Аааааааааа, Гульназик, сто раз повторю что я тебя люблю!!!!=) Только хотела сама расшифровать ее, а тут уже ты постаралась оказывается!!!=) Спасибки!!:)))*
Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап, Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап. Үзем юк дигән булсам да син миңа кирәк. Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк.
Кушымта: Юк, юк, юлларыма каршы чыкма, Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма. Тик син... Ышана күрмә, зинһар, Минем өчен бары тик син бар.
Үзем сине куган булам, “Кит” дигән булам, “Башкаларны шулай гашыйк ит” дигән булам. Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә. Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә.
Кушымта
Ятлар белән курсәм ялгыш сине үзеңне Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне. Яныңа да килә алмыйм, китә дә алмыйм, Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.
Тау астындагы чишмәгә
Йөгереп төшә идек.
Сандугачлар белән бергә
Суларын эчә идек.
Кушымта:
Күңелемдә чыңлый Һаман
Чишмә тавышы гына.
Инде сөеп йөрүемнең
Калды сагышы гына.
Тау астында йөрим ялгыз,
Тауның чишмәсе кипкән.
Безнең мәхәббәткә шаһит
Пар сандугачлар киткән.
Кушымта
Син онытсаң онытырсың
Бу дөньяда мин барын.
Онытма моңаеп калган
Туган якның тауларын.
Кушымта
Яхшы кешелэр икансез))))))
Син генә минем күңелдә,
Син генә башта.
Безнең яшьтәге ярату
Бөтенләй башка.
Кушымта:
Минем өчен мәңге сулмас
Гөл син, Гөлсинә.
Сине генә сөям. Шуны
Бел син, Гөлсинә.
Миңа беркем дә кирәкми,
Кирәк син генә.
Син әле мине, Гөлсинә,
Белмисең генә.
Кушымта
Гомерләрнең дә калганын
Бергә узаек.
Бәхет-шатлыкка, Гөлсинә,
Лаек без, лаек.
Кушымта:
Бәхет – ул олы мәхәббәт,
Бәхет – ул тылсым.
Башкалар да безнең кебек
Бәхетле булсын.
Әйтеп кенә аңлата да алмыйм
Күңелемдә булган хисләрне.
Сиңа гына гашыйк булгангамы
Искә алам узган кичләрне.
Кушымта:
Нурын сипкән ай гына да түгел,
Йолдызлар да гашыйк иделәр.
Иңнәреңә төшкән яфраклар да
Мине көнләштереп сөйделәр.
Арабызда булган мәхәббәтне
Суытмады гомер чишмәсе.
Чияле чәй эчкән минутларга
Килә, кайчак, кайтып киләсе.
Кушымта:
Нурын сипкән ай гына да түгел,
Йолдызлар да гашыйк иделәр.
Керфегеңә кунган ап-ак карлар
Мине көнләштереп сөйделәр.
Күзләремә бер каравың җитә.
Яшәр идем мени, сөймәсәм?
Ап-ак карлар кунган чәчләреңә
Кавышкандай һаман көнләшәм.
Кушымта:
Нурын сипкән ай гына да түгел,
Йолдызлар да гашыйк иделәр.
Иңнәреңә яткан яфраклар да
Мине көнләштереп сөйделәр.
Чәчләреңне сыйпап талгын җилләр
Мине көнләштереп сөйделәр.
Сайрый бер кош, моңсу йөрәккә,
Чайкала буш оя тирәктә.
Чит җирләргә таралдык туганнар,
Араларда кырлар-урманнар.
Кушымта:
Кайларда соң сез,
Газиз булганнар?
Җан тарта, кан тарта
Сезгә, туганнар.
Су сипмәгәч гөлләр сулганнар.
Туганлыкны саклыйк, туганнар.
Яшик һәрчак хәлләрне белешеп,
Туган йортка кайтып, күрешеп.
Кушымта
Тормыш юлын каплый томаннар,
Шулчак бер сүз җитә, туганнар.
Авыр чакта килик без ярдәмгә,
Бергә булыйк, көч тә, ярдәм дә.
Кушымта
ЯРАН ГӨЛ
Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсулана
“Бәгырькәем, мине күр” дисәм.
Кайгы-хәсрәтем дә юк сыман,
Йөрәк яна, ярсый ут сыман.
Газапланам иртә-кичләрен,
Әйтә алмыйча йөрәк серләрен.
Яннарыма гына килсә иде,
“Сөям сине, бәгърем,” дисә иде.
Күзләренә текәп күзләрем
Әйтер идем йөрәк серләрем.
Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсулана
“Бәгырькәем, мине күр” дисәм.
Кемдер яхшылык эшләүдә батырлык күрә белә (2 тапкыр)
Якыннарын туганнарын бәхеткә төрә белә (2 тапкыр)
Кемдер нәни шатлыктанда сөенеп көлә белә (2 тапкыр)
Ап-пак кар бөртегеннәндә матурлык күрә белә (2 тапкыр)
Берәүләргә икмәк кирәк кемдер алтын тавында (2 тапкыр)
Тик күзләрен очкын түгел, сагыш баскан аныңда (2 тапкыр)
Ялгызларга пары кирәк, парлыларга яңасы (2 тапкыр)
Кемнәргәдер тынгы бирми йөрәктәге ярасы (2 тапкыр)
Кешеләргә нәрсә җитми менә шул бәхет була (2тапкыр)
Яраткан кешең кочагы иң боек бәхет була (2 тапкыр)
присоединяюсь, пожалуйста напишите кто нибудь ))
Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап.
Үзем юк дигән булсам да син миңа кирәк.
Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк.
Кушымта:
Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма.
Тик син... Ышана күрмә, зинһар,
Минем өчен бары тик син бар.
Үзем сине куган булам, “Кит” дигән булам,
“Башкаларны шулай гашыйк ит” дигән булам.
Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә.
Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә.
Кушымта
Ятлар белән курсәм ялгыш сине үзеңне
Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне.
Яныңа да килә алмыйм, китә дә алмыйм,
Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.
Кушымта