Бер гомер аз сине яратырга, Тик карашлар белән озатырга. Мәңгелеккә йөрәгемә кердең Карашларың белән елатырга. Мәңгелеккә йөрәгемә кердең Мәхәббәтең белән елатырга. Бер гомер аз гына, Бер гомер аз сине яратырга.
Бер гомер аз сине сагынырга, Уйларымда гына табынырга. Төннәремдә күзләремне йомам Карашларың белән ябынырга. Төннәремдә күзләремне йомам Карашларың белән ябынырга. Бер гомер аз, Бер гомер аз сине сагынырга.
Бер гомер аз безгә кавышырга, Күпме еллар үткән сагыш кына. Очрашканбыз ахры бу дөньяда Сарыларга гына сабышырга. Очрашканбыз ахры бу дөньяда Сарыларга гына сабышырга. Бер гомер аз, Бер гомер аз безгә кавышырга. Бер гомер аз, Бер гомер аз сине сагынырга. Бер гомер аз сине яратырга.
Если точнее-кольцо Соломона (был такой царь), по одной из легенд на его кольце,на внешней стороне было выгравировано -ЭТО ПРОЙДЕТ, а с внутренней - И ЭТО ТОЖЕ ПРОЙДЕТ (Бар да үтә, дип язылган Сөләйман балдагына).
Бер гомер аз сине яратырга,
Тик карашлар белән озатырга.
Мәңгелеккә йөрәгемә кердең
Карашларың белән елатырга.
Мәңгелеккә йөрәгемә кердең
Мәхәббәтең белән елатырга.
Бер гомер аз гына,
Бер гомер аз сине яратырга.
Бер гомер аз сине сагынырга,
Уйларымда гына табынырга.
Төннәремдә күзләремне йомам
Карашларың белән ябынырга.
Төннәремдә күзләремне йомам
Карашларың белән ябынырга.
Бер гомер аз,
Бер гомер аз сине сагынырга.
Бер гомер аз безгә кавышырга,
Күпме еллар үткән сагыш кына.
Очрашканбыз ахры бу дөньяда
Сарыларга гына сабышырга.
Очрашканбыз ахры бу дөньяда
Сарыларга гына сабышырга.
Бер гомер аз,
Бер гомер аз безгә кавышырга.
Бер гомер аз,
Бер гомер аз сине сагынырга.
Бер гомер аз сине яратырга.
Авыл башында бер тал бар иде,
Талга сөялгән сөйгән яр иде.
Мин кайтып киләм – алар юк инде,
Исә бары тик сагыш-зар җиле.
Кушымта:
Кайда син талым, кайда син ярым?
Мин бу, мин, сары яфрагың.
Кайттым әйләнеп, чирәмгә яттым.
Нишлим соң, нишлим? Соңладым.
Таллар сагышы, сулар агышы,
Шуңа охшаган кеше язмышы.
Чишмәдән башлый, диңгезгә ургый,
Давыллап ала һәм кисәк туктый.
Кушымта
Әрнүдән көйгән тал туфрагына
Мин тал утырттым авыл башында.
Сүнгән яшьлегем канат кагына.
Су сибеп торам өзелеп сагынгач.
Кушымта
Ак уйларым – ак болытлар
Агыла туган якка.
Гөрләвекләр салган юлдан
Кайтам мин балачакка.
Язгы яшенгә уралып
Кайттым туган ягыма
Җырлап аккан чишмәләрдә
Ак болытлар чагыла
Балачагым аяк баскан
Аланнары җиләкле
Ачыдан әче әрем дә
Монда изге теләкле
Язгы яшенгә уралып
Кайттым туган ягыма
Җырлап аккан чишмәләрдә
Ак болытлар чагыла
Туган якка кайтсам гына
Яктыра минем җаным.
Каршыма чыкса әнкәем
Өзелеп сагынганым.
Язгы яшенгә уралып
Кайттым туган ягыма
Җырлап аккан чишмәләрдә
Ак болытлар чагыла.
Что такое ''Селейман балдагы"???
Я имею ввиду что названо таким названием)
Күптән инде үксеп елаган юк
Күптән инде шашып көлгән юк
Нәрсә булды, дуслар нәрсә булды?
Нәрсә булды миңа, белгән юк...
Күптән инде кочакларны җәеп
Җылы яңгырларга кергән юк
Күптән инде йолдыз санаган юк
Күптән инде айны күргән юк...
Бураннарда күптән адашкан юк
Давылларда күптән торган юк
Күптән инде, күптән сайраган юк
Күптән инде яфрак ярган юк
Коткарыгыз, мине коткарыгыз
Тик бер генә көнгә булса да
Сез аңларга тиеш минем хәлне!
Сезнең дә бит хәлләр шул чама
Р.Вәлиев сүз., Ф.Әхмәтов көе
Күптән инде, күптән очрашкан юк.
Хәтерлимсез бергә чакларны.
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш
Шул чакларның моңлы ядкаре.
Уртак иде уйлар, айлы кичләр.
Без кертмәдек анда ятларны.
Күңелләрдә йөргән дуслык хисе
Шул чакларның моңлы ядкаре.
Бергә откан өмет тулы җырны
Йөрәк инде мең кат ятлады.
Үткәннәрдән бары шул җыр калды,
Ул җыр безнең яшьлек ядкаре.
Р.Зәкуан сүз., А.Якшимбетов көе
Туган ягым минем, куеныңда синең
Уйнап үтте сабый чакларым.
Урман-кырлар буйлап, колыннардай уйнап,
Бер, кайтасым килә, бик кайтасым килә.
Йөгереп лә кабат шул чакка.
Ине уең ямьле, чишмә суың тәмле,
Сусап кайттым синең назларга.
Чирәмеңә ятып, яшьлегемә кайтып,
Онытыласым килә, онытыласым килә,
Онытыласым килә беразга.
Торган җирләр матур, гүзәл булсалар да,
Сиңа кайтсам килми китәсем.
“Авылкаем”, диеп, сиңа башым иеп,
Рәхмәтемне сиңа, рәхмәтемне сиңа,
Чын йөрәктән килә әйтәсем.
Р.Зарипов сүзләре һәм көе
Тирә-ягың бөдрә урман, Йосыф-Алан,
Урамыңда урман шауы җил искәндә.
Акбуз атларга атланып, синең якка оча идем,
Оча идем айлы кичләрдә.
Күрше авыл – Йосыф-Алан, Йосыф-Алан,
Синдә гашыйк булган идем мин бер кызга.
Тын күлеңдә йөзеп аңа өзгән идем төнбоеклар,
Күктә янган чакта йолдызлар.
Сиңа кайттым, Йосыф-Алан, еллар урап,
Озак йөргәч чит-җирләрдә каңгырып.
Кая китте, кая китте ал яулыклы ул гүзәл кыз,
Нигә китте сине калдырып?