Авторизация
Войти
Регистрация
Восстановление пароля
Логин или эл. почта:
Пароль:
Запомнить меня
Войти
Ваш e-mail
Получить ссылку на изменение пароля
SportOnline.biz
Войти
Зарегистрироваться
Топики
Блоги
Люди
Все
Коллективные
Персональные
Интересные
Новые
Обсуждаемые
TOP
тексты песен
Остальные виды спорта
31 мая 2013, 13:56
Скидываем сюда тексты песен Салавата!!
583
комментария
Aleksey_Shayhiev
6 августа 2013, 12:58
↓
0
Гульназик, спасибо большое!!!!!! Прям не зная как тебя и отблагодарить:))))
Boris_Sayarovich
7 августа 2013, 12:52
↓
0
Гульназ можешь написать слова песни Ахшам геллерне
Irek_Zakirova
7 августа 2013, 13:25
↓
0
Дорогие друзья! Просьба внимательнее просматривать перечень темы!
Ruslan ★ Sayarovich, текст этой песни уже есть в группе (108)
Petruha_Ikryamovich
7 августа 2013, 20:26
↓
0
яратмасан,яратырсын можно выложить?
Trudniy_Badrutdinova
7 августа 2013, 20:35
↓
0
ЯРАТМАСАҢ ЯРАТЫРСЫҢ
Читкә караган буласың
Янәшәңнән узганда.
Эреп төшәсең бит, җаным,
Икәү генә калганда.
Кушымта:
Яратмыйм дигән сүзеңне
Ишетмим, кире борам.
Яратмасаң яратырсың,
Мин бераз көтеп торам.
Сөймим дигән сүзләрең дә
Сөям дип ишетелә.
Йозак элеп куй син, җаныем,
Йөрәгең ишегенә.
Кушымта
Миңа гашыйк буласыңны
Әллә син белмисеңме?
Никадәр киреләнсәң дә,
Гашыйк итәм мин сине.
Кушымта
Artm_Hakimov
7 августа 2013, 20:39
↓
0
КАРЛАР ЯВА
Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Тагын жирлергэ яуган.
Кичэ туган кон булган иде
Хэзер ятам пахмильдан.
Припев:
Карлар яуа тын гына,
Минем башым ярыла.
Очоп, очоп, очоп, очоп
Дуй Лэсэн магазинга.
ЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЙ
Очоп, очоп, очоп, очоп
Дуй хатын бер яртыга
Минералка сдачага
Син хаман мында мени
Бар инде улэм бет инде, бааааааар............
Olenka_Diniullova
8 августа 2013, 10:58
↓
0
напишите,пожалуйста,текст песни "ЭНКЕЙ",где есть слова:Энкей, багърем, кайтып юат мине.Тошлеремде гене булса да...ЗАРАНЕЕ СПАСИБО БОЛЬШОЕ!
Petruha_Ikryamovich
8 августа 2013, 13:50
↓
0
Ряхмят,Гульназ!
Trudniy_Badrutdinova
8 августа 2013, 21:05
↓
0
ӘНКӘЙ
Мәңге кайтмас җиргә киттең, әнкәй.
Эзләреңнән, елап, йөгердем.
Ләйсән яңгыр булып күз яшьләрем
Юлларыңа синең түгелде.
Кушымта:
Риза булыр идем яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да.
Әнкәй, бәгърем, кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да.
Кемнәр сөяр мине балам диеп?
Синнән башка, әнкәй, мин ятим.
Кемгә килеп зарларымны сөйлим?
Әнкәй диеп кемгә мин дәшим?
Кушымта
Ник ашыктың, әнкәй? Әле бергә
Яшәргә дә иде яшәргә.
Өзгәләнеп уза гомерләрем,
Әнкәй диеп тик бер дәшәргә.
Кушымта
Ansel_Hasanov
8 августа 2013, 22:41
↓
0
Гульназ а напиши пожалуйста "Кыр казлары киткяндя". Спассиииибо!!
Trudniy_Badrutdinova
9 августа 2013, 12:48
↓
0
Альберт, прочитай первое сообщение темы и стену!!!
Ansel_Hasanov
9 августа 2013, 13:44
↓
0
Ого как здорово придумали!!!!!! Спасссиииииииибо!!!!!!!!
Muzirya_Innamorata
9 августа 2013, 20:12
↓
0
Салям)))) У кого нибудь есть текст "Казанымда киле яшисем"????))))) Скиньте пожалуйста)))
Valentin_Tatarinov
9 августа 2013, 20:12
↓
0
Салам алейкум!!! Текст Шөкер, Ходай бар?
Trudniy_Badrutdinova
9 августа 2013, 21:09
↓
0
КАЗАНЫМДА КИЛӘ ЯШИСЕМ
Туар җирен кеше сайлый алмый,
Кайда тели шунда яшәсен.
Шәхсән үземнең тик мәркәземдә
Казанымда килә яшисем.
Казан дисәм, күрәм татар халгын.
Татар йорты димен Казанны.
Болгар каны сиңа дәшә безне
Тыңлагыз дип изге азанны.
Моңлы тальян бары синдә генә
Герман әргәненнән кадерле.
Горур, күркәм халкым йолалары,
Балдан татлы татар сүзләре.
Балам диеп каршы алырсыңмы,
Җылы кочагыңа сыенсам?
Мин бәхетле улың булыр идем,
Азан тавышына уянсам.
Trudniy_Badrutdinova
9 августа 2013, 23:25
↓
0
ШӨКЕР, ХОДАЙ
Шөкер, Ходай, безне тагын бер кат
Шушы көннәреңә җиткердең.
Мөслим инсаннарың күңеленә
Изгелекләр генә иңдердең.
Кушымта:
Яңа еллар, яңа юллар,
Үтә гомер агым судай.
Ярдәмеңнән, шәфкатеңнән
Ташлама безне, Ходай.
Кабул итсәң иде һәр бәндәңнең
Күңеленә күрә теләген.
Үз гөнаһын аңлап табынганның
Гафу кылсаң иде тәүбәсен.
Кушымта
Шөкер, Ходай, изге көннәреңдә
Күңелләрне рухка баеттың.
Мәрһабәле Гает кичәсендә
Сүнгән йолдызларны кабыздың.
Кушымта
Aleksey_TeperStudent
10 августа 2013, 11:16
↓
0
Можете написать слова песни "Эбдеки"?
Trudniy_Badrutdinova
10 августа 2013, 12:31
↓
0
ӘБДЕКИ
Яз җиткәч туган ягыма
Кайтам коштай талпынып.
Әбдекигә, күл буена
Сабантуйны сагынып.
Кушымта:
Әбдеки - Карабиккол.
Арасында юллары тар..
Шул юллардан ерак түгел
Сабантуй мәйданы бар.
Әбдеки - Карабиккол.
Арасында юллары тар.
Шул юллардан җырлап узган
Яшьлегем эзләре бар.
Шаян җилләр, җиткерегез
Авылыма кайтуымны.
Әнкәем, туганнарымны,
Авылымны сагынуымны.
Кушымта
Күл буенда шул болында
Яшьлегем эзгеләре.
Шуңа рәхәт кабатлавы
Әбдеки диюләрем.
Muzirya_Innamorata
10 августа 2013, 12:37
↓
0
Зур рəхмəт, Гүльназ)) А ты это сама писала или где то в интернете нашла??))
Trudniy_Badrutdinova
10 августа 2013, 12:48
↓
0
Сама писала))) не за что)
Aleksey_TeperStudent
10 августа 2013, 18:45
↓
0
Gulnaz,спасиба большое)
Trudniy_Badrutdinova
10 августа 2013, 23:01
↓
0
ӘТКӘЙ-ӘНКӘЙ
Эх, туган йорт, эх син туган авыл,
Төшләремә бик еш керәсең.
Уйлар йөгерә хәтер болына
Кире сездән килә керәсе.
Кушымта:
Эх, син, әткәй, эх, син, газиз әнкәй,
Рәхмәтебез чиксез сезләргә.
Бары бәхет һәм изгелек теләү
Балкый сезнең сабыр йөзләрдә.
Яулыкларын артка чөеп бәйләп,
Әнкәй мичтә икмәк пешерә.
Күрче, әткәй ишек алларында
Баштан аяк чумган эшенә.
Кушымта
Яшь гомерләр үтмәс кебек иде,
Дәрт җитәрлек иде яшәргә.
Эх син, гомер, әйтче кай арада
Ак чәчәкләр сиптең чәчләргә?
Irek_Zakirova
11 августа 2013, 01:31
↓
0
КҮЗЛӘРЕМӘ КАРА
С.Низамединов көе
Син сорама: “Хәлең ничек?”, - диеп.
Яшимен мин сабыр итә-итә.
Белим дисәң минем хәлләремне,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Син сорама: “Сагындыңмы?”, - диеп.
Йөрәк һаман очрашулар көтә.
Белим дисәң минем сагышымны,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Син сорама: “Сөясеңме?”, - диеп.
Мәхәббәтең йөрәгемне өзә.
Белим дисәң минем сөюемне,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Irek_Zakirova
11 августа 2013, 01:31
↓
0
СОҢГЫ ОЧРАШУ
Соңгы тапкыр килдем синең янга.
Йомшак кына тотып кулыңнан
Гафу сорыйм, карап күзләреңә,
Узмам башка синең юлыңнан.
Кичер мине авыр үкенечләр
Уйламыйча сиңа китердем.
Үзем назлап гөлләр үстердем дә,
Гөлләремне үзем киптердем.
Син бер ярда калдың, мин – бер ярда.
Арабызда упкын, су ага.
Синең йөрәгеңдә калган яра
Дулкын булып минем ярга кага.
Andrey_Husnullin
11 августа 2013, 09:26
↓
0
скиньте текст песни тик сина
Страницы:
последняя
16
15
14
13
12
11
10
9
8
→
Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.
Ruslan ★ Sayarovich, текст этой песни уже есть в группе (108)
Читкә караган буласың
Янәшәңнән узганда.
Эреп төшәсең бит, җаным,
Икәү генә калганда.
Кушымта:
Яратмыйм дигән сүзеңне
Ишетмим, кире борам.
Яратмасаң яратырсың,
Мин бераз көтеп торам.
Сөймим дигән сүзләрең дә
Сөям дип ишетелә.
Йозак элеп куй син, җаныем,
Йөрәгең ишегенә.
Кушымта
Миңа гашыйк буласыңны
Әллә син белмисеңме?
Никадәр киреләнсәң дә,
Гашыйк итәм мин сине.
Кушымта
Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Тагын жирлергэ яуган.
Кичэ туган кон булган иде
Хэзер ятам пахмильдан.
Припев:
Карлар яуа тын гына,
Минем башым ярыла.
Очоп, очоп, очоп, очоп
Дуй Лэсэн магазинга.
ЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЙ
Очоп, очоп, очоп, очоп
Дуй хатын бер яртыга
Минералка сдачага
Син хаман мында мени
Бар инде улэм бет инде, бааааааар............
Мәңге кайтмас җиргә киттең, әнкәй.
Эзләреңнән, елап, йөгердем.
Ләйсән яңгыр булып күз яшьләрем
Юлларыңа синең түгелде.
Кушымта:
Риза булыр идем яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да.
Әнкәй, бәгърем, кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да.
Кемнәр сөяр мине балам диеп?
Синнән башка, әнкәй, мин ятим.
Кемгә килеп зарларымны сөйлим?
Әнкәй диеп кемгә мин дәшим?
Кушымта
Ник ашыктың, әнкәй? Әле бергә
Яшәргә дә иде яшәргә.
Өзгәләнеп уза гомерләрем,
Әнкәй диеп тик бер дәшәргә.
Кушымта
Туар җирен кеше сайлый алмый,
Кайда тели шунда яшәсен.
Шәхсән үземнең тик мәркәземдә
Казанымда килә яшисем.
Казан дисәм, күрәм татар халгын.
Татар йорты димен Казанны.
Болгар каны сиңа дәшә безне
Тыңлагыз дип изге азанны.
Моңлы тальян бары синдә генә
Герман әргәненнән кадерле.
Горур, күркәм халкым йолалары,
Балдан татлы татар сүзләре.
Балам диеп каршы алырсыңмы,
Җылы кочагыңа сыенсам?
Мин бәхетле улың булыр идем,
Азан тавышына уянсам.
Шөкер, Ходай, безне тагын бер кат
Шушы көннәреңә җиткердең.
Мөслим инсаннарың күңеленә
Изгелекләр генә иңдердең.
Кушымта:
Яңа еллар, яңа юллар,
Үтә гомер агым судай.
Ярдәмеңнән, шәфкатеңнән
Ташлама безне, Ходай.
Кабул итсәң иде һәр бәндәңнең
Күңеленә күрә теләген.
Үз гөнаһын аңлап табынганның
Гафу кылсаң иде тәүбәсен.
Кушымта
Шөкер, Ходай, изге көннәреңдә
Күңелләрне рухка баеттың.
Мәрһабәле Гает кичәсендә
Сүнгән йолдызларны кабыздың.
Кушымта
Яз җиткәч туган ягыма
Кайтам коштай талпынып.
Әбдекигә, күл буена
Сабантуйны сагынып.
Кушымта:
Әбдеки - Карабиккол.
Арасында юллары тар..
Шул юллардан ерак түгел
Сабантуй мәйданы бар.
Әбдеки - Карабиккол.
Арасында юллары тар.
Шул юллардан җырлап узган
Яшьлегем эзләре бар.
Шаян җилләр, җиткерегез
Авылыма кайтуымны.
Әнкәем, туганнарымны,
Авылымны сагынуымны.
Кушымта
Күл буенда шул болында
Яшьлегем эзгеләре.
Шуңа рәхәт кабатлавы
Әбдеки диюләрем.
Эх, туган йорт, эх син туган авыл,
Төшләремә бик еш керәсең.
Уйлар йөгерә хәтер болына
Кире сездән килә керәсе.
Кушымта:
Эх, син, әткәй, эх, син, газиз әнкәй,
Рәхмәтебез чиксез сезләргә.
Бары бәхет һәм изгелек теләү
Балкый сезнең сабыр йөзләрдә.
Яулыкларын артка чөеп бәйләп,
Әнкәй мичтә икмәк пешерә.
Күрче, әткәй ишек алларында
Баштан аяк чумган эшенә.
Кушымта
Яшь гомерләр үтмәс кебек иде,
Дәрт җитәрлек иде яшәргә.
Эх син, гомер, әйтче кай арада
Ак чәчәкләр сиптең чәчләргә?
С.Низамединов көе
Син сорама: “Хәлең ничек?”, - диеп.
Яшимен мин сабыр итә-итә.
Белим дисәң минем хәлләремне,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Син сорама: “Сагындыңмы?”, - диеп.
Йөрәк һаман очрашулар көтә.
Белим дисәң минем сагышымны,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Син сорама: “Сөясеңме?”, - диеп.
Мәхәббәтең йөрәгемне өзә.
Белим дисәң минем сөюемне,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Соңгы тапкыр килдем синең янга.
Йомшак кына тотып кулыңнан
Гафу сорыйм, карап күзләреңә,
Узмам башка синең юлыңнан.
Кичер мине авыр үкенечләр
Уйламыйча сиңа китердем.
Үзем назлап гөлләр үстердем дә,
Гөлләремне үзем киптердем.
Син бер ярда калдың, мин – бер ярда.
Арабызда упкын, су ага.
Синең йөрәгеңдә калган яра
Дулкын булып минем ярга кага.