583 комментария
avatar
ХУШ ӘТИЕМ
М.Хәйруллин сүз., А.Якшимбетов көе

Хуш, әтием, инде мәңгелеккә
Аерылды безнең аралар.
Өзгәләнеп күпме еласак та
Күрешергә юк шул чаралар.

Кушымта:
Хәлләремне сиңа сөйләп тормыйм,
Син бит, әткәй, барысын беләсең.
Без шатлансак көләч, ә борчылсак
Моңсу булып төшкә керәсең.

Бәлки җаннар өйгә кайталардыр
Һәр атнаның җомга кичендә.
Берсе генә дога кылмасмы дип,
Искә алып минем өчен дә.
Кайвакытта һич тә аера алмыйм,
Әллә исән, әллә улгәнсең.
Авыр чакта исән кеше кебек
Төшкә кереп киңәш бирәсең.

Кушымта
avatar
Всем Привет!)напишите пжл слова песни"Уткэннэргэ мине чакыр да"за ранее большое спасибо!)
avatar
Үткәннәргә мине чакыр да.

Ялган хисләр, ялган сөюләрдән
Йөрәккәем тәмам суынды.
Яшьлегемнән кабат кайта миңа
Яратам, - дип бирче кулыңны.

кушымта:
Үткәннәргә бер чакыр да мине
Куеныңа кабат сыендыр.
Тәүге хисне бәлки яңартырсың
Сиңа да бит ялгыз кыендыр.

Төшләремә кереп гел йөләтә
Су буйлары ялгыз тирәге.
Тәүге ярым, сине сагынамын
Сине уйлап сыза йөрәгем.

Яшьлегемә кире кайтып булса
Сине генә сайлар идем мин.
Өр-яңадан тормыш сукмагыннан
Синең белән атлар идем мин.
avatar
Арсен!бик куп ряхмят!))
avatar
Дуслар кемда мехеббет булганда жырынын сузларе бар??
avatar
напишите пжл слова этой песни за ранее большое спасибо!)
avatar
текст нужен "Идел буе каеннары" , у кого есть пожалуйста выложите
avatar
МӘХӘББӘТ БУЛГАНДА

Мәхәббәт булганда зарыгып көтәсең
Кавышыр минутлар җитүен.
Кавышкач тоймыйсың шул мизгел гомернең
Күз ачып йомганчы үтүен.

Кушымта:
Мәхәббәт булганда кошлардай сайрыйбыз,
Күңелнең кыллары моңлана.
Сөйгәнең булмаса, сагынган минутта,
Картайган йөрәк тә сызлана.

Мәхәббәт булганда без гомер итәбез
Үтәргә алда дип озын юл.
Сөйгәннәр-сөйсеннәр, өметләр итсеннәр,
Яраткан яр белән бергә бул.

Кушымта

Мәхәббәт мәңгелек кабынган учактай.
Һәрвакыт сөюне өстәсәң.
Нигә соң яшәргә, өзелеп сөймәскә?
Нишләрмен ялкынлап сөймәсәң?

Кушымта
avatar
ИДЕЛ БУЕ КАЕННАРЫ

Күпме карасам да карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар җитәкләшеп яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.
Мин яратам сезне кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам.
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңгыратам.

Каеннарның җилдә тиберәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә?
Баганалы юлда күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.

Мин кояшка таба, таңга таба
Яз түренә таба юл алам.
Гөлләр арасыннан үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам.
Әгәр сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым.
Каен шаулавыннан ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.
avatar
Спасибо большое)))))
avatar
БАЛЛАДА

Төчеләнә дип уйламагыз, телләремдә язмыш ачысы.
Хыялларны кисә, һич сорамый тәкъдирләрнең салкын кайчысы.
Тормышларым татлы бал түгел, туар таңым көн дә ал түгел.
Тормышларым татлы бал түгел, туар таңым көн дә ал түгел.

Төчеләнә дип уйламагыз, усал язмыш көн дә сагалый.
Яманлыкны бик тиз күреп ала, яхшылыкны, кайчак, сакламый.
Сез, дусларым, дөрес аңлагыз, йөрәк тибешләрен тыңлагыз.
Сез, дусларым, дөрес аңлагыз, йөрәк тибешләрен тыңлагыз.

Төчеләнә дип уйла, әйдә, барыбыз да адәм баласы.
Кабынсак та, ялгышсак та бел син, яхшылыклар килә табасы.
Язмышларым ал да алланыр, ачы язмышларым балланыр.
Язмышларым ал да алланыр, ачы язмышларым балланыр.
avatar
Дуслар кемда Бэхетлеме, диеп сорама син жырынын сузларе бар язып жиибарегез але.
avatar
Бәхетлеме диеп сорама син.

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Бәхетле дип әйтмәм сүз белән.
Хисләремне әгәр аңлыйм дисәң, аңлыйм дисәң
Серләремне укы күземнән.

Бәхетлеме диеп сорама син
Син - бәхетем, Ходай бүләге.
Нурлар сибеп янган, янган аем да син,
Син – кояшым минем җирдәге.

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Эзләмәдем читтән тәхетне.
Үз өемдә бары синең белән, синең белән
Синең белән таптым бәхетне.

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Бәхетемне ятлар күрмәсен.
Өлешемә тигән көмешем син, көмешем син
Бәхетемә күзләр тимәсен.
avatar
Рахмат Арсен зур итеп))))
avatar
Гульназка,а есть такая ОЛЫ БУРЫЧ ?
avatar
ОЛЫ БУРЫЧ

Кылган гамәлләрең эзсез узмый ди шул.
Җиде буын җавап тотасы.
Гомерләр җитмәсә, Ходай кичермәсә,
Оныкларга җавап бирәсе.

Кушымта:
Оҗмах ачкычы да, тәмуг салкыны да
Әнкәйләрнең аяк астында.
Мәрхәмәтле ана, тәүфиклы бала булу
Олы бурыч Ходай каршында.

Яралы язмышлар, гөнаһсыз сабыйлар
Нигә шулай Ходай кимсеткән?
Кемнәрнең рәнҗүен, кемнәрнең каргышын,
Кем гөнаһын сезгә күчергән?

Кушымта

Ничекләр генә соң бу тормыш сынавын
Абынмый, ялгышмый үтәсе?
Үз гөнаһларыма узем җавап биреп
Балаларга бирми китәсе?

Кушымта
avatar
ӘНКӘЕМ МЕНДӘРЛӘРЕ

Әнкәемнең матур истәлеге
Туй бүләге – мамык мендәре.
Мендәрләргә, ахры, сеңеп калган
Әнкәемнең дога сүзләре.

Кушымта:
“Пар булыгыз балалар”, дип
Пар мендәрләр – әнкәй буләге.
Яши кебек мамык мендәрләрдә
Әнкәй рухы, изге теләге.

Туган җирем, сине сагынганда
Ишетәм мин казлар тавышын.
Үткәннәрне барлап хәтеремдә,
Балачакка кайтып барышым.

Кушымта

Каз йолыккач инеш буйларында
Әнкәм көзен мамык очырган.
Бәхет теләп ак мамыктан әнкәй
Безгә диеп мендәр тутырган.

Кушымта
avatar
Яшәү яме.
Фирзәр Мортазин көе, Фирәүзә Кәримова сүзләре.

Агачлардан башка, урман булмас
Сулар сипсәң яран гөл сулмас.
Күнелеңә хуш килмәгән талга,
Басып сайрар өчен кош булмас.

Миңа якын – сиңа дошман булмас,
Сиңа дошман – миңа дус булмас.
Ике ярдан башка, елга булмас,
Җан сөймәгән кеше пар булмас.

Биектән курыкса, бөркет булмас,
Кыяллардан башка, тау булмас.
Мәхәббәттән башка, сөю булмас,
Кояш чыкмый торган таң булмас.

Дус-тугансыз яшәү яме булмас,
Чит иткәннәр кереп төн кунмас.
Мәхәббәтсез, парсыз, җырсыз, моңсыз
Яшәүләрнең кызыгы булмас.
avatar
Хатын-кызлар кадерен белик.
Х. Җәгъфәр сүзләре, Р. Таҗетдинов көе.

Хатын-кыз ул – изге җан иясе,
Нәсел җебен дәвам итүче.
Бер-берсенә ялгап буыннарны
Килер заманнарга илтүче.

Хатын-кызлар кичкән газапларны
Аңлыйбызмы, ирләр, барсын да?
Юкка әйтмәгәннәр оҗмах диеп,
Аналарның аяк астында.

Тормыш иткән ирләр гомер буе
Шулар акылына табынган.
Шулар саклый безне афәтләрдән
Елып кала җилдән, давылдан.

hәрберсенең әле кадерен белеп
Җиткермибез бугай hаман да.
Гомер юлыбызда тугры булып
Яши алсак иде аларга.
avatar
Яшәү мәгънәсе.
Нәкыйп Галимов сүзләре, Фирзәр Мортазин көе.

Күчмә коштай йөргәч беркөн
Үзеңнекен итәрсең.
Язмышым түгел ялгышым
Диеп башлап китәрсең.

Гомерләр заяга узар
Сөеп-сөелмәгәч тә.
Ни мәгънәсе бар яшәүнең
Бергә сөелмәгәч тә.

Авыр бик гел өметләнеп
Үз-үзең алдап яшәү.
Кирәктер дуслар дөньяда
Бер-берең аңлап яшәү.

Кемгә кирәк җафа чигеп
Бер-береңә түзәргә.
Алдый-алдый яшәгәнче
Өзәргә тек өзәргә.
avatar
Яратмасаң, әйт, иркәм.
Рөстәм Зәкуан сүзләре, Фирзәр Мортазин көе.

Сары яфрак түгел, гөлләр белән
Түшәр идем синең эзләрне.
Салмас өчен сине сагышларга
Мин китермәс идем көзләрне.

Салма мине син дә сагышларга
Яшьлек бит ул килә бер генә.
Хисләремне минем аңла, иркәм,
Яратам, дип әйтче гел генә.

Ләйсән яңгыр булып күзләреңнән
Сиздермичә килә үбәсем.
Күкрәгемә кысып җылытырмын
Көзге җилләр сиңа тимәсен.

Сүзсез генә мине тилмертмә син
Хисләремә суык кидермә.
Яратасың икән әйт түземә
Карашларың белән көйдермә.

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.