583 комментария
avatar
ЯШЬЛЕГЕМ ХИСЛӘРЕ
("Сибелә чәчәк" драмасыннан)

Шакир Мәҗитов көе
Галимҗан Сәгыйдуллин сүзләре

Сахраларда ялгыз йөргән чакта
Яратам мин чәчәк исләрен.
Бүләк итәм, бәгърем,
Ал, тартынма, ал син
Яшьлегемнең кайнар хисләрен.

Сахраларда ялгыз йөргән чакта
Мин дә сөям чәчәк исләрен.
Тап төшермәм, бәгърем,
Тап төшермәм аңар,
Шаһит булыр барлык дусларың.

Сахраларда ялгыз йөргән чакта
Җилләр исеп чәчне тарата.
Бәхет бит ул, дуслар,
Шуны онытмагыз, —
Ул саф йөрәкләрне ярата.
avatar
аа хочу Сират Купере
avatar
Алмазка >to d[A]re it's to do< Нафиков, смотри страницу 5, сообщение 88
avatar
можно написать текст сагынырсын?
avatar
Динара Зинатуллина, смотри стр.4, сообщение 76
avatar
Очень прошу выложить текст песни "Ташлап китмә"
С уважением, Шамиль.
avatar
Sidney Crosby, смотрите внимательнее, она есть в группе, прямо на этой странице, сообщение 309 ;)))
avatar
спасибо)))А я начал искать с первой странички(((
avatar
Салаватның бик матур җыры бар исемен белмим. Кушымтасы:"суга суган гөл кебек төзләндем дә алдыңа сөю белән мөлдерәмә йөрәгемне ал менә" примерно шулайрак. Шушы җырның сүзләрен табып бирә алмассыз микән?
avatar
МӘХӘББӘТЕМ – БҮЛӘГЕМ

Сорама миннән йолдызлар,
Йолдыз бүләк итә алмам.
Алар - биек күк. Канатсыз- (Алар биек, мин канатсыз,)?
Үрелсәм дә җитә алмам.

Кушымта:
Суга сусаган гөл кебек
Тезләнмим дә алдыңа. (Өзеләм мин дә алдыңа.)?
Мәхәббәттән мөлдерәмә
Йөрәгемне ал менә.

Тулган айны да сорама
Сөю билгесе итеп.
Ул бит бүген генә тулган,
Иртәгә булыр китек.

Кушымта

Бүләк итмим чәчкәләр дә
Такыяңа урергә.
Алар яшәр өчен туган.
Ник аларны өзәргә?

Кушымта
avatar
СИННӘН БАШКА

Яшисем дә килми синнән башка.
Бер яме юк кышкы көннәрнең.
Роза гөле кышын чәчәк ата,
Матурлыгын күрмим гөлләрнең.
Роза гөле кышын чәчәк ата,
Матурлыгын күрмим гөлләрнең.

Көтәсем дә килми синнән башка
Агачларның яфрак ярганын.
Язлар килгәч ничек юксынырмын
Синең бүләк сирень гөлләрен?
Язлар килгәч ничек юксынырмын
Синең бүләк сирень гөлләрен?

Күрәсем дә килми синнән башка
Таң атуын, кояш чыгуын.
Көзләр җиткәч ничек түзәрмен мин
Елап яңгыр яуган төннәрен?
Көзләр җиткәч ничек түзәрмен мин
Елап яңгыр яуган төннәрен?

Яшисем дә килми синнән башка...
Күрәсем дә килми синнән башка... (Үләсем дә килми синнән башка) ???
avatar
У кого-нибудь есть песьня "Керпе"?
avatar
КЕРПЕ

Кемнедер көтәсең кебек,
Кемнедер яратасың.
Тик мин дәшсәм, керпе кебек,
Сыртыңны кабартасың.

Кушымта:
Керпе булып, керпе булып
Түзәрсең әле күпме?
Йомшарсың дип өмет итәм,
Яратам сине керпе.

Энәләрең кабарса да,
Мин көчлерәк тартылам.
Чәнечкеле сүзләреңдә
Тарту көче бар сыман.

Кушымта

Йөрим мин керпене күреп
Сөенгән бала кебек.
Син керпенең энәсенә
Эләккән алма кебек.

Кушымта
avatar
спасибо большое)))))
avatar
ДИМ ДИМ есть?)) "жильфер"
avatar
ДИМ-ДИМ

Җилфер җилфер Дим-дим
Йөргән чакта дим, дим,
Җиле ача куенымны.
Янып көеп Дим-дим
Йөргән чакта дим, дим,
Дуслар ача күңелемне.

Җилфер җилфер Дим-дим
Итүе лә дим, дим,
Җиленең лә алып ла китүе.
Күңелле лә Дим-дим
Ишләр белән дим, дим
Бергә лә гомерләр итүе.

Җилфер җилфер Дим-дим
Ука чуклар дим, дим
Ник җилферди? Җил дә юк.
Синең кебек Дим-дим
Матур ярлар дим, дим
Авылда түгел, илдә юк.
avatar
САГЫШЛЫМЫ ӘЛЛӘ ҖАННАРЫҢ?

Чыршы исе анкый, күктә кояш балкый,
Кәккүк саный гомер елларын.
Саранланма кәккүк, уртәмә син берүк.
Җырланмаган әле минем җырларым.

Әллә нинди уйлар җаннарыңны кыйнар,
Бигрәк ямансу шул моңнарың.
Саран шул саннарың, кайгылы моңнарың.
Сагышлымы әллә синең җаннарың?

Кемгәдер аз саный. Юмарт бул син, җаный,
Болай да бит кыска гомерләр.
Нурла дөньяларны, гашыйк ит җаннарны.
Шатлыктан эрерләр безнең күңелләр.
avatar
спасибо большое!)
avatar
сэлам. Салаватнын "Хатын-кыз" жырынын сузлэре юкмы?
avatar
#110
Лейсан leis@n Закирова
24 фев 2009 в 19:06
АВТОУЗЫШЧЫЛАР (Автогонка, 12 сезон)
САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ сүз., И.Низамов көе

Борылышлар тормыштагы кебек,
Беркем белми ниләр көтәсен.
Осталыкка кушып кыюлыкны
Бу юларны шулай үтәсең.

Казан, Мәскәү, Герман җирләрендә
Җиңү яулый безнең егетләр.
Бу җиңүләр соңгы булмасыннар,
Өзелмәсен безнең өметләр.

Безнең язмыш Ходай кулларында,
Дога белән чыгам юлларга.
Тимер атым туктый, түзә алмыйча,
Кайчак түзми көчле куллар да.

Кайвакытта җитми борылышлар,
Кайчак җитми кала бер карыш.
Өйрәнәбез, чыныгабыз синдә,
Мәңге яшә, яшә, әй, ярыш!

P.S слова совсем другие у этой песни=(
Дайте пожалуйста правильный текст этой песенки!!!
avatar
АВТОУЗЫШЛАР (11 сезон)
Ф.Мортазин көе

Машинада узышуның
Белмисез лә тәмнәрен.
Руль артында онытасың
Дөньяның бар гамьнәрен.

Кушымта:
Машинамда очам гына,
Канатлар да кирәкми.
Мондый бәхет, мондый бәхет
Һәркемгә дә эләкми.

Уттай кыза машинаң да,
Син үзең дә кызасың.
Беркем белми, беркем белми
Кемнең кемне узасын.

Кушымта

Ныграк, ныграк, ныграк басам
Машинамның газына.
Күз йомганчы капланасың,
Ялгышсаң да аз гына.

Кушымта:
Ярышларда, узышларда
Иң бәхетле чакларым.
Беләм бит мин, беләм бит мин
һодай мине сакларын.
avatar
ХАТЫН-КЫЗ

Уңга карыйм – хатынлы ир,
Сулга карыйм – ирле хатын.
Хатын-кызны күп тыңласаң
Ире-алкаш, үзе-алтын.

Кушымта:
Әй, хатын-кыз, онытмагыз,
Һава кылган тәү гөнаһны.
Башкаеңны ташка орсаң да
Таба алмассың оҗмахны.

Яшь гомерем шуның белән
Әрәм булды диюче бар.
Димәс иде, андыйларны
Димәк, читтә сөюче бар.

Кушымта:
Әй, хатын-кыз, онытмагыз,
Һава кылган тәү гөнаһны.
Чит ирләрне сөеп кенә
Таба алмассың оҗмахны.

Ирне ир иткән дә хатын,
Ирне чир иткән дә хатын.
Чир булырдай ирләрне дә
Итә аласыз бит алтын.

Кушымта:
Әй, хатын-кыз, онытмагыз,
Һава кылган тәү гөнаһны.
Башкаеңны ташка орсаң да
Таба алмассың оҗмахны.

Уңга карыйм – хатынлы ир,
Сулга карыйм – ирле хатын.
Хатын-кызны күп тыңласаң
Ире-алкаш, үзе-алтын.

Кушымта

Кушымта:
Әй, хатын-кыз, онытмагыз,
Һава кылган тәү гөнаһны.
Бергә корган тормышыбыз
Хәтерләтсен оҗмахны.

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.