Кемдер нәни шатлыктан да сөенеп көлә белә, Кемдер нәни шатлыктан да сөенеп көлә белә, Ап-ак бар бөртегеннән дә матурлык күрә белә, Ап-ак бар бөртегеннән дә матурлык күрә белә.
Берәүләргә икмәк кирәк, кемдер алтын тавында, Берәүләргә икмәк кирәк, кемдер алтын тавында, Тик күзләрең очкын түгел сагыш баскан тагын да, Тик күзләрең очкын түгел сагыш баскан тагын да.
Ялгызларга пары кирәк, парлыларга яңасы, Ялгызларга пары кирәк, парлыларга яңасы, Кемнәргәдер тынгы бирми йөрәктәге ярасы, Кемнәргәдер тынгы бирми йөрәктәге ярасы.
Нидер җитми минем күңелемә,
Авылымдагы яшел үләнме?
Юл чатында үскән әрәмәлек,
Әллә яшьлек кире киләме?
Кушымта:
Күкрәгемә сыеп бетмәс сыман
Туган авылымның һавасы.
Яшьлек үтеп бара, тик шулай да
Гомерлеккә авылым дәвасы.
Басар микән минем сагышымны
Сызылып аткан авылым таңнары?
Туган якта искән юллы җилләр,
Көйгә салсам – күңелем моңнары.
Кушымта
Узар микән йөрәк сырхаулары,
Авылым урамында бер йөрсәм?
Яланаяк йөргән сукмаклардан
Яшьлек җырын җырлап бер үтсәм?
Кушымта
.
Кемдер яхшылык эшләүдә батырлык күрә белә,
Кемдер яхшылык эшләүдә батырлык күрә белә,
Якыннарын, туганнарын бәхеткә төрә белә,
Якыннарын, туганнарын бәхеткә төрә белә.
Кемдер нәни шатлыктан да сөенеп көлә белә,
Кемдер нәни шатлыктан да сөенеп көлә белә,
Ап-ак бар бөртегеннән дә матурлык күрә белә,
Ап-ак бар бөртегеннән дә матурлык күрә белә.
Берәүләргә икмәк кирәк, кемдер алтын тавында,
Берәүләргә икмәк кирәк, кемдер алтын тавында,
Тик күзләрең очкын түгел сагыш баскан тагын да,
Тик күзләрең очкын түгел сагыш баскан тагын да.
Ялгызларга пары кирәк, парлыларга яңасы,
Ялгызларга пары кирәк, парлыларга яңасы,
Кемнәргәдер тынгы бирми йөрәктәге ярасы,
Кемнәргәдер тынгы бирми йөрәктәге ярасы.
Кешеләргә нәрсә җитми - менә шул бәхет була,
Кешеләргә нәрсә җитми - менә шул бәхет була,
Яраткан кешең кочагы иң бөек тәхет була.
Яраткан кешең кочагы иң бөек тәхет була.
Кояш чыккан чакта
Безнең туган якта
Уяналар кошлар тирәктә.
Тугайларда тургай
Бәхет тели бугай,
Яңа җырлар туа йөрәктә.
Кушымта:
Җирнең матурлыгын,
Дөньяның зурлыгын
Күңелемә салдым барысын.
Бу хушлашу түгел -
Yз халкыма, үз халкыма җырлап,
Җырлап барышым.
Илләр тыныч торсын,
Тормыш матур булсын,
Туганнарым, дуслар, танышлар.
Алда юллар көтә,
Күнелне жилкетә
Сабый бала көлгән тавышлар.
Кушымта
Тырыш минем халкым,
Йөрәгендә ялкын.
Лаеклы ул хөрмәт тә данга.
Батырларны данлап,
Ялгызларны парлап
Тарала җыр якты җиhанга.
Кушымта
Читләргә китәсез, ник алай итәсез?
Үзәкләрне нигә өзәсез.
Сез кайсы илләрдә, сез кайсы җирләрдә?
Сагынмыйча ничек түзәсез?
Кушымта:
Оныттырмас hич тә, төшәр әле искә
Үзегезнең туган ягыгыз.
Кайтырсыз барыбер, кайтырсыз әле бер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз.
Кайтырсыз барыбер, кайтырсыз әле бер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз.
Газиз туган җиргә кайтмыйсыз ник бер дә,
Чит җирләрдә гомер иткәннәр.
Киттегез яшьли сез. Ничекләр яшисез,
Нигезләрен ташлап киткәннәр?
Кушымта
Сызланасыз микән, моңланасыз микән,
Хәтерлисез микән җырларны?
Оныттыгыз мени, югалттыгыз мени
Безгә кайта торган юлларны?
Кушымта
Соңламаган әле янар чаклар.
Йөрәкләрдә язның моңнары.
Дәртләр бирә икән кырыкта да
Бер кабынган сөю җырлары.
Ничә тапкыр таңнар каршы алдык.
Таңнарым да кырык күгендә.
Калган юлларны да бергә үтик,
Сөю уты янсын күңелдә.
Кушымта:
Кырык диеп күңел сагышланма,
Кырык чакрым үтәр юл түгел.
Иллесендә, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан,
Йөз яшьтә дә янар бу күңел.
Син булганга микән яннарымда,
Унсигезем кебек бүген дә.
Каршылыйсы таңнар алда әле,
Син кояшым булсаң күгемдә.
Кушымта
Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, тарала.
Я утка сал, я суга сал,
Я кайгыдан арала.
Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз, хуш, иркәм.
Вакытлыча аерылганга
Түзәргә кирәк икән.
Аерылабыз, аерылабыз,
Бир, иркәм, кулларыңны.
Киләчәктә бәхетсезлек
Өзмәсен юлларыңны.
Алсу күбәләкләр оча
Зәңгәрсу болытларга.
Әрнемәче, йөрәккәем,
Бер генә минутларга.
Агыйделдә өч үрдәк,
Өчесенә бер оя.
Аерылмабыз дигән идек,
Аера икән дөнья.
Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз күпкәме?
Әллә айга, әллә елга,
Әллә гомерлеккәме?
Агыйдел каты акса да,
Төбе камышлык икән.
Аерылуны уйламыйча
Нигә таныштык икән?
Агыйдел пароходына
Элеп калдырдым йозак.
Аерылулар тиз булса да,
Күрешүләре озак.
Көтә hәм озата Биектау.
Рельсларда йөрәк кагышы.
Кемнеңдер еракка китеше, -3 раза
Кемнеңдер ерактан кайтышы. -3 раза
Тимер юл буенда чәчкәләр
Сарылалар йомры төсләргә.
Салават күпере балкышы -3 раза
Чылангач елмайган күзләрдә. -3 раза
Узган гомеркәйләр аккан су,
Ярга ташлап булмый сагышны.
Үзәкләрне өзә таңнарда -3 раза
Соңарган поездның чабышы. -3 раза
Көтә hәм озата Биектау
Рельсларда йөрәк тибеше.
Үзе бер моңлы җыр хушлашу, - 3 раза
Үзе бер матур җыр күрешү. -3 раза
Ераклаша гармун, китә-китә,
Ындыр аша болын юлы бар.
Кай арада яшьләр чыгып китә,
Искәрми дә кала олылар.
Кушымта:
Авыл урамыннан гармун үтә,
Кайларгадыр әйди, чакыра.
Кайлардадыр ишек ачылып китә,
Кайлардадыр капка ачыла.
Кызлар күңеле ничек түзеп торсын
Болыннарга гармун әйдәгәч?
Ялгыз яшьлек – яшьлек буламыни,
Таңга кадәр җырлап йөрмәгәч?
Кушымта
Болын буйларында яшьлек үтә.
Һәрбер якның яңа җыры бар.
Яшьлек вакытларын уйлый-уйлый
Йоклый алмый ята олылар.
Кушымта