киләм күлләргә —
Сагынганнарга бирсәнә түзем.

Иске ай бата, яңасы калка,
Балкып китәр күк сагышлы йөзем.
Тагын ничә җәй, тагын ничә көз,
Язы, кышы бар — бирсәнә түзем.

Күкләргә карыйм, йолдызлар саныйм,
Ул балкышлары — нәкъ синең йөзең.
Таралыр сагыш, таралмас өмет,
Барыбер көтәм — бирсәнә түзем.
avatar
САГЫШЛЫ ҖЫР
("Бичура" спектакленнән)

Азат Хөсәенов көе
Татар халык сүзләре

Кара бөдрә чәчләремне
Үрдерәсем килмидер.
Эчем ялкын, тышым салкын,
Белдерәсем килмидер.

Безнең яннан казлар китте,
Түгәрәк күл кипкәнгә.
Әллә, дустым, үкенәсеңме,
Яшь гомерләр үткәнгә?

Әкрен барчы, әкрен барчы,
Безнең турдан узганчы.
Карап калыем, дускаем,
Ике күзем туйганчы.
avatar
ТАШЛАП КИТМӘ
("Җәйге кырау" спектакленнән)

Илгиз Закиров көе
Әмир Камалиев сүзләре

Көзләр җитте.
Кызыл миләшнең
Уттай яна һәрбер тәлгәше.
Тәлгәшләрдә тамчы — күз яше,
Сине сагынып елый миләшем.

Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.
Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.

Миләшкәем, чыда, сабыр бул,
Аерылулар бик тә авыр ул.
Ялгыз саргаюлар, сагыну,
Сыңар канат белән кагыну.

Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.
Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.

Миләшкәем, юкка көтәсең,
Кире кайтмас көткән сердәшең.
Иңнәремә түгеп күз яшен,
Сыгыла, сыгыла елый миләшем.

Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.
Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.
avatar
УЙНА, ГАРМУН

Роберт Тимербаев көе
Рәмзинә Тимерова сүзләре

Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!
Эрет әле күңел бозларын.
Сөймәгәннәр сөйсен,
Ялкыннарда көйсен,
Шатлыкларга, шатлыкларга
Күм син дөньяны.

Уйна, гармун, уйна!
Сыздырыплар уйна!
Тыпырдатып биеп китсеннәр.
Көлмәгәннәр көлсен,
"Яшәү — рәхәт", — дисен.
Күз яшьләре, күз яшьләре
Булса — кипсеннәр!

Уйна, гармун, уйна!
Армый-талмый уйна!
Җырлармын мин сиңа кушылып.
Халкымны яратып,
Сагышын таратып
Җырлармын мин, җырлармын мин
Гүзәл кош булып.

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.