583 комментария
avatar
Ильдар, тебе какую версию, ту что была на концерте или на CD?
avatar
а что словаразные чтоли? мне как на концерте:)) сбасибо:))
avatar
БАРЫ СИНЕҢ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕМЕН

Бары синең белән бәхет таптым
Гомер йомгакларын сүткәндә.
Синнән башка ничек яшәгәнмен
Тормыш сукмакларын үткәндә?

Кушымта:
Үткәннәргә кире кайтулар юк,
Үткәннәрем калсын үткәндә.
Бары синең белән бәхет таптым
Гомер йомгакларын сүткәндә,
Гомер йомгакларын сүткәндә.

Гомер үрләренә менеп барам,
Яннарымда син бар, бәгырем.
Синең белән генә аңладым мин
Дөньяларда яшәү кадерен.

Кушымта:
Бүгенгеләр безнең нинди матур,
Бүгенннәрем булсын бүген дә.
Синең белән генә бәхетлемен
Гомер үрләренә менгәндә,
Гомер үрләренә менгәндә.

Алда безне бәхет көтеп торсын
Гомер көзләренә кергәндә.
“Сине сөям” диеп янар йөрәк
Соңгы сулышымны биргәндә.

Кушымта:
Киләчәкләр бик бәхетле булыр,
Әгәр булсаң минем эргәмдә.
“Сине сөям” диеп янар йөрәк
Гомер көзләренә кергәндә,
Гомер көзләренә кергәндә.

на CD диске только 2 куплета и припев первый повторяется.
avatar
слова песни Гармун уйныйм урамнарда пожалуйста подскажите)
avatar
ЯШЬЛЕККӘ АЛЫП КАЙТАМ

Әй, газиз туфрагым, туып-үскән ягым,
Беләм синдә бетмәс моң барын.
Җәен-кышын тынмый чишмәләрем җырлый
Әнкәемнең бишек җырларын.

Кушымта:
Гармун уйныйм урамнарда,
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрнең күңелләрен
Яшьлегенә алып кайтам мин.

Шул ук авыл да ул, бик үзгәргән авыл.
Ник югалган икән җыр-моңнар?
Телсез булып калган, җыр-моңнарсыз калган
Без үскәндә тарткан гармуннар.

Кушымта

Авыл – туган бишек, хәлкәйләрең ничек?
Үзгәрттеме еллар давылы?
Җыр-моңлы улыңны, газиз гармуныңны
Сагынасыңмы син, авылым?

Кушымта
avatar
рэхмэт Гульназ))
avatar
"мэхэббэт хэм хыянэт" жырынын сузлэре бармы? булса языгыз эле, пож-та
avatar
МӘХӘББӘТ ҺӘМ ХЫЯНӘТ

Мәхәббәт ул матур, серле гөлдәй,
Бер өзелсә, кабат терелми.
Сөя белгән тугры йөрәкләрдә
Сөю уты мәңге сүрелми.

Кушымта:
Сөя белгән, сөелә дә белгән
Чит бакчадан гөлләр эзләми.
Җан яраткан тәүге сөйгән ярга
Хыянәтләр белән түләми.

Кемнәр генә үткән мәхәббәткә
Кире кайтыр юллар эзләми?
Кемнең генә килми сөеләсе?
Кем үзенә бәхет теләми?

Кушымта
avatar
кемде бар сузлере жырнын:"упкелеме,гафу ит иркем"
avatar
Артур, уточните пожалуйста название песни.
avatar
Гульназ у меня есть эта песенка, только там слов не разберешь!!))
avatar
YПКӘЛӘМӘ, ГАФУ ИТ, ИРКӘМ

Рәхмәт беренче кат
Yпкәнең өчен.
Күңелемдә язлар
Иткәнең өчен.

Кушымта:
Yпкәләмә,
Гафу ит, иркәм.
Була алмадым
Гомерлек мин яр.

Рәхмәт беренче кат
Yпкәнең өчен.
Мәхәббәт йөрәгемне
Кузгаткан өчен.

Кушымта

Булмый икән буып
Сөю инешен.
Рәхмәт беренче кат
Yпкәнең өчен.

Кушымта

Роберт, ты меня не дооцениваешь!
avatar
Зинхар очен "Болыннарда атлар утлап йори" дигэн жырнын сюзлэрен языгыз!!
avatar
БОЛЫННАРДА АТЛАР УТЛАП ЙӨРИ

Болыннарда атлар утлап йөри,
Көтү башлыклары тышаулы.
Ераклардан балачагым карый,
Шаян колыннарга охшаулы.
Ераклардан балачагым карый,
Шаян колыннарга охшаулы.

Болыннарда атлар утлап йөри,
Көтү башлыклары тышаулы.
Ераклардан мут яшьлегем карый,
Тышаусыз яшь тайга охшаулы.
Ераклардан мут яшьлегем карый,
Тышаусыз яшь тайга охшаулы.

Болыннарда атлар утлап йөри,
Көтү башлыклары тышаулы.
Бүгенгедән үткәнемә карыйм,
Тышаулыга үзем охшаулы.
Бүгенгедән үткәнемә карыйм,
Тышаулыга үзем охшаулы.
avatar
Исеннермесез дуслар!!! Кто нибудь знает слова песни "Кунеленэ авыр алма"????
avatar
КYҢЕЛЕҢӘ АВЫР АЛМА

«Яр» дип яр эзләүчеләр бар.
Яр төрле булганын беләм.
Ярга җиттем дип упкынга
Очканнар барын беләм.

Кушымта:
Күңелеңә авыр алма -
Тормыш түгел алсу алма.
Күңелеңә авыр алма -
Тормыш түгел алсу алма.

«Наз» дип наз эзләүчеләр бар.
Наз татлы булганын беләм.
Наз таптым дип борчуларга
Чумганнар барын беләм.

Кушымта

«Яр» дип яр эзләүчеләр бар.
Яр төрле булганын беләм.
Ярга җиттем дип упкынга
Очканнар барын беләм.

Кушымта
avatar
Бик зур рэхмэт Гольназ!!!
avatar
может просмотрел конечно, но не нашел текст песни "Розаларым", если можно подскажите!!!!
avatar
РОЗАЛАРЫМ

Розаларым бәллүр савытларда.
Балкышлары ала хушымны.
Мәхәббәт – ул чәчкә, шундый нечкә,
Сулыкмасын дисәң хуш инде.

Кушымта:
Чәчкәләрнең, беләм, гомере кыска.
Мин барыбер риза, сөйгәнем.
Розаларым кебек язмышыма
Бүләк кенәсең шул син, ярым.

Мәңгелеккә антлар бирмәүләрең
Гомер буе җанны газаплар.
Мин барыбер риза кочагыңда,
Көтсен генә мине розалар.

Кушымта

Розаларым бәллүр савытларда.
Бер сулыкса кабат терелмәс.
Йөрәгемдә тамырланган сөю
Беркайчан да инде сүрелмәс.

Кушымта
avatar
УЙЛАР КАЙТА АВЫЛЫМА

Уйлар кайта язларымда
Калган туган якларыма.
Уртасына ут кабызып
Боз агызган чакларыма.

Кушымта:
Уйлар кайта авылыма,
Тайлар көткән болыныма.
Гүя озатып кулын болгый
Әнкәм чыккан юл буена.

Уйлар кайта нигеземә
Төп йорт кына хаман иңә.
Туган җирдән хаман читтә
Безне генә язмыш йөртә.

Кушымта

Уйлар кайта туган якка.
Мин дә ахры уйларыма
Иярәмен дә бер көнне
Кайтырмын күк кырларыма.

Кушымта
avatar
ШӘҖӘРӘ

Җиде буын бабамнарның исеме югалмасын,
Зур бабамнар тырышыплар төзегән шәҗәрәсен.
Кемнәр кайчан туган, үлгән, кайсы гасыр яшәгән –
Барысын да тарих итеп ак кәгазьгә теркәгән.

Кушымта:
Шәҗәрәмне алга салып,
Коръәнемне кулга алып
Ихластан кылам Дога.
Үлгәннәр тыныч йокласын,
Исәннәр җырлап яшәсен.
Нәсел-ыруыма, берүк,
Бәрәкәт бир син, Ходам!

Килер – туар буыннарга ядкарь булсын Шәҗәрә,
Якынайсын бар туганнар, ерагаймасын ара.
Ходай безгә үзе биргән газиз якын туганны,
Кеше бер дә ятим түгел, янда булса туганы.

Кушымта
avatar
А есть тексты песен : саба ; сагэндэра авылым?..
avatar
САБА

Саба җилләре аралый
Тау битендә артышны.
Тауга мендем, таудан төштем,
Басалмадым сагышны.

Олы Мишә куенына
Кечесе агып төшә.
Әйдә, дустым, барасыңмы
Сулар кавышкан төшкә?

Безнең Мишә якларында
Кызларның бите алсу.
Шул гүзәлләр арасында
Ник син генә ямансу?

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.