Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап, Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап. Үзем юк дигән булсам да, син миңа кирәк, Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк.
Юк, юк, юлларымы каршы чыкма, Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма, Тик син ышана күрмә зинһар Минем өчен бары тик син бар.
Үзем сине куган булам, кит дигэн булам, Башкаларны шулай гашыйк ит дигән булам. Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә, Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә.
Юк, юк, юлларымы каршы чыкма, Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма, Тик син ышана күрмә зинһар Минем өчен бары тик син бар.
Ятлар белән күрсәм ялгыш синең үзеңне Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне. Яныңа да килә алмый, китә дә алмыйм, Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.
Юк, юк, юлларымы каршы чыкма, Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма, Тик син ышана күрмә зинһар Минем өчен бары тик син бар.
"Бары синең белән бәхетлемен "
Ник бу кадар сагындыра,
Газиз авылым Симетбаш?
Туган нигез монлаймасын,
Кайтыйк але авылдаш.
Кушымта
Кырлай,Симетбаш арасы
Якын жырлап узганда
Таба алмыйм,яшьлегемне
Кумелган ул томанга.
Ологая барган саен
Картая икан туган як
Симетбашым элдэ син бар
Безнен ин бахетле чак.
Кушымта
Кырлай,Симетюаш арасы
Якын жырлап узганда
Таба алмыйм,яшьлегемне
Кумелган ул томанга.
Нурислам чишмасе суын
Эчам сайрар сандугач
Жырларымда синен монон
Манге яша Симетбаш...
Кушымта
Кырлай,Симетюаш арасы
Якын жырлап узганда
Таба алмыйм,яшьлегемне
Кумелган ул томанга.
Катлаулы да тормыш сукмаклары,
Тузанлы да аның юллары.
Күпме тузан йотып шул юлларда
Бар юлны да узып булмады,
Бар юлны да узып булмады.
Кушымта:
Адашканда ачы бураннарда
Юл булмады сиңа үтәргә.
Сиңа кирәк булган ашыгырга,
Миңа кирәк булган көтәргә.
Чиксез дингезләрне кичү төсле
Тормыш юлын авыр үтәргә.
Үткәннәре булмый үкенечсез.
Киләчәктә ниләр көтәргә?
Киләчәктә ниләр көтәргә?
Кушымта
Үткәннәргә кабат кайтсам әгәр,
Бер хыялым калды үтәргә.
Кочып алып сине иңнәреңнән
Үзем белән алып китәргә
Һәм бәхетле сине итәргә.
Кушымта
Агыйделне аша чыксаң
Бозы ярылмас микән?
Үткәннәргә кайтам әле,
Яшьлек табылмас микән?
Кушымта:
Агыйделнең күперләре
Киң микән үтүләре?
Яшьли сөйгән ярың белән
Шат гомер итүләре.
Агыделнең текә ярын
Сулары уя микән?
Бу дөньяда яшәүләрдән
Кем генә туя икән?
Кушымта
Агыйделнең ярларында
Үсә микән камышлар?
Кайдан гына дәва табыйм
Йөрәктәге сагышка?
Кушымта
Алма аттың миңа – тота алмадым,
Яннарымнан барды тәгәрәп.
Ник ымсындым? Юкса дөньяларым
Алмалардай иде түгәрәк.
Алмалардай иде түгәрәк.
Кушымта:
Кыргый алма, соң өлгергән алма
Кирәк иде микән өзәргә?
Ачы алма, өзгәләнә күңел,
Якынайган саен көзләргә.
Тәгәрәүдән туктап калды алма,
Адымнарым шулчак ялгышты.
Иелеп алдым, гүя, учларыма
Миңа язган ачы язмышны.
Миңа язган ачы язмышны.
Кушымта
Көз ачысын җыйган ачы алма
Кирәк иде микән татырга?
Алма аткан кебек үз-үземне
Тормыш упкынына атарга.
Тормыш упкынына атарга.
Кушымта
Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап.
Үзем юк дигән булсам да, син миңа кирәк,
Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк.
Юк, юк, юлларымы каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.
Үзем сине куган булам, кит дигэн булам,
Башкаларны шулай гашыйк ит дигән булам.
Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә,
Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә.
Юк, юк, юлларымы каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.
Ятлар белән күрсәм ялгыш синең үзеңне
Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне.
Яныңа да килә алмый, китә дә алмыйм,
Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.
Юк, юк, юлларымы каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.
Бары яратышып кына
Яшәүчеләр бик сирәк.
Мәхәббәт кенә түгел шул,
Хөрмәте дә бик кирәк.
Кушымта:
Хөрмәт ит минем эшемне,
Уйларымны хөрмәт ит.
Җаннарыма җылы эзләп,
Читкә китеп йөрмәс ит.
Яратам дип әйтү генә
Бик җиңел ул, җанашым.
Миңа сүзләр кирәк түгел
Көлеп торса карашың.
Кушымта
Аңлавымны көткән чакта
“Яратам” дип юатма.
Мәхәббәтне саклыйм дисәң
Хөрмәтемне югалтма.
Кушымта
Язлар җитеп килә, бозлар агып китә
Ярлар белән, гүя, серләшеп.
Үткән артта кала, гомер алга чаба.
Үткән юллар кала тезелеп.
Кушымта:
Туйлар килә-китә, гомер шулай үтә,
Ак бәхетләр телим мин сезгә.
Туйлар килә-китә, гомер шулай үтә,
Ак бәхетләр телим мин сезгә.
Җырлап үтсен гомер, тыныч булсын күңел,
Шатлык тоеп типсен йөрәкләр.
Олы мәхәббәтнең кайнар хисен тойсын,
Чын күңелдән сөя белгәннәр.
Кушымта
Яшь дип бирешмәгән, хисләр сүрелмәгән,
Кабынмаган алар сүнәргә.
(???) янсын һаман дөрләп
Ике йөрәк бергә типкәндә.