583 комментария
avatar
САЙРАМАГАН САНДУГАЧ

Әллә кунар талын ялгыш
Сайлаганмы сандугач?
Бер генә дә сайрамыйча
Очты-китте таң тугач.

Кушымта:
Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?

Таң чыкларында коенып
Парлы гөлләр калкыгач.
Әллә ялгызлыктан качып
Очкан микән сандугач?

Кушымта:
Кайтыр җирләрең булмагач
Очсаң ни, очмасаң ни?
Ятлардан калган ярларны
Кочсаң ни, кочмасаң ни?

Килмәскә киткән ярыңны
Өзелепләр сагынгач,
Сайрау түгел – яшисең дә
Килмидер шул, сандугач.

Кушымта:
Ялгыз башыңа ояңны
Корсаң ни, кормасаң ни?
Яратмаган ярлар белән
Торсаң ни, тормасаң ни?

Кушымта:
Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?
avatar
БАШКОРТОСТАН ТАТАРЛАРЫ

Башкортостан – язмышлары,
Башкортостан – ватаннары.
Монда туды, монда үсте
Башкортостан татарлары.

Кушымта:
Чәчәк атар ватаннары,
Имин атар ал таңнары.
Булдылар, барлар, булырлар
Башкортостан татарлары,
Башкортостан татарлары.

Шушы илдә, шушы җирдә
Шатлыклары, аһ-зарлары.
Ни күрсә дә монда күрде
Башкортостан татарлары.

Кушымта

Сибелде дә, кибелде дә,
Кем дип кенә аталмады
Ләкин аның телен беркем
Берничек тә вата алмады.

Кушымта:
Хәмдүнәсе, Зиләләре,
Хәниясе, Җәвитләре,
Наил, Рифкать, Айдарлары,
Римзиль, Роберт, Ильдарлары –
Башкортостан татарлары.
avatar
а мне "минем сезга але кирагем бар" нужна песенка
avatar
МИНЕМ ӘЛЕ СЕЗГӘ КИРӘГЕМ БАР

Янып-көеп йөргән коннәрем бар,
Йокламыйча чыккан төннәрем бар,
Кешеләргә әйтер сүзләрем бар,
Үземнән соң калыр эзләрем бар.

Кушымта:
Җырладым мин сезгә җырларымны,
Сезгә генә дигән моңнарымны.
Чиртә-чиртә күңел кылларымны
Дәвам итәм мин юлларымны.

Татар дигән асыл телебез бар,
Тотыйм дисәң – изге динебез бар,
Яшим дисәң – газиз илебез бар,
Кайтыйм дисән – туган җиребез бар.

Кушымта

Бу дөньяда бик күп дусларым бар,
Дусларыма әйтер тостларым бар,
Сезнең өчен типкән йөрәгем бар,
Минем әле сезгә кирәгем бар.

Кушымта
avatar
ҮПКӘЛӘМӘ

М.Дәүләтбаев көе, А.Марданов сүз.

Үпкәләмә, усал чакларымда
Кирәкмәгән сүзләр әйткәнгә.
Җиңел диеп беләсеңме әллә
Яшьле күзләреңне күргәндә?!

Үпкәләмә кеше сөйгән кебек
Сөя белмәвемә һаман да.
Йөрәгемдә кабат актарынам,
Югалткандай булам, табам да.

Үпкәләмә, берни булмаганда
Китеп барсам, сине калдырып.
“Кайтырсыңмы?”, - диеп әйткәннәрең
Йөрәгемдә тора яндырып.

Үпкәләмә, тәүге күргән кебек,
Бир кулыңны, - дисәм, - табышым.
Синнән китеп әле өлгермәдем,
Тагын сиңа кайтып барышым.
avatar
ИҢ ЗУР ЯЛГЫШЫМ

Үз кулларым белән бирдем бәхетемне.
Җир йотмаган мине нигә шул вакыт?
Бөтен гомеремне бирер идем хәзер
Әгәр ялгышларны булса туктатып.

Кичер мине, балам, гомер бүләк иттем,
Ләкин сиңа бәхет бирә алмадым.
Синнән башка яшәү – яшәү түгеллеген
Ачы газапларга төшкәч аңладым.

Син бит, балам минем, йөрәк түрләремнең
Өзелепләр төшкән иң зур ялгышым.
Беркем белми торган ачы язмышым син,
Мәңге бетми торган гомер сагышым.
avatar
напишите пожалуйста песню Кайтам эле туган якларыма.заранее спасибо
avatar
Лена Падучина, смотрите на 8 странице этой темы=))
avatar
БАЛА

Ул “Әни” нинди матур исем,
“Әни” диеп дәшим кемнәргә?
Бар кешеләр әниле булалар,
Ә миңа соң, миңа нишләргә?

Кушымта:
Тәрәзәләрдән алмый һич күзләрен
Кемгә калган икән бу бала?
Газиз әнкәсе ташлап киткәч
Көтүләрдән башка ни кала?

Аңа беркем “балам” диеп дәшми,
Чәчләреннән беркем сыйпамый.
Нәни бит ул үз хәлләрен белми,
Ятим булуларын аңламый.

Кушымта:
Тәрәзәләрдән алмый һич күзләрен
Кемне көтә икән бу бала?
Газиз әнкәсе ташлап киткәч
Көтүләрдән башка ни кала?

Үз балаңны язмыш утларына
Ташлап китү үзе зур гөнаһ.
Җир йотмаса җансыз кәккүкләргә
Миһербан сал берүк, әй, Алла.

Кушымта
avatar
Напишите пожалуйста слова песни "Чэчэклэрнен нигэ кирэге бар".
avatar
ЧӘЧӘКЛӘРНЕҢ НИГӘ КИРӘГЕ БАР?

Чәчәкләрнең нигә кирәге бар
Өзеп бирер кешең булмаса?
Нәрсә соң ул күктә янган кояш
Үз кояшың балкып тормаса?
Нәрсә соң ул күктә янган кояш
Үз кояшың балкып тормаса?

Син янымда булган чакта гына,
Матур җырлар килә күңелемә.
Мәхәббәтем – кайнар, саф мәхәббәт
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Мәхәббәтем – кайнар, саф мәхәббәт
Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Тормыш юлын бергә башлаганбыз,
Ахыргача бергә булыйк без.
Авырлыклар килсә бергә кичеп
Шатлыкларны бергә бүлик без.
Авырлыклар килсә бергә кичеп
Шатлыкларны бергә бүлик без.
avatar
РӘХМӘТ СИҢА

Инде нигә төннәр буе,
Инде нигә төннәр буе
Мәхәббәттән шашып йөрим?
Ярдан чыккан диңгез кебек,
Ярдан чыккан диңгез кебек
Күңелемнән ташып йөрим,
Күңелемнән ташып йөрим.

Кушымта:
Мәхәббәттән исерткәнең өчен,
Уйларымны тиләрткәнең өчен
Рәхмәт сиңа, җаным, рәхмәт сиңа.
Синең белән кабат күрешүләр,
Иркәләүләр, назлап үбешүләр
Насыйп булсын тагын,
Насыйп булсын тагын,
Рәхмәт сиңа.

Юллар күпме очраштырды,
Юллар күпме очраштырды,
Ә мин сине күрми идем.
Көннәр-төннәр буе болай,
Көннәр-төннәр буе болай,
Сине уйлап йөрми идем,
Сине уйлап йөрми идем.

Кушымта

Син иң затлы шәраб кебек,
Син иң затлы шәраб кебек
Бу мәхәббәт көчле икән.
Яратудан бөтен йөрәк,
Яратудан бөтен йөрәк
Янып бетәр төсле икән,
Янып бетәр төсле икән.

Кушымта
avatar
Гульназ ханым- язып куй элэ, рахим итеп, сузлэрэн "Эй, доньясы" жырнын...
avatar
ӘЙ ДӨНЬЯСЫ

Яшь өстәлә барган саен
Нечкәрә икән күңел.
Гомер атын тыя алмасаң,
Туктатып тору читен.

Кушымта:
Әй дөньясы, әй дөньясы
Куа адәм баласы.
Тота алсаң да, югалсаң да
Барыбер картаясың.

Ат сыртыннан егылмадым
Дулаган чагында да.
Тормыш йөген юлсыз җирдән
Үзебез тартканда да.

Кушымта

Нинди җылы көн булмасын,
Кичен барыбер салкын.
Көзләр килми калмас инде
Җан төшәрлек булмасын.

Кушымта
avatar
Рәхим итеп яздым, ләкин мин ханым түгел, мин туташ!
avatar
А можно мне слова песни: Кадерле соекле картларым?
Заранее спасибо)
avatar
КАДЕРЛЕ, СӨЕКЛЕ КАРТЛАРЫМ

Без кайтканга сөенеп, сызлауларын онытып
Мунча яга йөгереп әтием.
Яулык очы белән яшен сөртә-сөртә
Оныкларын сөя әнием.

Кушымта:
Ак яулыклы әнием, чал чәчле әтием,
Тик исән булыгыз, акларым.
Без әле бергәләп яшәрбез яшнәрбез,
Кадерле, сөекле картларым.

Күзәтәмен читтән, сөенәмен эчтән -
Ипи сала мичкә әнием.
Сөялләнгән куллар, оныкларын коча
Тез алдына утыртып әтием.

Кушымта

Кабат-кабат сөенеп, укыйм әниемнең
Кич утырып язган хатларын.
Бик еш кайтмасак та, һәрвакыт күңелдә
Кадерле, сөекле картларым.

Кушымта
avatar
Рахмет Гульназ!)
avatar
"Кем кемне гафу итэр", пожалуйста, языгыз эле)))
avatar
КЕМ КЕМНЕ ГАФУ ИТӘР

Кем кемне эзләп тапты да,
Югалтты соң кем кемне?
Кем бүген ныграк сагына?
Моң-сагышлар кемнеке?

Кушымта:
Йөрәктәге яраларның
Сызлавы бәлки бетәр.
Синме мине, минме сине?
Кем кемне гафу итәр?

Кем кемне газаплый ала,
Кем үзәген кем өзә?
Кайсыбыз шулай сагына?
Кайсыбыз чак-чак түзә?

Кушымта

Кем кемне чынлап ярата,
Кем вакытлыча гына?
Кем кемне шулай ташлады
Моң-сагыш кочагына?

Кушымта
avatar
ой рэхмэт!!!!!!!!!!!!!
avatar
Исенмесез!)) А у кого нибудь есть текст песни Томчы гелем??? ПОЖАЛУЙСТА!!!!
avatar
ТАМЧЫ ГӨЛЕМ

Сине сагынганда карыйм
Миләштәге тамчыга.
Оныткансың дип уйлама,
Онытмадым тамчы да.

Кушымта:
Тамчы гөлем, алсу йөзем,
Гүзәлем, карлыгачым.
Гомерлеккә сиңа киләм.
Каршы ал, сандугачым.

Күз карашларың ошаган
Җемелдәгән тамчыга.
Яратам, сөямен, ләкин
Аңлата алмыйм тамчы да.

Кушымта

Тамчылы гөл тиңдәш түгел
Яран гөлгә тамчы да.
Сөюм пакъ аңлашырмын.
Чык, җаныем, танцыга.

Кушымта:
Чакырырмын, чыгарсыңмы
Әйләнергә танцыга?
Башкаларга күз салыр дип
Уйлый күрмә тамчы да.
avatar
Ярыймы шул жырны?!=)

Өметсез Димә Сөюне

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.